Көмеш кыңгырау

Чикерткә малае Чикертмән белән кырмыска малае Кырмыч турында әкият

Факил абыегыз Сафинның бик мавыктыргыч һәм заманча әкият-повестыннан өзек.

Факил Сафин иҗаты

Борын-борын заманда, сулга китеп йөз чакрым, уңга китеп бер чакрым, килеп җиткәч Иделгә, бәлки, Чулман буена, бәлки, Агыйдел ярына; теплоходта йөзгәчтен, самолетта очкачтын, машинада җилдергәч, көлмәсләрне көлдергәч; камышлар — яшел толым, уйнап йөргәндә колын, килеп җитәсең бер илгә, исеме аның — Болын.


Менә шушы Болында яши дөньяда иң җитез һәм тиктормас бер малай. Исеме үзенә бик килешле — Чикертмән. Әнисе Сикертмәния апа үзенең бик тә бик тә яраткан малаен акыллы һәм зирәк итеп үстерергә тели. Аңа төрле китаплар сатып алып кайта. Малайның акылы ай үсәсен көн үсә. Баштарак Чикертмән уйнаудан бушамаса, тора-бара китаплар укырга, рәсем ясарга остарып киткән. Чикертмәннең заманнан бер дә калышасы килми, аның скутеры да, планшеты да, кәрәзле телефоны да бар. Өйләрендә нинди генә уенчыклар юк!


Болын — бик матур ил ул. Бу гүзәллекне сөйләп бетермәле түгел. Андагы үләннәрнең, чәчәкләрнең, бөҗәкләрнең исәбе-хисабы юк. Чикертмән дуслашырга ярата. Бигрәк тә кырмыска малае Кырмыч белән дус ул.
Болында тагын Әкәм Төкәмеч, чуар камка малае Коңгырт, кигәвен малае Кигәк, Олы күлдә яшәүче яшел бака, Су чикерткәсе, тагын әллә кемнәр бар. Тагын җилләр бар. Ни өчен җилләр дим, чөнки Шаян җил, Назлы җил, Усал җил дигәннәре бар аларның.
Бу ике малай алар белән дә еш очрашып торалар. Чикертмән белән Кырмычның Болын илендә ни-нәрсәләр күргәннәрен сезгә дә сөйләп бирим әле.


КОТКАРЫГЫЗ, ЯРДӘМ КИРӘК!
Җәйнең иң матур көне булгандыр бу. Зәп-зәңгәр тирән күктә кояш көлеп тора. Ул җирдәге һәммәсен күрә, төрле җан ияләренең ямьле көнгә шатланып йөрүләренә куанып бетә алмый. Белә бит ул, әгәр кара болыт чыгып, күк йөзен бөтенләй каплап алса, аның мәрхәмәтле нурлары җиргә барып җитә алмыйлар, ул чакта һәммә җан ияләре — кешеләр, хайваннар, төрле-төрле бөҗәкләр, агачлар, үләннәр, берсеннән-берсе матур гөлләр — рәхәтләнеп үсә алмаслар иде. Аларның кәефләре китәр иде. Мондый вакытларда шыксыз җил исә башлый, чәчәкләр йомылалар, барлык җан ияләре салкын җилдән ышык эзлиләр. Үткән көнне шулай булган иде.
Ә бүген күңелле! Кояш торган саен югарыга күтәрелә. Рәхимле нурлары белән һәммәсен-һәммәсен иркәли. «Үсегез, якты көннең кадерен белегез!» — ди ул.
Назлы җил исеп китте, назлап, чәчкәләрнең таҗларын сөеп алды. Шуны гына көткән кебек, бөтен болын хәрәкәткә килде: 
иреккә чыккан шикелле, офыкка табан болын буйлап чәчкәләр йөгерешә башлады, аларга үләннәр кушылды. Җир өстендә җыр яңгырады:

И болын, иркен илем,

Яшел бишегем минем! —

Битләремнән сыйпап үтә

Ягымлы, назлы җилең.
Бу җырны кыяк үлән өстенә менеп, таган атына-атына җырлаучы — Чикерткә малае Чикертмән иде.
Кичә ул бик уйный алмады. Иртән уянып, йоклаган яфрак астыннан чыгып, кыяк үлән өстендәге таганына менеп ятуга, әллә каян салкын җил килеп чыгып, аның башындагы эшләпәсенә бәйләнә башлады. Чикертмән эшләпәсен бик ярата, бу күз явын алырлык эшләпәне әнисе аңа үзе тегеп биргән иде. Җил эшләпәне тарткалый, йолкып алып, әллә кая илтеп ташламакчы була. Чикертмән ике кулы белән чытырдап эшләпәгә тотынды. Ул арада ерактан-ерактан кара болыт килеп чыкты, тотынды яңгыр коярга, тотынды яңгыр коярга. Кыяк үлән астыннан, котырып, елга ага башлады. Чикертмән шушы ташыган елгага барып төшә язды. Ярый әле аяклары көч җыйнап өлгергәннәр иде, алар егылырга ирек бирмәделәр. Чикертмән көч-хәл белән кире әрекмән яфрагы астына кереп егылды. Көне буе башын да чыгарып карамады, бик курыккан да иде, җил белән тарткалашып, хәле дә бетеп китте, көне буе, төне буе йоклады.
Ә бүген шә-әп! Кояш нурлары шундый иркәли, таган атынган көйгә һаман-һаман кычкырыбрак җырлый Чикертмән:
Кояш мине ярата,

Мин кояшны яратам.

Мин үссен дип, кояшкай

Җылы нурын тарата!
Болыным — хәтфә үлән,

Гөлдән гөлгә сикерәм.

Мин бик җитез, бик зирәк,

Миндәй малайлар сирәк!

Җырын тәмамларга өлгермәде, колагына ниндидер сыкранган тавыш ишетелеп китте...
ДӘВАМЫ БИРЕДӘ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: