Көмеш кыңгырау

Яхшылык йолдызлары

«Дәвам итәбез» бәйгесенә килгән әкият.

Кыз бер мәлгә адымнарын акрынайтты. Аңа таба ниндидер җан иясе якынлаша иде...

Җан иясенең кыяфәте бик куркыныч: чәчләре тузган, озын пычрак киеме җиргә кадәр сөйрәлеп тора, кул-аяклары кәкре, гәүдәсе ябык. Кызга таба төбәлгән күзләре ягымлы һәм моңсу иде. Җан иясе кызның шомланып калуын күргәч, ягымлы тавыш белән эндәште:

- Таныш түгел дустым, син төнлә белән яр буенда нишләп йөрисең? Монда ничек килеп эләктең? Күптәннән берәүне дә очратканым юк инде.

Чыннан да, тыныч һәм матур тавыш кызга ышаныч өстәде:

- Минем исемем Зөһрә. Мин күктәге Айда яшим. Елга бер тапкыр, чиләкләремне асып, су алырга төшәм. Әлеге елгага ага торган чишмәнең суы бик тәмле һәм салкын бит. Ә сезне бер дә очратканым булмады? - дип җавап бирде Зөһрә.

- Синмени әле ул минем чишмәгә килеп су алучы. Сине ерактан гына күзәтә идем. Якыннан син тагы да гүзәл икәнсең! Мин шушы елганың хуҗа-патшасы – Су иясе. Минем бер дә җир өстенә чыкканым булмады. Нигә чыкканымны күрәсең килсә, чиләк-көянтәңне куй да әйдә минем белән.

Су иясе Зөһрә кызга куенында саклап йөрткән бердәнбер сихри төнбоек чәчәген иснәтте. Зөһрә су кызына әверелде.

Елга ярына якынайган саен кыз гаҗәп хәлләргә тап булды. Челтерәп аккан чишмә корып кипкән. Тирәсендә пластмасса һәм ватык пыяла шешәләр, чипсы пакетлары, төрледән-төрле кәгазьләр аунап ята иде. Сулык янында тынлык тагы да куркынычрак кебек тоелды аңа: бер генә бака “сайравы”, җан ияләре тавышы да ишетелми иде.

Алар әкрен генә су төбенә төшә башладылар. Зөһрәне су төбендәге тынлык аптырашта калдырды. Ә су шулхәтле пычрак һәм тонык иде. Менә ни өчен Су иясенең төс-кыяфәте дә шундый ямьсез, дигән уй кызның башыннан үтте. Су төбенә төшкән саен Зөһрәне курку баса иде: “Ничек түзеп яшәргә була соң монда?”. Аларның юлында бер генә җан иясе дә очрамады.

- Кая соң сезнең һәрвакыт миңа сәлам биреп сикерүче балыкларыгыз? - дип сорады кыз.

- Ял көннәрендә яр буенда мәхшәр хәлләр була иде: кешеләр суым белән машиналарын юа, колакка ятышсыз музыкларын куя, үзләре артыннан өем-өем чүп-чар калдыра торган иде. Күреп торасың мондый пычраклыкка бер тереклек иясе дә түзеп тора алмый бит. Мин дә китәргә дип чыккан идем, - диде авыр сулап Су иясе.

Зөһрә кыз уйга калды:

- Тукта әле, бәлки икәүләп уйласак, берәр җаен табарбыз. Син дә китсәң, бу сулык корыр, бөтенләй юкка чыгар бит. Син бит мине Су кызына әверелдерә алдың. Нишләп тылсымың елганы элеккеге хәленә китерә алмый?!

- Тора-бара сихри көчем дә кимеде шул, - диде Су иясе.

- Мин Ай дустым янына кайтып килим әле, ул ярдәм итми калмас, - диде. Тиз генә Су иясе аны Зөһрә кызга әйләндерде дә кыз күккә очып китте.

Кыз озак та көттермәде – төшеп тә җитте.

Зөһрә кыз ашыга-ашыга сөйләде:

- Ай дустым сиңа менә бу кечкенә төенчекне бирергә кушты. Анда –йолдызлар. Алар “яхшылык” йолдызлары. Син аларны елга буена сибеп чык. Яр буена килгән кешеләрнең йөрәгенә яхшылык йолдызлары юлны үзләре табарлар. Яхшылык йолдызлар кешеләрнең берсен-берсенә күчеп бары тик яхшы гамәлләр, изгелекләр эшләргә генә этәрер.

Авызын ачып, һәр сүзне йотылып тыңлады Су иясе.

- Ә хәзер, - дип дәвам итте кыз, - Ай дустым елгага якты нурын сибәр һәм синең патшалыгың элекке хәленә килер.

Зөһрә кызның әйтүе булды: якты нур бөркелде һәм тирә-якка, әйтерсең, җан өрделәр. Су буе әкияттәге дөньяга әверелеп калды.

Су иясенең сөенече күкрәгенә сыймады. Ул мең кат рәхмәт әйтте һәм йолдызлы капчыкны тотып, елга яры буйлап китте. Су иясе шатлыгыннан атламый, гүя оча-оча йөри иде.

Яхшылык, изгелек йолдызлары барча кешелек дөньясын биләсен, һәркемнең йөрәгендә яшәсен иде.


Азнакай шәһәре 3 нче “Айсылу” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Бәдертдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: