Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызлар колагына

Битләр алсулыгы

Һәрбер кыз нәфис, йомшак, алсу бит тиресе турында хыяллана. Дө­рес, яшь чакта бит болай да матур була, тик аның матурлыгын саклап калу өчен, хәзердән үк кайбер та­ләпләрне үтәргә кирәк.

Башта битеңнең кайсы төргә ке­рүен ачыклыйк. Гадәттә, тире нормаль, коры, майлы, сизгер һәм кат­наш була.

Әлеге бүленеш синең тор­мыш рәвешеңә, сәламәтлегеңә, нәрсә белән туклануыңа бәйле. Ә хәзер битеңне сабын белән ю, берничә сә­гатьтән соң аңа кәгазь салфетка ку­еп кара. Әгәр салфеткада майлы эз калса, бит тирең майлы дигән сүз. Борын, ияк, маңгай урыннары гына бераз майлы булса, ул нормаль төргә керә. Салфеткада бернинди дә эз калмаса, бу бит коры була. Төрле эмоциональ кичерешләр битеңдә бик тиз чагыла икән, белеп тор: си­нең битең сизгер.

Еш кына алда са­нап үткән билгеләрнең бөтенесен дә үзендә берләштергән бит тиресен күзәтергә туры килә. Бу исә - кат­наш төргә керүче бит тиресе.

Бит тиресен, нинди төргә керүе­нә карамастан, яхшылап карап то­рырга кирәк. Бу исә шактый зур тү­землелек сорый. Битне, иң беренче чиратта, юып йөрергә кирәк. Кич юу аеруча мөһим, чөнки көн буена ти­редә төрле пычраклар, май, тузан җыела.

Битне юу өчен сабын (бит коры булмаганда) һәм кайна­ган су кирәк. Гади суны чәй содасы салып та йомшартырга була (2 л су­га 1 чәй кашыгы чәй содасы салыр­га кирәк). Битне юганда, сабын гына түгел, махсус гельләр, күбекләр (мусс­лар), косметик сөтләр дә кулланалар.

Хәзер исә һәр төр бит тиресе ту­рында тулырак сөйләшербез.

Нормаль бит тиресе. Бит алсу төстә, шома, юка һәм бөтенләй ял­тырамый. Мондый тиредә сыткылар да, бетчәләр дә булмый. Нор­маль тиреле битне сабын һәм гади су белән дә юарга ярый. Болай да идеаль булган тире артыннан карар­га да кирәкми кебек. Тик ялгыш­ма! Әгәр нормаль тирене төрле бит­лекләр ясап, кремнар белән туенды­рып тормасаң, ул бик җиңел генә коры тирегә дә әйләнә ала. Алга таба анда инде җыерчыклар да бар­лыкка килергә мөмкин.

Нормаль тирене һәр кич саен ба­лалар сабыны яки майлы сабын бе­лән юарга кирәк (сабын урынына бит өчен төрле гельләр, күбекләр дә кулланырга ярый). Аннан соң җы­лы һәм салкынча су белән чайкап алу да сорала. Иртән битне сабын белән юарга киңәш ителми, чөнки тире артык корыга әйләнергә мөм­кин. Җилле, салкын көннәрдә, урам­га чыгарга кимендә ярты сәгать ка­ла, битеңә юка гына итеп крем сөр­тергә онытма.

Әгәр бит тирең әлеге төркемгә карамый икән, борчылма. Кайбер та­ләпләрне үтәгәндә, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, туклану ре­жимына күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш кертеп җибәргәндә, ул, һич­шиксез, үзгәрә ала.

Коры бит тиресе. Мондый тире бик нәфис, юка һәм алсу төстә була. Ул бөтенләй дә су, сабын ярат­мый, чөнки болай да тиз купшаклана, корый. Сабынны юкә чәчәге төнәтмәсе яки каты чәй һәм сөт ку­шылган төнәтмә алыштыра ала. Шулай ук җитен орлыкларыннан ясалган төнәтмә дә файдалы. Аны исә түбәндәгечә ясыйлар:

2 чәй кашыгы җитен орлыгына 2 стакан салкын су салалар һәм кайнатып чыгаралар. Суынганнан соң төнәтмәне сөзәләр.

Төнәтмә ясаганда, ярдәмгә әни­еңне чакыр, аның белән киңәшләш. Ул сиңа бик теләп булышыр.

Бит тиресе коры булган кызлар­га кыш һәм җәй көннәрендә бит­ләрен җилдән, салкыннан, кояштан сакларга кирәк, чөнки мондый ва­кытта җыерчыклар, кызару, купшак­ланулар барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә туклану рационына А ви­таминына бай булган ризыклар (ба­выр, каймак, кишер, яшел үләннәр, яшел суган һ.б.) кертергә, даими рә­вештә биткә җитен орлыгы төнәтмә­се сөртергә кирәк.

Бу төр тире һәрвакыт дымлан­дырып торуны сорый. Моның өчен сиңа әниең белән бергә кибеткә ба­рырга һәм сиңа туры килә торган дымландыргыч крем сайлап алыр­га кирәк. Тик кышын урамга чык­канда, битләреңә дымландыргыч крем сылама, чөнки битең туңарга мөмкин. Салкында дымның тиз ара­да юкка чыгуын оныта күрмә.

Майлы бит тиресе. Күп кенә кызлар әлеге төр тире белән бертуктаусыз көрәшә, чөнки ул һәрвакыт ялтырап тора, җитмәсә, «кара нок­талар» да күренә. Тик бу төр тире артыннан яхшылап карап торганда, хәлне бик күпкә яхшыртырга мөм­кин. Майлы тире тиз генә картай­мый. Яшең зур булуга карамастан, битең әле бик озак яшь килеш сак­ланачак дигән сүз бу. Димәк, майлы тиренең үз плюслары да бар икән, шуңа күрә кайгырырга ашыкма.

Майлы бит табигый шартларга тиз ияләшә. Бу төр тирене иртән дә, кичен дә сабын белән юарга мөмкин, аның зарары юк. Алай гына түгел, сабын майлы бит өчен файдалы да, чөнки сабын составындагы селте битне корыта. Тик бу төр тиренең инфекцияләргә каршы торучанлы-гы көчле түгел, шуңа күрә аңа бер­кайчан да пычрак кул белән тоты­нырга ярамый.

Юганнан соң битне спирт ку­шылмаган лосьон белән сөртергә була. Лосьонны 1 л суга 1 чәй кашы­гы тоз салынган тозлы эремә белән алыштырырга да ярый. Бит майлы булганда, шулай ук әчегән сөт яки төрле үлән төнәтмәләре (ромашка, календула) белән дә юынырга мөм­кин. Йоклар алдыннан битеңә ке­фир яисә әчегән сөттә чылатылган мамык кисәкләре куй. Алар тирене тукландыра һәм корыта. Ләкин май­лы тире дә юганнан соң тартыла һәм купшаклана ала, бу очракта ромаш­ка төнәтмәсе куллан.

Сизгер бит тиресе. Тиреңнең сизгерме, юкмы икәнен белү өчен, гади карандаш яки ручка ал да язмый тор­ган ягы белән маңгайдан ияккә кадәр бер туры сызык үткәр. Әгәр моннан соң тиредә кызыл сызык кала икән, димәк, синең тирең сизгер.

Сизгер тиреле биттә бөтен эмо­цияләр дә чагыла. Борчыласыңмы син, әллә көләсеңме - барысын да бит тиресендә күрергә була. Мон­дый биткә бик тиз җил тия һәм ул кызыл элпә белән каплана. Бу төр тире бик сак һәм дөрес кайгыртуны сорый. Сизгер тиреле битне сабын белән юарга киңәш ителми, чөнки сабын аны корыта гына. Тиредә ял­кынсынулар, төрле таплар да бар­лыкка килергә мөмкин. Битне юар өчен иң яхшысы — сизгер тиреле бит өчен махсус косметик гель һәм кайнатылган җылымса су.

Сизгер тирене чистартканда, үсемлек майлары кулланырга ки­ңәш ителә. 1 аш кашыгы көнбагыш яки зәйтүн маен җылыт һәм, мамык­ны шунда манып, битеңә сөрт. Бер­ничә минут тоткач, салфетка белән сөртеп алырга һәм юарга онытма. Аннан соң төрле үлән төнәтмәләре куллану да файдалы.

һава торышының кинәт үзгәрүе, кызу кояш, көчле җил һәр төр тирегә тәэсир иткән кебек, сизгер тирене дә читләтеп узмый. Шуңа күрә битне саклау зарур.

Катнаш бит тиресе. Бу төргә караган бит тиресе шактый үзенчә­лекле, чөнки ул үзендә берьюлы бер­ничә төр тиренең билгеләрен чагыл­дыра. Гадәттә, маңгай, борын, иякләр майлы, ә калган урыннар нормаль яки коры була. Катнаш бит тиресе синең яшеңдәге кызлар арасында иң еш очраучы тире төре булып тора.

Мондый төр тирене тәрбияләү шактый кыен, чөнки битнең һәр өлеше төрлечә карап торуны сорый. Катнаш бит тиресен балалар сабыны һәм җылы су белән генә юарга ки­рәк. Аннан битләргә дымландыргыч крем сылау, ә маңгай, борын, ияк ти­рәләренә майлы тирегә исәпләнгән лосьон сөртү зарур. Әгәр сабын тире­гә начар тәэсир итә икән, аны ромаш­ка һәм календула төнәтмәсе белән алыштыра аласың. Битлекләр ясаган­да, шуны онытма: алар битнең һәр өлеше өчен аерым булырга тиеш.

Катнаш бит тиресенә ия булган кызларга бик баллы һәм бик ачы ри­зыклардан баш тартырга туры килер.

«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев