Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Стандартлар: кирәкме-юкмы?

Бер көнне башыма: «Мин башкалар кебек түгел»  дигән фикер   керде. Бу фикер мине уйланырга мәҗбүр итте. Хәзерге заманда һәр кеше үзенчәлекле, индивидуаль, ләкин бу яхшымы, әллә начармы?

Кеше туганда да башка балалардан аерыла бит. Чәч һәм тән төсе, буе һәм авырлыгы, күз төсе, тавышы да – барысы да төрлечә. Ләкин җәмгыять үз стандартларын уйлап тапкан. Әгәр кеше бу кысаларга сыешмаса, таләпләргә туры килмәсә, аны җәмгыятьтә кабул итәргә теләмиләр. Нәтиҗәдә, буллинг (кыерсыту) башлана.

Кешенең тышкы кыяфәте, холкы, принциплары, фикерләре, яшәү рәвеше башкалардан аерылып торырга мөмкин. Боларның барысы да кешене шәхес итеп күрсәтә түгелме? Әмма мәктәп чорында бу шәхесне сындыра башлыйлар, чөнки ул башкалар кебек түгел.

Әгәр дә кыз «90-60-90» стандартларына туры килми икән, димәк, модель була алмый. Яки әгәр кешедә яшел төстәге чәч, гадәти булмаган тышкы кыяфәт икән, бәлки ул, әйтик, инженер була алмыймы?

Бөтен кеше дә бертөрле булса, яшәү күңелсез булыр иде бит. Минемчә, индивидуальлек – ул яхшы. Бу – һәр кешенең үзенчәлеге. Кешеләр уйлап тапкан стандартлар гына барысын да боза.


Рәлинә Камәртдинова, Түбән Кама шәһәре, 13нче гимназия, 8нче сыйныф.


Мин үзем үзенчәлекле түгелдер...

Чынлап та, кайбер кешеләр артык индивидуаль. Минемчә, андый кешеләр гел булган һәм булачак.

Мин үзем бик үк  үзенчәлекле түгелдер. Кайбер кешеләр артык масаючан була. Андый кешеләр башкалардан көлә башлый һәм буллинг барлыкка килә. Шулай итеп, буллингны артык масайган һәм өстен буласы килгән кешеләр  эшли. Башкалардан аерылып торучыларга авырлык белән дә, җиңеллек белән дә очрашырга туры киләдер.

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе.

 

Кем ничек тели...

Һәрбер кеше бер-берсеннән аерылып тора инде. Игезәкләр дә 100 процент охшап бетми бит. Ләкин кайберәүләрнең бигрәк тә нык аерылып торасы килә. Бу күпчелек үсмерләргә хастыр инде. Вакытлыча гына буладыр ул. Безнең сыйныфта да чәчләрен буяган, киенү стилен үзгәрткән дусларым бар. Ләкин аңа карап кына, безнең аралашу кимеми, алар барыбер шул ук. Кем ничек тели, шулай эшли инде.

Салават Салимов, Чаллы шәһәре, 19нчы мәктәп.

Ә мин исемемне үзгәрттем!

Кемдер тыш-кыяфәтен үзгәртә, ә мин менә исемемне үзгәрттем. Кечкенәдән үк күңелемә якын, үзем яраткан исемне алдым – Айгөл. Дөресрәге, ул исемне миңа тугач та мулла кушкан булган, ә документларда башка исем белән яздырганнар. Бүгенге көндә мин рәсми рәвештә дә Айгөл булдым. Әйе, бу тормышта һәр кешенең уйлары да, характеры да төрлечә була. Кемдер бик тыныч, зирәк, кемдер бик кыю, әрсез булырга мөмкин.  Ә мин үземне башкалардан максатчанлыгым белән аерылып торамдыр, дип саныйм.

Айгөл Хисаметдинова, Мөслим районы, Югары Табын мәктәбе, 8нче сыйныф.

 

Аллаһ ничек яраткан...

Индивидуальлек – яхшы нәрсә инде ул. Һәрбер кеше үзенә бер төрле. Ә кемдер уйлап тапкан кысалар, ул кысаларга сыешмаган өчен кешене кыерсыту, кимсетү – яхшы эш түгел. Аллаһ тәгалә ничек яраткан, шуңа канәгать булырга кирәк.

Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы, Зирекле мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев