Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әкият

Курай-малай маҗаралары

Балаларның яраткан язучысы Роза Хафизованың танылган «Курай-малай маҗаралары» әкият-повестыннан өзек. 6 февраль – Роза Хафизованың (1929 - 2005) туган көне

Беренче   сәяхәт

Рекс нигә үпкәләде?
Тәгъзимә әби бала-чаганың шау-гөр килеп беренче көн мәктәпкә укырга баруын озак кына карап торды да моңаеп өенә кайтып китте. Моңаймый нишләсен?! Өендә дә үзе кебек карт песиеннән гайре беркеме юк иде шул аның, ялгыз башы. Балалары булса, ул да аларны сөеп-иркәләп мәктәпкә озатыр иде дә соң...
Әби болдырга утырды да яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртеп алды. Ямансулап, җимеш бакчасына күз салды. Алмагачлар, чияләр дә боегып утыралар. Әнә күр инде, ботакларында сары яфраклар күренә башлаган. Искән җилдә яфраклар бер-берләренә бәрелеп лепердәшеп алалар, әйтерсең лә, Тәгъзимә әбине юаталар, моңланмаска кушалар.
Шактый утырды әби. Инде кузгалып китим генә дигән иде, күзе бакча почмагында үскән курайларга төште. Курайлар, картаюларына офтангандай, яшел үләннәр арасында тын гына утыралар иде.
Әби урыныннан кузгалды да бакчага керде. Сакланып кына курайларны кисеп алды. Өреп, чиерткәләп карады. Арадан берсен сайлады. Яңадан болдырга утырып, аңа тишекләр ясады. Курайга иреннәрен тидереп моңлы бер көй уйнарга җыенган иде, кеткелдәп көлгән тавыш ишетелде. Әби сискәнеп як-ягына каранды.  

Тавыш тынды. Әби курайга тагын өрде. Кеткелдәп көлгән тавыш тагын  кабатланды.
—  Кытыкны китерәсең, әбием!
—  Бәрәкалла, бу нихәл бу? — Әби курайны әйләндереп-әйләндереп карады. Тагы өрде. Бу юлы курай эченнән чыркылдап көлгән тавыш ишетелде. «Ха-ха-ха, хи-хи-хи-хи». Әби дә түзмәде, көлеп җибәрде. Карт песи, колакларын тырпайтып, «ни булган әбигә?» дигән кебек карангалап утырды. Әби тагын өргән иде, курай урталай ярылды да эченнән тып итеп нәни генә бер малай сикереп төште. Малайның өстендә элпә күлмәк белән чалбар, башында чуклы яшел түбәтәй.
—  Сөбханалла!—Әби, шатлыгыннан каушап, малайны күтәреп алды да уч төбенә бастырды.—Кем син? Исемең кем?
Малайның кытыгы килүе һаман бетмәгән иде әле, ул эчен уып көлә-көлә җавап бирде:
—  Курай-малай мин. Хәзер синең малаең булам,— диде.
Әбинең куанычы эченә сыймады. Ул Курай-малайны уч төбендә тоткан килеш өйгә алып керде. Аңа ак матрос күлмәге, кыска балаклы яшел чалбар, башына бескозырка тегеп киертте. Әби киемнәр теккән арада, Курай-малай өй эче белән танышып чыкты. Сәгать теленә асылынып, җырлый-җырлый таган атынды.
Җил исә, мин үсәм,

Мин үсәм...
Атынып туйгач, чүлмәктәге каймак өстенә сикергән иде, әз генә батмый калды. Чырылдап кычкырды:
—  Әби!
Әбисе йөгереп килеп аны күтәреп алды да идәнгә төшерде, үзе песиен карарга өйалдына чыгып китте.
Курай-малай башта урындыкка, аннары өстәлгә сикерде. Күзе әбисенең өстәлдә яткан күзлегенә төште.
Күзлек пыяласына караса, анда зуп-зур малай басып тора иде. Курай-малай шаккатты.
—  Син кем? — дип сорады ул. Күзлектәге малай дәшмәде. Әбисе бүлмәгә керүгә, Курай-малай аңа каршы йөгерде.
— Әнә теге малай кем ул? Ник минем белән уйнамый?
Әбисе аның башыннан сыйпады.
—  Синең шәүләң генә ич ул.
—  Кем ул Шәүлә? Ник ул минем белән уйнамый, минем уйныйсым килә,— диде Курай-малай. Әби аңа шәүләнең ни икәнен аңлатты.
Курай-малай күзлектәге шәүләнең үзе икәнен белеп сөенде.
—  Әбием, мин дә зур үсәрменме?
—  И бәхетең булгыры, үсәрсең, улым, үсәрсең, сабыр бул,— дип юатты аны әбисе.

Тавил Хаҗиәхмәтов рәсемнәре.

Үсә торган кеше

Саран Хамрай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев