19 ноябрь 2018 яңалыклары
-
"Сәләт" яшьләр оешмасы Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен сайларга өнди
"Габдулла Тукай аша безне Россиядә беләләр, Тукай исеме белән безне дөнья таный", - диелгән оешма мөрәҗәгатендә.
-
Әкият иленнән
«Әкият» курчак театры актеры Дилүс Хуҗиәхмәтов көн саен безгә кунакка килә, дисәм, ышанырсыз микән? Чынлап! «Шаян-ТВ» телеканалындагы мульфильм геройлары – «Кечкенә викинг Вик»та Хал, Снуре, Свен, Джурей, Урби, Горн, Фекс, Ульме Покслар, «Тычкан абый дәресләре»ндә Профессор Квиз, Лаборант Чейзилар нәкъ менә аның тавышы белән сөйләшә бит!
-
«Көзнең күңелле мизгелләре» бәйгесе йомгаклары
Дуслар! «Көзнең күңелле мизгелләре» фотобәйгесенә йомгак ясыйбыз.1 нче урынны яулаган фото газетабызның беренче битендә урын алачак. Сайтта тавыш бирү буенча беренче бишлеккә кергән фотолар бәйге нәтиҗәләре ясалган сәхифәбезгә кертеләчәк. Җиңүчеләр (1-3 нче урыннар) "Көмеш кыңгырау" республика балалар газетасының дипломына ия булачак. Барлык катнашучыларга ( нигезләмә шартлары үтәлгән очракта) электрон варианттагы сертификатлар тапшырылачак.Исемлекне карап чыкканнан соң, хаталар күрсәгез, өстәмәләр кертергә кирәксә, вконтактедагы төркемебездә безнең белән элемтәгә керүегез сорала.
-
Стресска каршы көрәштә иң яхшы ысул
Стресстан качу мөмкин түгел, ләкин аны җиңәргә була. Англия галимнәре, тикшеренүләр үткәреп, кызыклы ачышлар ясаган.