Көмеш кыңгырау

Алданмагыз мәхәббәткә!

Имеш, «Мәхәббәт» дигән хис белән янасыз?

Юк бу кырыс дөньяда мәхәббәт, болар бары сезнең алдануыгыз гына.

Сез үзегез булмаган мәхәббәтне уйлап чыгардыгыз да, интернет челтәрләрендә зарланган буласыз. Әгәр дә сездә чын мәхәббәт булса, ярата белсәгез, сезнең интернет челтәрләрендә булмаган мәхәббәтнең, сезнең уйланылып чыгарган хисләрегезне үтерүе турында зарланырга вакытыгыз булмас иде.

Сез бар күңелегез белән хәзерге якты һәм гүзәл тормышка куанып йөрер идегез. Сез тойган хисләр, чын мәхәббәтнеке булса, тормышның нинди генә авыр минуты булмасын, бер-берегезгә гел сабыр булыр идегез. Беркайчан да сез үзегезнең чын, күптәннән көткән мәхәббәтегезне башкага алмаштырмас идегез...

Әллә мәхәббәткә зарлану хәзер берәр нинди модага кергәнме? Кемнең генә социаль челтәренә кереп карама, барысы да мәхәббәт - үтерүче, ул мине үтерде дигән язмаларны куя. Башкалар ничек уйлыйлардыр, ләкин минем өчен бик нык хисле мәхәббәт ул безнең әти-әниләребез һәм әби-бабайларыбызда булган. Шулай ук 19 гасырдагы бик матур, саф мәхәббәткә кызыгып була.

Күп кенә китапларда да язучылар элекке мәхәббәтне ачык сурәтлиләр. Ничек итеп егетләр кызларның кулларын сораганнар, ә кызлар үз чиратында сөйгән ярларын армия сафларыннан ничәдер еллар буе көткәннәре турында.  Егет белән кызның  кайда, кайсы вакытта, ничек танышуы, гаилә коруы турында. Бергә үткәрелгән гомернең кызыклы һәм моңсу чаклары турында язулары күңелемә бик якын да тора, рәнҗетә дә.

Элекке 19нчы гасырларда бал-маскарадта танышулары, май аеның кичләре кебек саф мәхәббәтнең, имәндәй корыч хисләрне тоюлары бик кызыктыра шул. Кыз кешенең кулын сорар өчен нинди авыр юллар аша үтүләре, бер-берсен сөйгән адәмнәр арасындагы мәхәббәтне үстерү, аны югалтмыйча саклаулары турында кабат-кабат укыйсы һәм карыйсым гына килеп тора. Алар чын хисләр тойганнар, иң чын хисләр!

Ә хәзер? Хәзер бит бик аз гына адәм балалары мәхәббәт өчен көрәшергә әзер. Авырлыклар туса, берәр кеше аларның мәхәббәтенә каршы булса, “ Без бер-беребезгә туры килмибез“, диячәкләр дә, төрле якларга китәчәкләр.

21нче гасырда мәхәббәт юк, булса да, бик аз. Хәзерге егетләргә һәм кызларга акча, зур дәрәҗә генә кирәк. Ә мәхәббәт нигә инде? Шулай бит? Акчасы бар, бай, зур йортта тора, кыйммәтле машиналарда йөри, матурдан-матур, бик кыйммәтле киемнәр киеп йөргәч, җитә инде! Яратмасаң да нәрсә булган ди, иң мөһиме - бай бит ул! Шулай бит инде? Әллә ялган сүзләр сөйлимме? 21нче гасырда кешенең фикерендә бары тик акча гына. Бай булыр өчен кемгә өйләним, кияүгә чыгыйм икән? Ничекләр генә акча урлап, төрмәгә эләкмәскә икән ? Ул кызны, егетне үземнеке итәр өчен, кайлардан гына акча табыйм икән?

Әгәр дә син кызны яки егетне үз итәр өчен акча эзләсәң, алданма, бу чын хисләр түгел, бу - ялган, бу - алдану. Берничек тә монда мәхәббәт була алмый, “ М ” хәрефе дә әйтелми. Шулай ук күп кенә кеше башка кешенең тышкы кыяфәтенә гашыйк була да, “ Мин сине яратам ”, “Сине генә сөярмен”,  - ди. Ә инде эчке дөньяң белән таныша башласа, “ Син тышкы кыяфәттәгедәй назлы, йомшак түгел икән. Мин сине андый дип уйламаган идем”, - дип, сине гаепләп китәчәкләр әле.

Шуңа күрә дә, зинһар өчен, синең белән бит таныш булмаган кешеләрнең: “Җаным, матурым, сине генә сөям, синсез тора алмыйм”, -  дигәннәренә ышанмагыз . Шулай ук “ Сине бик нык сагындым, тизрәк күрәсем, кочагыма аласым килә ”, - дип әйтүләренә дә ышанмагыз. Әгәр дә кеше сине чыннан да сагынса, ул төрледән-төрле ысуллар табып, бары сине күрер өчен очып  киләчәк. Чираттагы сәбәп эзләсә, димәк, ул сине сөйми. Кеше сөйсә, ул сәбәп табып тормаячак, ә шунда ук күрешүнең төрле юлларын табачак.
Алданмагыз инде, кешеләр, мәхәббәт диеп. Аңлагыз инде шуны, бик сирәк кенә очрый ала бу кырыс дөньяда мәхәббәт... Ләкин онытмагыз, иң саф, чын, бик матур мәхәббәт – әниләребезнеке ! Яратыгыз аларны, алардан аерылып чит илгә, шәһәргә китсәгез, хәбәрләшегез, кайткалагыз, онытмагыз. Алар бит сезне 9 ай буе йөрәк астында йөртеп, 3 яшегезгә кадәр күтәреп йөрде. Төннәрен йокламыйча, ашауларын ашамыйча сезне үстергәннәр бит алар. Әниләребез бары без бәхетле булсын өчен генә тырышалар. Алар шулай безне – балаларын -  гомер буе йөрәгендә саклап, кадерләп яшәячәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: