Көмеш кыңгырау

Айдагы көянтәле кыз

Айдагы Зөһрә кыз турында бик күп легендалар бар. Менә монысы Галимҗан абый Гыйльманов әкияте.

Кыз бер мәлгә адымнарын акрынайтты. Аңа таба ниндидер җан иясе якынлаша иде...

Айсылу атлы бер бик матур кыз булган. Ул беркөнне, офыкны кичке эңгер-меңгер каплап алуга, көянтә-чиләкләрен иңбашына аскан да Агыйдел буена су алырга төшкән. Бу кичне тулган Ай, күккә бик иртә күтәрелеп, йөз нурларын Агыйдел өстенә юнәлткән. Айсылу су буена килгәндә, бер Ай ике булып, берсе — күктән, берсе судан карап торалар икән.

Төн шулкадәр якты, су буендагы төрле-төрле матур ташлар, бака кашыклар һәркайсы аерма­чык ялтырап яталар, ди.

Менә шунда, ялт итеп, кул яссуы кадәр көмеш тактамы - бер нәрсә күренгән. Айсылу аны кулына алса - кипкән калак сөяге. Яхшылап караса, бу ат сөяге дә түгел, башка җәнлек җанварныкы да түгел. Мөгаен, берәр кешенең калак сөяге булгандыр, әмма, кешенеке булганда да, бу калак сөяге ай-һай киң икән...

«Бу бик көчле, зур гәүдәле берәр Алып сөяге­дер», — дип уйлаган кыз. Аннары ул, аяк астында тапталып ятмасын дип, табылдык сөякне Агыйделнең нәкъ уртасына аткан. Аткан чакта, йола буенча: «Их, үзең дә бер батыр­ны дөньяга китерсәң-тапсаң иде!» — дип теләк теләгән. Сөяк шунда Агыйдел өстендә уйнаган Ай шәүләсенә барып тигән. Ай ялт итеп айкалып киткән.

Шулвакыт яр буена Ай Тәңресе үзе йөзепме-очыпмы килеп чыккан да Айсылуга: «Мин синең теләгеңне ишеттем, мин сине бик ошаттым, шуңа да үзем белән алам», — дигән. Аны үз иленә — төнге Күккә алып ме­неп киткән.

Шул көннән бирле Айсылу исемле көянтәле кыз Ай йөзендә басып тора, ди. Җирдә яшәүче бертөрле халык — Алып ке­бек олпат гәүдәле, җирән чәчле, төн кебек кара-зәңгәр күзле кешеләр әнә шул Җир кызы белән Ай Тәңресенең балалары, имеш.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: