Көмеш кыңгырау

Ислам дөньясында – мәчетләр

Корбан бәйрәмендә әтиләрегез сезне (ир балаларны), һичшиксез, мәчеткә барырга чакырыр. Барасы килә бит инде, шулаймы? Ә сез мәчетнең мөселман кешесе өчен бик әһәмиятле җир булуын беләсезме соң?

 

Мәчет – дин   кардәшләребез   белән бергәләп Аллаһка  гыйбадәт кыла  торган  урын.  Ул күңелгә рәхәтлек     бирә,    дөнья мәшәкатьләреннән ераклаштыра,  уйланырга мәҗбүр итә. Барлык мөселманнарны бер гаилә дип уйласак, бу гаиләнең җыелу урыны була инде. Шуңа күрә монда һәркем, хәтта беркем чакырмаса да, өенә кайткан кебек килә ала. Мәчет юлында кешегә адым саен савап языла һәм гөнаһлары кичерелә, диләр.

Михрам, көрси һәм манара...

Мөселманнар элек-электән мәчет төзелешенә зур игътибар биргәннәр, шуңа күрә аларның күбесе гүзәл архитектура әсәрләре санала. Мәчетләрнең барысына да хас уртаклыклар да күп. Мисал өчен, һәр мәчеттә михраб (кыйбла тарафын белдергән ярымтүгәрәк уем), минбәр (михрабның уң ягында урнашкан махсус баскыч, имам шуңа басып җомга һәм бәйрәм хөтбәләрен

укый), көрси (имам утырып вәгазь укый торган махсус урындык, тәхет), манара (азан әйтер өчен мәчет бинасы янында ясалган биек каланча), шәрәфә (манарадагы балкон),  әләм (мәчет бинасы өстенә куелган ярым ай). Ул Исламның бер билгесе булып тора.

Мәчеттә үзеңне тоту кагыйдәләре

1.        Мәчеткә барыр өчен тәһарәтле булырга, чиста кием кияргә кирәк.

2.        Мәчеткә уң аяктан, салават әйтеп керү, ә чыкканда сул аяктан чыгу тиеш.

3.        Мәчеткә аяк киемен салып керәсен дә онытма. Ялан баш (түбәтәйсез, яулыксыз) керү ярамый.

4.        Керү белән мәчетне сәламләү намазы укыла, аннары гына башка мөселманнарны сәламлисең.

Үзбәк хат мәчете

Үзбәк хан мәчете Кырымда 1314 елда төзелгән. Кырым Алтын Урда карамагына кергән һәм аның белән Үзбәк хан идарә иткән чорда.

Бинаның формасы гап-гади. Ул таш һәм гранит кебек материаллар кулланып төзелгән. Мәчет артында мәдрәсә һәм үз чоры өчен иң зур китапханә урнашкан. Китапханәдә 1850 елда нәшер ителгән Коръән китабы гына сакланып калган.

Үзбәк хан мәчете бүгенге көнгә кадәр эшли.

 

Сөнниләр мәчете

Төньяк Осетиядә 1900 елда сөнниләр мәчете төзелә башлаган. Рәссам Франц Долежаль мәчет эчен гарәп орнаментларвы белән бизәгән. Ә беренче вәгазьне татар милләтеннән булган хәзрәт Садыйк Радымкулов укыган.

Революциядән соң мәчет клуб, склад ролен үтәгән. Ә 1934 елда Совет власте аны бөтенләй җимереп ташларга ниятләгән. Изге йортны сакларга 84-кавалерия полкының кораллы татар ротасы күтәрелгән. нәкъ менә татарлар мәчет бинасын саклап калганнар. Ә 1960 елда хөкүмәт аны архитектура һәйкәле дип таныган, музей итеп файдаланган. Бинаны 1996 елда мөселманнарга кире кайтарып биргәннәр.

 

Кол Шәриф мәчете

Кол Шәриф мәчете – Росстиядәге иң яшь мәчетләрнең берсе. Аны 2005 елда ачалар. Кол Шәриф – дин белгече генә түгел, Казанның азатлыгын саклау өчен көрәшүчеләрнең лидеры да була. Аяусыз көрәштә Кол Шәриф һәлак була, ә шәһәр үзәгендәге сигез манаралы мечет яндырыла.

Кол Шәриф мәчете 1500 кешене сыйдыра, ә аның каршындагы мәйданда тагын 10 мең кеше гыйбадәт кына ала. Мәчеткә ислам музее да урнашкан.  

Гиннес китабына кертелгән мәчет

Иң кечкенә мәчет буларак Гиннес рекордлар китабына кертелгән мәчет тә Татарстанда, төгәлрәк әйтсәк, Чаллы шәһәрендә урнашкан. Бу мәчет 2002 елда, шулай ук Казанның азатлыгы өчен көрәшкәнборынгы бабайларыбызга багышлап төзелгән булган. Шунысы кызык – төзелешне пенсионер, Бөек Ватан сугыны ветераны Мисбах Гималетдинов башлап йөргән. Һәм ул Казандагы Кол Шәриф мәчетенең күчермәсе. Чаллы мәчетенең дә 4 манарасы бар. Дөрес, алар 10гына метрлы. Бинаның гомуми майданы нибары 25 квадрат метр. Төзелешне башлап җибәргәндә, Мисбах бабай инде 77 яшь булган.

 

Әсән-Елга мәчете

Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы борынгы мәчет XVIII гасыр азагында төзелгән. Авылның нәкъ үзәгендә бүген дә бик матур булып утыра ул. Һәм татар-мөселман агач архитектурасының безнең көннәргә кадәр сакланып калган бердәнбер истәлеге дип санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: