Көмеш кыңгырау

Пляжда... без генә түгел!

Җәй турында искиткеч хатирәләр синдә генә түгел, тирә-юньдәгеләрдә дә калсын дисәң, берничә этикет кагыйдәсен истә тотарга кирәк.

Җәйне кем генә яратмый икән? Урамда кояш балкыган, чәчкәләр чәчәк аткан, күбәләкләр очып йөргән, елгаларда сулар җылынган чак бит ул! Бигрәк тә елга буйларында, табигатьтә үткәргән җәйге көн матур. Шулай да... Җәй турында искиткеч хатирәләр синдә генә түгел, тирә-юньдәгеләрдә дә калсын дисәң, берничә этикет кагыйдәсен истә тотарга кирәк. Кайда гына ял итсәң дә: океан ярындамы, диңгез буендамы, күл-елга тирәсендәме – үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре бер үк!

Пляж кагыйдәләре:

* Җәйге кызу көннәрдә су буенда халыкның күп булуы шаккаткыч хәл түгел.  Әмма шуңа да карамастан, без бер-беребездән 4-5 метр ара калдырып урнашырга тиеш икән. Һәрхәлдә, шуңа омтылырга.

* Сездән алда килгән кешеләргә хөрмәт белән карагыз, дип киңәш итә белгечләр. Әгәр дә кеше артык күп икән, кысыла-кысыла кереп урнашу дөрес түгел, башка пляжга барырга йә булмаса соңрак килергә кирәк.

* Пляжны чүпләмәскә һәм үзегездән соң чүп-чар калдырмаска кирәк. Иң мөһим кагыйдә: пляж сез килгәнче ничек чиста булса, шундый ук тәртиптә калсын!

* Пляжда яраткан музыкаңны тыңлау рәхәт, билгеле. Шулай да тирә-юньдәгеләрне көчле музыка, кычкырып сөйләшүләр белән борчымагыз. Теләсәгез, үзегез белән колакчыннар алыгыз. Аларны да артык озак кулланырга ярамый!

* Хәрәкәтчән уеннар комачауларга мөмкин. Волейбол, фрисби кебек спорт төрләре пляжда киң кулланыла. Тик башкаларга зыяны тимәсә генә! Сезнең кебек ял итүчеләргә игътибарлы булыгыз.

Суда – 30 минут!

Пляжга барганда үзең белән иң мөһим әйберләрне алырга онытмаска кирәк: баш киеме, сөлге, коену костюмы, кояш нурларыннан саклучы крем һәм күзлек, җиңел аяк киеме һәм су.

Тагын бер мөһим әйбер: йөзә белмәгән килеш суга керергә ярамый. Андыйларга тирәнлеге 1-2 метрдан артмаган, махсус билгеләнгән территорияләрдә генә йөзәргә киңәш ителә. Иң башта су тирән булмаган урында «пычтырда», аннан, йөзәргә өйрәнгәч кенә бераз эчкәрәк керергә була. Суга, аның артык салкын булмавына ышангач кына, ягъни акрынлап керергә кирәк. Суда 30 минуттан артык торырга ярамый, температура түбән булганда – 5-6 минут та җитә.

Яр буенда «шоколад»лар

Әле йөз ел элек кенә югары җәмгыятьтә ак тән тиресе культы булган, хәтта ир-атлар да киң кырлы эшләпәләр киеп йөргәннәр, ә хатын-кызлар кызынудан сакланып, баш киемнәре, перчаткалар кигәннәр, зонтиклар кулланганнар. Узган гасырның 20 елларында Коко Шанель кояшта кызынуны модага керткән. Кызлар-егетләр, кумирларына охшарга тырышып, «шоколад» кебек кызынырга омтылганнар. Әмма вакытлар узу белән, табиблар тагын чаң суккан. Баксаң, кызыну белән артык мавыгу сәламәтлек өчен файдалы түгел икән. Соңгы елларда тире яман шеше авырулары арткан, моннан тыш кояш нурларының тирене картайтуын тизләтергә сәләтле булуы да расланган.

Нәрсә ул SPF?

Кояштан саклаучы кремнарга SPF дип язылган була. Бу кояштан саклаучы фактор дип атала.  Шулай да, кремны сайлаганда, үз тиреңнең тибын һәм өстәвенә әле кайда ял итәчәгеңне дә исәпкә алырга кирәк. Экваторга якынрак барган саен, кояштан саклый торган кремнарда SPF дәрәҗәсе күбрәк булырга тиеш, диләр табиблар.

SPF кремы безгә гадәттәгедән берничә тапкырга күбрәк кояшта булу мөмкинлеге бирә икән. Мәсәлән, кояштан саклану чаралары кулланмыйча синең тире, гадәттә, 5 минуттан кызарса, SPF 10 кремы бу вакытны күпкә озынайта ала – син кояшта 50 минут  була алачаксың. Ә балаларга (нинди очракта да) SPF 50 кремнары кулланырга киңәш ителә.

Үзебездә кызынганда SPF 4-10, ә Төркиядә SPF 20-30 кремнарын сөртсәң, яхшы булыр, диләр белгечләр. Чөнки Төркиядә кояш иртәдән үк кыздыра башлый.

Диңгездә коенганда, кремны һәр ике-өч сәгать саен сөртеп торырга кирәк. Аны кояшка чыкканчы 30 минут алдан сөртәләр.

SPF кремын гади су белән генә түгел, ә сабын яки гель белән юып төшерергә киңәш ителә. Аннары дымландыра торган крем да сөртеп куйсаң, бигрәк тә яхшы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: