Беренче мәхәббәт гомерлекме?
Беренче мәхәббәт гомерлек була ала, ләкин ул үтеп китәргә дә мөмкин. Беренче очрак та, икенчесе дә табигый.
Тәүге мәхәббәтеңнең гомерлек булуында шигең юк икән, без синең өчен бик шат: сакла аны. Ә бер ай элек үлеп гашыйк булган кешеңә бүген бер хисең дә калмаса - нишләргә?
Иң элек үз-үзеңне кулга ал, борчылма. Вакытлар үтү белән, кешеләр үзгәрә. Унике яшеңдә сиңа идеаль булып күренгән егетнең бүген бик күп кимчелекләре булган гади кешегә әверелүендә синең бер гаебең дә юк. Син үзгәрәсең: эчке дөньяң, идеалларың үзгәрә. Үз-үзеңне гаепләмә. Хәзер иң мөһиме - элекке сөйгәнеңнең күңелен рәнҗетмәү, аның кайгысын киметергә тырышу. Ул үзен гаепле итеп сизмәсен, аңа хәзер болай да бик авыр. Артык каты бәрелмә: синең уйламыйча әйтелгән сүзләрең аның күңелендә төзәлмәслек яра калдырырга мөмкин.
Сөйгәнең мөнәсәбәтләрегезнең суынуы турында үзе башлап әйтсә, нишләргә? «Мин сине бүтән яратмыйм» сүзләрен ишетү бик авыр бит! Ләкин аңла: ул синең шәхси милкең түгел һәм һәрвакыт синеке генә була алмый. Егетеңнең сиңа булган хисләре беткән, сүрелгән икән, аны үз яныңда көчләп тотма. Җибәр син аны. Бүгеннән сезнең тормыш сукмакларыгыз аерылды. Синең үз юлың бар, аның - үз юлы.
Ул синең тормышыңнан юкка чыкты... Ләкин синең беркем беркайчан да алып китә алмый торган ике терәгең - ике дустың бар: Хәтер һәм Вакыт. Аларның беренчесе сиңа мәхәббәтеңне, якты хисләреңне исеңә төшереп торса, икенчесе күңел яраларыңны төзәтергә ярдәм итәр.
Кешене кемнеңдер кушуы буенча яратып булмаган кебек, махсус рәвештә онытып та булмый. Вакытлар үтү белән, матур хатирәләр калдырып, сөюең үзеннән-үзе юкка чыгар. Ә аңарчы ул синең күңелеңне юатыр, уйланмаган гамәлләр кылудан саклар. Сөйгәнеңә ачу саклама, бәхет телә - аның бәхетсез булуы турында ишетсәң, сиңа рәхәт булыр идеме соң?
Беркайчан да үзеңне «ни өчен?» соравы белән бимазалама. Аның сине бүтән яратмавында синең бер гаебең дә юк. Син аның хисләрен юкка чыгарырлык кискен үзгәрешләр кичермәдең бит инде. Бәлки, ул үзе, аның кызыксынулары, идеаллары һәм хисләре үзгәргәндер. Ләкин моңа ул да гаепле түгел, сезнең яшьтә хисләр яшен тизлеге белән үзгәрә.
Тормышыңның башка өлкәләренә игътибар ит. Аз гына тырышсаң да, күңелеңдәге яраң төзәлә башлар. Дусларың белән очраш, театр, музей, киноларга бар. Үзеңә хобби уйлап тап, җыр, бию, тегү түгәрәгенә языл. Шулай итеп син берьюлы ике куянны койрыгыннан эләктерерсең: беренчедән, элекке сөйгәнең турында уйламыйча, онытылып торырсың, икенчедән, яңа белем-күнекмәләр алырсың.
Компаниядә, дусларың арасында булу исә сиңа үз хисләреңне контрольдә тотарга һәм авыр уйлардан арынырга ярдәм итәр. һәм беркөнне син аның турында ярты сәгать буе уйламыйча торганлыгыңны аңларсың. Аннары әкренләп сөйгәнеңне бөтенләй онытырсың.
Сиңа ничек кенә авыр булмасын, үз-үзеңне түбәнсетеп, егетеңнән сине жәлләвен сорама. Кызгануга корылган мәхәббәт - мәхәббәт түгел инде ул.
Көчле һәм ихлас бул. Үзеңне камилләштер: музейларга, күргәзмәләргә бар, кызыклы китаплар укы. Болай эшләсәң, син тиздән һәр мәсьәләгә үз фикере булган акыллы, зәвыклы һәм чибәр туташка әйләнерсең. Ә андый туташлар игътибарсыз кала алмый, һәм беркөнне күңелеңә яңадан мәхәббәт күбәләге кереп оялар.
Бәхетле һәм мәхәббәтле бул!
«Матур буласың килсә...» кызлар энциклопедиясеннән. 2011.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев