Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Биш «ике»ле» һәм «Йолдызлар шулай куша»

Татарстан китап нәшрияты 2020ел азагында яшүсмерләр өчен ике кызыклы китап бастырып чыгарды: Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле» һәм Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша» китаплары.

«Биш «ике»ле» китабына Рөстәм Галиуллинның соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган.

Аларда сез үзегезгә бик таныш булган — планшетсыз тора алмаган Айдарны да, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне дә, күңел күзе ачылган Айнурны да, спортчы Камилне дә, намусы уянган Әскәрне дә — тагын бик күп геройларны очратырсыз.

Алинә Бикмуллинаны китабы чыгу белән котлап элемтәгә кергән идек, ул безгә гаиләсендә булган тагын бер яңалыгы белән уртаклашты - декабрь аенда аларның бәләкәч кызлары дөньяга килгән икән.

«Йолдызлар шулай куша» китабы - Алинәнең беренче җыентыгы. Монда укучылар шук-шаян, нинди генә хәлләрдә дә югалып калмый торган Шәмси белән танышалар. Бөтен вакыйгалар да Шәмси тирәсендә бара. Әлеге җыентыкка соңгы 2-3 ел эчендә язылган 16 юмористик хикәя тупланган. Алар барысы да диярлек мәктәп тормышында булырга мөмкин булган хәлләргә нигезләнгән.

Әлеге китаплар үз укучыларын табар дип өметләнәбез һәм Алинә белән Рөстәмгә алга таба да иҗат уңышлары, сәламәтлек теләп калабыз.

Таныш булыгыз яңа китаплар! 

Китаплар яңа ияләрен тапты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев