Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Малайларга нинди кызлар ошый?

Бүген без сезнең белән малайларга ниндирәк кызлар ошавы турында сөйләшик әле.

Заман үзгәрү белән үзгәрә микән соң ул кыйммәтләр, приоритетлар? Әллә кызларга гына хас тыйнаклык, йомшак күңеллелек, уңганлык, сөйкемлелек кебек сыйфатлар һәр заманда да игътибар үзәгендәме икән? Берничә фикер белән танышып китегез әле. Һәм үзегез дә бу сөйләшүгә кушылсагыз иде. Без әле бу теманы һәм, әлбәттә, «Кызларга нинди малайлар ошый?» дигән теманы алга таба да дәвам итәрбез дип уйлыйбыз.

«Миннән акыллырак булмасын»

Минемчә, хәзерге заман егетләренә матур йөзле, ашарга тәмле итеп пешерә торган, уңган, бай кызлар ошый. Ә инде үземә килгәндә, мин кызларны тышкы кыяфәтләренә, байлыкларына гына карап ошата алмыйм. Әйе, әлбәттә, алар матур киенеп, матур йөрешләре, чибәрлекләре белән үзләренә карата алалар... Әмма миңа иң беренче чиратта кызның тәрбияле, әдәпле булуы кирәк. Шулай ук аның тышкы кыяфәте генә түгел, ә эчке дөньясы да матур булырга тиеш. Әлбәттә, ул укымышлы булсын, тик миннән акыллырак булмасын. Ул эш сөючән булырга тиеш. Эшен җиренә җиткереп эшли алса, әйбәт хатын, үз гомерен балаларына багышлаган әни булса, милләтен, динен һәм телен хөрмәт итсә, һәм шул ук вакытта татар кызы да булса – бик әйбәт булыр иде. Миңа нәкъ менә шундый кызлар ошый.

Раил Харисов, Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә гимназиясе, 10нчы сыйныф.

 

Матур булсаң гына...

Минемчә, хәзер иң зур рольне матурлык уйныйдыр. Һәм беренче чиратта, егетләргә ошар өчен кызлар сөйкемле, матур булырга тиеш. Әйе, һәрбер кеше үзенчә матур. Тик менә малайлар (егетләр) үзләренә ошаган «матур» кешене сайлыйлар. Ул әби-бабайлар, әти-әниләр вакытындагы матурлык түгел. Менә тренд буенча киенсәң, мода артыннан барсаң, сине ошатырлар, дип уйлыйм. Хәзер бит заманасы бөтенләй икенче. Әби-бабайлар бала-чакларын сөйләгәч, әкият тыңладык мәллә без, дип уйлап куябыз. Алар «үзебезгә ошаган егеткә яки кызга хат яза идек», диләр. Ул вакытта матур киенмәгәннәр дә, бизәнмәгәннәр дә, ә бит менә аларны яратканнар. Хәзерге көннәрдә ул вакыттагыча кыяфәтеңне үзгәртеп килсәң, «син миңа ошыйсың» диярләрме? Көтеп тор. Хәзер иң мөһиме – ма-тур-лык!

Ә кызларга репутациясе зур булган егетләр күбрәк ошыйдыр. Малайлар белән берәр бәхәс чыкса, үзен яклый ала торган. Әлбәттә, кызлар үзләрен дә ул егет яклый алыр дип ышана. Хәзер кызлар да матурлыкка карыйлар инде. Шуңа матур да булырга тиеш, акыллы да. Русча әйткәндә, «крутой».

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе, 6нчы сыйныф

 

Үзең булып кал!

Малайларга сөйкемле һәм нәзакәтле кызлар ошый дип уйлыйм мин. Алар кызларны якларга һәм үзләрен чын егет итеп хис итәргә телиләр. Кызларның үзләрен алар янында таш дивар артында кебек хис итүләрен телиләр. Тыйнак, башка кешене тыңлый белгән кызларны да хөрмәт итәләр.

Малайларга эчүче һәм тәмәке тартучы кызлар ошый дип уйламыйм, бу – кызларның чибәрлеген юкка чыгара. Кайберәүләр малайларга ошар очен тартып, эчеп йөриләр, әмма болай эшләргә кирәкми, син үз сәламәтлегеңне зыян саласың һәм бу яхшыга китермәячәк. Кызлар һәрвакыт матур, әдәпле булып калырга тиеш, нинди дә булса егет өчен үзгәрергә түгел. Ул сине ничек бар, шулай ошатса әйбәт.

Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы,

 

Үз-үзеңне яхшы беләсеңме?

Тест

1. Минем кимчелекләрем күп, тик мин аларны бетерергә тырышам. (әйе – 5 балл, юк – 1 балл, исемә төшкәндә – 3 балл)

2. Кайвакытта башта әйтәм, аннары «ник әйттем икән?» дип үкенәм. (әйе – 1 балл, юк – 5 балл, сирәк – 3 балл)

3. Матур төш күргәндә, аны истә калдырырга тырышам һәм үземчә юрыйм. (әйе – 5 балл, юк – 1 балл, сирәк – 3 балл)

4. Кайчакта кафега кергәч, менюга карап, 15 минутлап сайлый алмый торам. (әйе – 1 балл, юк – 5 балл, сирәк – 3 балл)

5. Кибеттә дустым белән йөрергә тырышам: нәрсә килешә, нәрсә килешми икәнлеге читтән яхшырак күренә дип уйлыйм. (әйе – 1, юк – 5, төрлечә була – 3)

6. Туган көн алдыннан: «Сиңа нәрсә бүләк итик?» – дип сорасалар, бик озак уйлыйм. Аннары монысы кирәгрәк, монысы булмаса да ярый, нәрсәгә миңа кирәкмәгән бүләк, дип сайланам. (әйе – 5, юк – 1, төрле вакытта төрлечә – 3)

7. Кайбер кешеләргә юктан гына ачуым килә, ни өчен икәнлеген үзем дә аңламыйм. (әйе – 1, юк – 5, сирәк – 3)

8. Үземнең биоритмымны бик яхшы беләм. Көчем ташып торган вакытта эшлим, ә «начаррак вакытта» ял итәм. (әйе – 5, юк – 1, төрлечә була – 3)

9. Мин еш авырыйм. Әмма монда минем гаебем юк: организмым шундый. (әйе – 1, юк – 5, ара-тирә – 3)

Нәтиҗә:

9-20 балл: Син үзеңнең эш-гамәлләреңнән канәгать түгел. Һәр нәрсәне ничек булса, шулай булыр дип эшлисең. Үзеңне тыңла! Сине борчыган сорауларга җавапны читтән түгел, үз күңелеңнән табарга мөмкин.

21-33 балл: Фикереңне туплап, күңелеңнән әзер булып эшкә тотынганда, синең бар да яхшы килеп чыга. Тик синдәге тотрыксызлык, бераз ялкаулык һәм аклану уңышсызлыкка китерергә мөмкин. Тормышыңдагы кара полосаны акка әйләндерер өчен ихтыяр көчеңне ныгытырга, фикереңне туплап эш итәргә кирәк.

34-45 балл: Син үзеңне биш бармагың кебек беләсең! Синдәге гаҗәеп интуиция кирәк вакытта нәрсә эшләргә кирәклеген «әйтеп» тора, ди танышларың. Син үзең әлеге уңыш серенең күктән төшмәгәнлеген, үз тырышлыгың белән бер дулкыннан икенче дулкынга күчә белү сәләтеннән икәнлеген аңлыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев