Чын әкият
Урман читендә кечкенә генә буйлы бер чыршы үсеп утырган. Ул шундый матур булган: ямь-яшел туннан!
Янында – үзе кебек чыршы дусты: купшы-купшы ылыслары! Анысының буе зифа, кыяфәт төз, тунында да затлы бер төс! Кояш нуры төшкән чакта елык-елык килә, әйтерсең лә энәләре кыңгыраудай чыңлап көлә. Кечкенәкәй аңа карап сокланган, ди, үзенең артык нәни, артык гади булуына уфтанган, ди.
Көнннәрдән беркөнне алар янына әтисенә ияреп бер малай килгән. Зифа чыршыны күреп: «Үзебезгә алып кайтыйк, Яңа елда өй түренә бизәп куйыйк», - дигән. Бу сүзләрне кечкенә чыршы да ишетеп алган, үзенә игътибар итмәгәнгә бөтенләй борчуга калган. Эх, кешеләр аның телен аңласамы, үзләре белән Яңа ел бәйрәменә алсамы?!.
Күп тә үтми, зифа чыршыны кисеп аударганнар, төбен генә калдырганнар. «Бигрәк матур, бигрәк сылу! Без аны уенчыклар белән бизәрбез, ылысларга ак мамыклар сибәрбез!» - дия-дия, чыршыны алып киткәннәр, ди, өйгә.
Нәни чыршы берьялгызы моңсуланып калган. Анын җанын әллә нинди бер хис сарган. Менә хәзер купшыкайны өй түренә утыртырлар, кунак итеп, бик кадерләп торырлар. Ә ул монда, берүзе, аллы-гөлле бизәлмәгән, төзәнмәгән; төренгән дә яшел тунга, тик утыра бер урында. Уенчык та, мамык та юк энәсендә, җырлаучы юк, биюче юк тирәсендә... Кечкенәкәй шулай диеп ямансулап уйга баткан. Көннәр үткән, төннәр үткән, кичләр җиткән, таңнар аткан. Кечкенәкәй купшыкайны озак көткән, көтә торгач, зарыгып беткән. Кайчан гына кайтарырлар урынына? Тизрәк сөйләр иде барысы турында!.. Бәйрәмнәре инде күптән үткәндер бит, купшыкай да үз урманын сагынып беткәндер бит!..
Ничә тапкыр кояш чыгып, ай батмаган – купшы чыршы бу урманга кайтмаган шул... Яңа елда бизәк булган ул чыршыны, «энәләре коела» дип битәрли дә башлаганнар, аннан инде урамга ук ташлаганнар...
Нәни чыршы бу хакта һич белмәгән, ди. Дусты белән күрешүдән өметен дә өзмәгән, ди. Аның яшел тунына энҗе карлар яуган, Кечкенәкәй туй күлмәге кигән кәләшкә охшап калган. Урманның гына түгел, дөньяның бизәге булып балкыган. Табигать аны көн саен яңача бизәгән, нәни чыршы ел үсәсен ай үскәнен үзе дә сизмәгән.
Аны күргәннәр матурлыкка сокланганнар, яныннан һәрчак елмаеп узганнар. Бәйрәм киче – бер көнлек, ә матурлык – гомерлек була ала, син аның серен генә аңла...
Айгөл Әхмәтгалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев