Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Бәйрәм бүген!

Синеңчә, «бәйрәм» төшенчәсе нәр­сәдән гыйбарәт? «Тәмле-тәмле ризык­ларга бай табыннан, кунаклардан, чәчәкләрдән, шаяру-сөйләшүләрдән» , — диярсең син. Дөрестән дә, беренче карашка бәйрәм нәкъ шулардай тора кебек. Чынлыкта исә аның икенче ягы да бар: ул - әзерлек вакыты.

СИН - ХУҖАБИКӘ

Кунак чакырырга уйласаң, моны аларга алдан ук һәм бер үк вакытта хәбәр итәргә тырыш. Чөнки чакыру­ны соңрак алган кеше: «Мине кем­дер килә алмаганга гына чакырды­лармы икән?» - дип уйларга мөмкин.

Гадәти кичәгә яки чәйгә ике көн алдан кешенең үзен күреп яки теле­фоннан чакыралар. Туган көннәргә, гаилә бәйрәмнәренә бер атна алдан дәшәләр. Аеруча тантаналы кичә­ләргә (юбилей, туй) чакыруны, язма рәвештә конвертка салып, кешенең үз кулына бирәләр яки почта аша җи­бәрәләр (тантаналы кичәгә бер ай кала). Кайбер гаиләләрдә даими рә­вештә туган-тумача, дус-иш белән оч­рашу кабул ителгән. Андый очрак­ларда махсус чакыру таләп ителми.

Дусларыңны кунакка чакырган­сың икән, хуҗабикә вазифаларын үтәргә әзерлән.

Килгән һәрбер кунакны куанып каршы ал. Дустың сиңа бүләк бир­гән икән, аңа рәхмәт әйтеп, бүләкне ал да ачып кара, тагын рәхмәт әйт.

Бүләк ителгән әйбер инде синдә бар икән (кунак бит ул хакта белми), канәгатьсезлек күрсәтү урынсыз. Әгәр дә сиңа торт, конфет яки бүтән төрле тәмле әйбер бирсәләр, табын-дагыларны да сыйларга онытма.

Аннары дустыңны башка кунак­лар утыра торган бүлмәгә чакыр һәм аны алданрак килгәннәр белән таныштыр. Этикет кагыйдәләре бу­енча, бүлмәгә кергән кешенең исе­мен беренче итеп әйтергә кирәк.

Бигрәк тә итагатьле буласың килсә, дустыңның исемен генә әйтеп кал­ма, аның турында бераз мәгълүмат та бир. Мәсәлән: «Таныш булыгыз, Миләүшә, минем иптәш кызым» яисә «Ә бу - Булат, минем туганнан туган абыем, ул Мәскәүдән безгә ку­накка килде» һ.б. Болай танышты­ру, беренчедән, синең һәрбер куна­гыңа игътибарлы булуың хакында сөйләсә, икенчедән, кунакларыңның үзара аралашуларын җиңеләйтер.

Хуҗабикә барлык кунакларга да игътибарлы булырга тиеш. Күңелсезләнеп утыручыларның күңелен ачарга, кыюсызларны дәртләндереп җибәрергә тырыш. Шулвакытта ки­ләсе бәйрәмнәргә кунаклар сиңа теләп килер, һәм син аларның күңелләрендә уңган һәм яхшы хуҗабикә булып сакланырсың.

Киләсе кунаклар җыелып бет­кәч, бөтен кешене дә табын янына чакыр.

Бу кызык: ► Сине кунакка чакырганнар икән, йорт хуҗасына нәрсә бүләк итәчә­гең хакында уйлан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев