Көмеш кыңгырау

Чикертмән белән Кырмыч маҗараларының дәвамы

Факил Сафин әкият-повестының дәвамы.

ӘКИЯТНЕҢ БАШЫ БИРЕДӘ

Чикертмән, тын калып, тирә-юньне күзәтә башлады. Кемдер ярдәм сорап кычкыра иде:
—  Коткарыгыз, ярдәм итегез!
Шундый нурлы көннең ямен җибәреп, кем кычкыра анда? Кемне, нәрсәдән коткарырга?
Чикертмән кыяк үлән төбенә карады.
Анда, мыегын кызганыч селкеткәләп, кырмыска малае Кырмыч тавышлана икән.
—  Нәрсә булды сиңа? Минем җырымны бозып, ник тавышланасың? — диде Чикертмән, үртәлеп.
Кырмыч, Чикертмәннең тавышын ишеткәч, сөенеченнән мыегы белән кыяк үләннең сабагын сыйпап алды.
— Коткар, Чикертмән, аягыма таш тәгәрәп төште, һич ала алмыйм. Булыш әле...
Чикертмән кичә үзенең җил белән тарткалашуын, яңгырдан качып җәфаланганын исенә төшерде, һи, коткар, булыш, имеш. Аңа менә беркем дә булышмады. Үзе ничек итсә итте, исән-имин әрекмән яфрагы астына кайтып ятты. Эшләпәсен дә җилгә бирмәде. Менә шулай кыю, көчле булырга кирәк.
—   Нәрсә кычкырасың? — диде Чикертмән, таганыннан башын күтәреп. — Ник ул таш астына аягыңны китереп кыстырдың? Кем кушты? Хәзер мин шул ташны синең аягың өстеннән алам дип җәфаланыйммы?    Ничек   кыстырган сың аягыңны, шулай ал! Бетмәс синең ише Кырмыч-мырмычлар. Миңа кирәк чагында, берегез дә күренмисез.
Кырмыч Чикертмәннең сүзләрен көчкә генә түзеп тыңлап торды. Аягы бик авырта шул. Таш авыр, һич кенә кузгатмалы түгел.
— Үзең дә күргәнсеңдер, бер малай, кармаклар күтәреп, инеш буена китеп бара иде, менә шушы сукмактан... — диде Кырмыч.
—  Йә, шуннан? — диде Чикертмән, тәмам кәефсезләнеп. — Мин аны көн дә күрәм. Көн саен инеш буена кармак күтәреп китә ул. Көне буе утырып, бер балык та капмый үзенә. Пешмәгән малай булып чыкты.
—  Менә шул малай турында әйтәм инде. Бүген дә сызгыра-сызгыра инеш буена китте, сукмак өстендә яткан бер ташны тибеп җибәргән иде, нәкъ минем аяк өстенә килеп төште. — Кырмыч түземен җуеп сызланып алды. — Ай-яй, бигрәк авырта аягым, ничек тә ала алмыйм бит. Ярдәм ит әле, Чикертмән. Үзем дә сиңа булышыр идем...
Чикертмән көлеп куйды:
—  Һа, булышчы табылды! Син миңа булышканчы, Усал җил минем эшләпәмне мең мәртәбә йолкып ала. Мин үземә генә ышанам! Көтмә дә, сиңа ярдәм итәргә вакытым юк. Бер аякны таш астыннан сөйрәп чыгармаска соң, бигрәк җебегән икәнсең!
—  Сөйрәп чыгарырга тырышып карадым, авырта бит, аягым имгәнеп харап булмасын дим, — диде Кырмыч, Чикертмәннең кыланмышын килештермичә.
Чикертмән аны тыңлап тормады.
—  Әнә әнием чакыра, берәр ризык тапкандыр. Сыйлыйсы киләдер мине, — дип, кыяк үләннән каядыр сикереп юк булды.
Кырмычның бәхетенә, шушы тирәдә генә абыйлары нидер эшләп йөриләр икән, алар, энеләренең тавышын ишетеп, тиз арада килеп җиттеләр, ташны бер читкә этәреп, Кырмычны бәладән коткардылар.
Бу хәлне Кырмыч онытып бетергән иде. Көн кичкә авышып барганда, колагына сәер сызгырулы тавыш ишетелде:
—  Коткарыгыз, аһ, коткарыгыз! Эләктем, эләктем...

Кырмыч тавыш килгән якка йөгерде. Аягы авыртканын да уйлап тормады хәтта.
Олы әрекмән сабагында чайкалып торган Чикертмәнне күреп шаклар катты кырмыска малае.
—   Нәрсә булды? Үзең таган атынасың, үзең ярдәм сорап кычкырасың, — дип сөйләнеп алды Кырмыч.
—  Нинди таган булсын! — дип ачыргаланып елый ук башлады Чикертмән. — Инде ярты көн интегәм. Кычкырам, беркем дә килеп карамый. Күрмисеңмени, пәрәвезгә эләкте бер аягым, ычкынмакчы булып тырыша торгач, аягым тартылып озынаеп бетте инде. Тагын бераз торсам, өзелеп төшәр әле. Үрмәкүч килеп чыкса, бөтенләй эш харап, кабып кына йотачак! — Чикертмән елаудан шешенгән күзен Кырмычка төбәде. — Коткар, зинһар өчен, коткар мине! — дип ялынды ул.
Мондый вакытта, сүз сөйләп, вакытны әрәм итәсе түгел. Кырмыч үткен теше белән пәрәвез җебен кисәргә тотынды.
—  Ай-яй каты-ы, — диде ул, бераз маташкач. — Тимердән дә каты бу.
— һе, шулай булмаса, мин аны бер селтәнүдә әзгә ләп бетерер идем, — диде Чикертмән.
Кырмыч, аның сүзләренә игътибар итмәстән, тагын да тырышыбрак, җеп кисүне дәвам итте. Ниһаять, җеп шартлап өзелде, Чикертмән шап итеп бака яфрагы үләне өстенә барып төште. Бераз аңгыраеп яткач, озын мыегын селкеткәләп, тәнен капшап чыкты.
—  Исән икән... — диде ул, Кырмыч ягына үпкәле караш ташлап. — Әллә җеп белән минем аякны да өзеп төшердең микән дип торам.
Кырмыч, Чикертмәнне коткара алуына күңеле булып, кире китеп бара иде инде.
Чикертмән, тәмам һушына килеп, аның артыннан кычкырып калды:
— Гафу ит, Кырмыч. Теге чакта, сиңа ярдәм итмичә, зур хата ясадым. Моннан соң алай итмәм... Бер-беребезгә булышып яшик!
Кырмыч, бу сүзләргә сөенеп, ике кулын чәбәкәйләп алды.

Факил Сафинның башка әсәрләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: