Көмеш кыңгырау

Рекс нигә үпкәләде?

Беркөнне Нияз язудан икеле алды.

Нияз урман поселогында яши. Аларның поселогында биш-алты гына йорт. Анда укучы балалар да, мәктәп тә юк. Нияз бер үзе генә. Шуңа күрә ул укырга күрше авылга йөри.
Ниязның Рекс кушаматлы салпы колаклы, озын сыйраклы эте бар. Эте аны мәктәпкә озата бара. Кайтканда каршы ала. Ниязның мәктәптән чыкканын көтеп кенә тора. Хәзер сумкасын авызы белән элеп ала. Бик акыллы ул Рекс. Дустының нинди билге алуына хәтле әллә кайдан белеп тора. Нияз моңа үзе дә аптырый. 5 ле алган көн булдымы, Рекс аның белән карда әүмәкләшеп уйный. Ниязны ирештереп, әллә кайларга, агач араларына кереп югала. Кинәт килеп чыгып, Нияз өстенә ташлана. Нияз икеле алдымы, колакларын салындырып кайта бирә, күтәрелеп тә карамый.
Шулай дус иде алар. Ә менә хәзер Рекс Ниязга бик нык үпкәләде. Ни өчен дисезме? Беркөнне Нияз язудан икеле алды. Шул ручкасы гаепле инде. Һич кенә дә тыңламый. Пычрак яза, кара тамыза. Шуның өчен укытучысы аның дәфтәренә зур итеп икеле куйды. Бик кәефе китте Ниязның. Кайтырга чыккач, Рекска карамады да. Сумкасын эт алдына карга ташлады, чаңгыларын киеп алды да элдерде генә.
Мәктәптән чыкканда ук җил кузгалган иде. Урманга керүгә ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Агачлар төрле тавышлар чыгарып шаулаштылар. Урман авызына  якынлашкан саен, җил көчәйгәннән-көчәя барды.

Ачык җирдә күз ачкысыз буран купты. Ниязның чаңгысы йомшак карга батып-батып китә. Үзе шыбыр тиргә төште. Инде кайтып җитәргә дә тиешләр иде кебек. Ә поселокның исе дә юк. Нияз үзен кар дәрьясында ялгыз калгандай хис итте. Шом өстенә шом өстәп, буран улады. Куркыныч булып китте. Нияз кырын күзе белән генә Рекска карап алды. Ул авызына сумканы капкан хәлдә арттан килә. Чаңгысыз булгач, аңа бигрәк тә кыен. Барган шәпкә, карга батып-батып китә. Көч-хәл белән кире чыгып, Нияз артыннан иярә.
Кайтып җитүләренә өметне өзгән иде Нияз. Поселок каралтыларына килеп төртелгәч, күзләренә яшь тыгылды. Бүген икеле алгач ук ул үзен үзе бик кызганган иде. Җитмәсә буран тагы. Туктап йөзен Рекстан читкә борды да рәхәтләнеп бер елап алды.
Ниязны әнисе капка төбендә үк каршылады. Өйгә кергәч, өстен салырга булышты, бияләйләрен алып кибәргә куйды, бүреген алып элде. Өстәлгә чүлмәктә парланып пешкән бер тәлинкә итле бәрәңге китереп утыртты. Ниязның бик ашыйсы килгән иде. Тегеннән-моннан гына юынып алды да ашарга утырды. Туйганчы ашады, чәй эчте. Җылынып китте. Икеле алуы да онытылды. Әнисе җәйгән йомшак түшәккә ятып, төшләр күрә-күрә йокыга талды.
Ә Рекс? Рекс та бик ачыккан иде. Ниязны каршыларга барып арган да иде. Рекска да салкын иде. Ләкин аны хуҗасы исенә дә алмады. Үзе тәмле итеп ашады да ятып йоклады. Ашарга бирүләрен көтеп, Рекс бик озак ишек төбендә таптанды. Эче эчкә батып керде. Салкын үзәкләренә үтте. Ярый әле, Ниязның әнисе Рексны онытмады. Соң гына булса да, кайнар шулпа чыгарып салды. Юкса, бик кыен булыр иде Рекска.
Иртәгесен мәктәпкә барырга чыккач, Нияз этен бик озак чакырды. Ләкин Рекс аңа иярмәде. Нишлисең бит, кунак ашы — кара-каршы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: