Көмеш кыңгырау

Йокы чүлмәге

Бер авылда йокларга яратучы, үтә дә ялкау бер егет яшәгән, ди. Авылларында аның ише, бигрәкләр дә йокларга яратучы, беркем дә булмагандыр, мөгаен!

Тик туганнары аңарга туйганчы йокларга ирек бирмәгән шул. Үзләре кырга-басуга яки урманга эшкә китсәләр, ялкауга өй эшен өеп калдырганнар. Йокы чүлмәге, абыйларыннан шүрләгәнгә, аннан-моннан, аягүрә йоклап булса да, үзенә йөкләнгән эшне ерып чыгарга тырышкан, ди.

Тик, хәерчегә җил каршы, диләрме?.. Беркөнне, савыт-саба юганда, моның өстенә ялгыш кайнар су түгелмәсенме! Ярый әле, тәне бик нык пешмәгән. Йокы чүлмәге сикерә-кабалана киемен салып атарга, өстенә салкын су коярга өлгереп калган, ди.

...Абыйлары белән кичке ашны ашаганда, ялкау:

-Иртәгә мин, зур абыем, сине алыштырам, - дип, үзенең печән чабарга барыр уе барлыгын белдергән.

Үзе: «Эшемне тизрәк бетерермен дә, ичмасам, табигать кочагында рәхәтләнеп йоклармын»,-дип уйлаган.

Чыннан да, егетебез тиз-тиз генә печән чапкан да куе үләннәр арасына яшеренеп йоклап киткән, ди. Шулай, аздырмы-күптерме татлы гына йокы симерткәч, моның тирәсендә, безелди-безелди, бер бал корты оча башламасынмы!

Йокысын бүлдергәнгә, ялкауның бал кортына ачуы килгән бит инде. Биредә дә йокларга тынычлык юк, дип, кулы белән безелдеккә селтәнүе булган... Ә бал кортына нәрсә? Йокы чүлмәген чаккан да алган! Егетебез, авыртуга түзә алмыйча, йокысыннан шунда ук уянган, ди.

...Икенче көнне, битендәге шешен уа-уа, егетебез:

- Юк, бармыйм мин бүтән печән чабарга! Икенче абыем урынына урманга барам,-дигән.

Урманда да, аз-маз агач кискәч, бер агач төбенә ятып, янә йокыга талган. Алай да, аңарга биредә дә тынгылык булмаган. Йөрисе юлларына ятып эшләренә комачаулаганга, эшчән кырмыскалар тешләгәннәр үзен... Ялкау авыртудан үрле-кырлы сикергән, һәм, башка һичкайчан да урманга аяк басмам, дип, тиз-тиз генә җыенган да өенә шылган.

...Өченче көнне йокы чүлмәге абыйларына:

- Мин бүген өченче абыем урынына балык тотарга барам, -дигән.

Елга буена килеп берничә балык тотуга, янә туйганчы йок­ларга исәпләгән. «Биредә комачаулаучы булмас», - дип хыялланып, яр буена җайлап кына яткан да янә татлы йокыга чумган, ди.

Ләкин, хыял бер - гамәл үзгә, диләрме? Йокы чүлмәген инде ничә көн югарыдан күзәткән кояш егетне яхшы гына итеп акылга утыртырга уйлаган. Ялкауның йокыга китүен генә көткән дә аңа үзенең җылы нурларын юнәлткән, ди...

Йокы чүлмәге, күзен чагылдырган нурларның кайнарлыгына түзәлмичә, бик тиз сикереп торган. Әмма кояш кыздыруыннан битенә каплаган эшләпәсе гөлт иткән. Әйе, егет ул ут өермәсен елгага томырып калган калуын, ләкин ялкын битен дә, кулын да пешереп өлгергән. Ялкау: «Авыртуым басылса, йоклавымнан, һичшиксез, арыныр идем, абыйларымдай уңган-булган булыр идем!»-дип ант итә-итә, балыкларын да онытып, өенә чапкан.

Шулай итеп, абыйлары тәрбияли алмаган егетне тырыш бал корты, эшчән кырмыскалар, җылылык иясе кояш яхшы гына итеп акылга утыртканнар!

Үзе кичергән маҗаралардан соң йокы чүлмәге, бик йокысы килсә дә, йокламаска күнегеп киткән. Ә бер күнеккәч, алынган эшен дә ярыйсы гына башкара торган булган. Әле тора-бара, йокларга яратучы егетебез, абыйларына охшап, хезмәтне дә сөяргә өйрәнгән, ди. Хезмәттә, хезмәттә шул бәрәкәт, хезмәтнең тәмен татый белүдә!

 

Йокларга яратмый торган бер бала булган, ди... Җәвад Тәрҗеманов әкияте. Тулырак: http://chelny-rt.ru/index.php/news/kiyat/yoky-babay

 

Кич җитсә дә, һич кенә

Керми күземә йокы.

Әнием йоклап киткән —

Җитез бугай аныкы...

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/shigriyat/minem-yoky

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: