Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Стресска каршы көрәштә иң яхшы ысул

Стресстан качу мөмкин түгел, ләкин аны җиңәргә була. Англия галимнәре, тикшеренүләр үткәреп, кызыклы ачышлар ясаган.

1936 елда фәнни кулланылышка кергән «стресс» сүзе инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә «киеренкелек» дигәнне аңлата. 

Бу — организмның ниндидер тышкы экстремаль факторларга җавабы. Стресс хәле адреналин чыгаруга булышлык итә, һәм безнең организм дошманга каршы көрәшү яки аннан качу өчен тиз генә хәрәкәткә килә. Ләкин без борынгы заман кешеләре түгел һәм проблемаларны алай хәл итмибез. Файдаланылмаган гормоннар организм буйлап хәрәкәт итә һәм нерв системасына тынычланырга ирек бирми.

Стресстан качу мөмкин түгел, ләкин аны җиңәргә була. Англия галимнәре, тикшеренүләр үткәреп, кызыклы ачышлар ясаган.

  • Стресс дәрәҗәсен музыка тыңлау — 61,
  • бер чынаяк чәй яки кофе эчү — 54,
  • саф һавада йөрү — 42,
  • уеннар 21 процентка төшерә икән.

Ә менә нибары 6 минут тын гына китап уку стресска каршы иң яхшы дару булып тора. Тикшеренүләр авторы Дэвид Льюис, нинди китап уку мөһим түгел, иң мөһиме — аңа тулысынча бирелү, дип саный. Китап геройларының проблемаларына бирелеп, кеше үзенекен оныта икән.

Стресс кичергәндә үзеңә ничек ярдәм итәргә?

  • * Борчылуыгызның сәбәбен билгеләп карагыз.
  • * Көнегезне планлаштырыгыз.
  • * Дөрес тукланыгыз, җитәрлек йоклагыз, даими физик күнегүләр ясагыз.

Стресс кичергәндә кешенең хис-тойгысы кызган мичкә бәрабәр, шуңа да берничә киңәш:

  • * проблемаларыгыз, борчылуларыгыз турында якыннарыгызга сөйләү ярдәм итәр.
  • * физик күнегүләр, саф һавада йөрү кызуыгызны киметер;
  • * тыныч йокы — иң яхшы дус;
  • * уңай тойгылар (концерт, театр, дуслар белән аралашу) чолганышында булырга тырышыгыз;
  • * үзегезне ялгыз тойсагыз, эт, я песи алыгыз;
  • * иң төп кагыйдә — төшенкелеккә бирелмәгез һәм мөмкин кадәр ешрак елмаегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев