Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Ризыкны яратып әзерләгәндә генә тәмле була

Кунаклар чакыруның мөһим бер өлеше – меню төзү. Аның үзенең аерым бер тәртибе бар.

Гадәттә, меню дүрт өлештән тора:

1.  Кабымлыклар (җиңелчә ашам­лыклар) һәм салатлар.

2.  Беренче итеп бирелә торган ризыклар. Ашлар.

3.  Икенче итеп бирелә торган ри­зыклар. Кыздырып пешерелгән ит яисә балык (жаркое) һәм гарнир (иттән яки балыктан әзерләнгән ризыкларга кушып бирелә торган бәрәңге, яшелчә, ботка Һ.6.).

4.  Десерт (иң ахырдан бирелә тор­ган татлы ашамлык һәм эчемлек).

Аш-су әзерләгәндә, бөтен оста­лыгыңны, тырышлыгыңны, фанта­зияңне эшкә жик. Ризыкны яратып әзерлә. Шулвакытта гына пешергән ашларың тәмле булыр. Кунаклар ча­кырганда, әти-әниең өчен махсус бәйрәм табыны әзерләгәндә, барысын да алдан уйла. Ак эскәтерле өстәл­дән, матур салфеткалар, савыт-саба­дан тыш синең әле бик шәп итеп ашарга әзерлисең дә бар бит. Син һәрнәрсәгә өлгерергә тиеш, шуңа күрә вакытыңны дөрес бүл. Пешерәсе ри­зык өчен кирәкле продуктларны ал­дан ук әзерләп куй.

Бүген нинди генә рецептлар юк. Җаның теләгән ризыкны шунда ук әзерләргә була. Бары кирәкле про­дуктлар гына булсын. Ә бәлки гаи­ләгезнең буыннан-буынга тапшыры­лып килә торган үз рецепты бардыр. Әбиеңнең, әниеңнең «фирменный» ризыгын син, һичшиксез, пешерә бе­лергә тиеш.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев