Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Зинһар, мине дә калдырма...»

...Менә шунда әни миннән котылырга ниятли дә инде. Мине курчак кебек киендереп, Казанга юл тота.

Киров урамында без автобустан төшәбез. Анда Нурулла мәчете чаты бар. Әни мине шул чатта утыртып куя да үзе урамның икенче ягында яшеренеп карап тора. Аның уенча, кемдер баланы жәлләп алып китәргә тиеш. Аннан соң ул, котылдым дип, җиңел сулап авылга - ир йортына йөгерәчәк.

...Мин башта кызыксынып тирә-якны күзәтәм. Ят урын, ят кешеләр… Аннан нәни йөрәгемә шом үрмәли. Әни кайда соң? Ул миңа: «Тик кенә утыр, мин сиңа курчак эзлим», - дигән иде. Нишләп озаклады икән? Көтеп-көтеп тә килмәгәч, шыңшый башлыйм. Үткән-сүткән миңа игътибар итә. Мәчеттән әллә ничә тапкыр чалмалы бер карт чыгып, минем тарафларга күз салып ала. Шыңшу зур тизлек белән үкереп елауга әйләнә. Бу юлысы минем каршымда башта бер-ике, соңрак өч-дүрт кеше туктый. Теге чалмалы бабай да тек-тек атлап килеп баса.

Олылар пошаманга төшеп:

- Кем баласы икән? - диләр. - Адаштыңмы әллә? - диләр.

Чалмалы карт:

- Күптән утыра бит бу нарасый, әллә милисә чакыртыйк микән, җәмәгать? - ди.

Мин тагын да катырак елап җибәрәм. Яныма кешеләр җыела да җыела.

«Бу хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр ничек хәтерлисе? Сиңа бит нибарысы ике генә яшь булган!» - дип гаҗәпләнмәгез. Мин әни теле белән бәян кылам. Соңыннан ул барысын да үзе сөйләде.

Әнинең өметләре акланмый. Мине милиционер да култыгына кыстырып китми. Күрәсең, әнинең мәрхәмәте уянгандыр, бәлки, кызгангандыр, ул, ах-вах итеп, төркем эченә ташлана. «Әй кызым, кибеттә чират иде», - дип мине кулына күтәрә.

Хәзер мин үз хатирәләремә күчәм. Шаярып әйткәндә, үз телемә сүз бирәм. Әти белән әни һаман кавышмыйлар. Абыйлар ата йортында, ә мин сукыр әбидә үсәм. Әни көннән-көн явызлана, бер сәбәпсезгә мине кыйный. Үземне белә белгәндә мин сәгать саен тукмала идем инде. Әни бөтен бәхетсезлеген миннән күрә иде. Ул гел-гел бертөрле такмаклар иде:

- Үлмисең дә, ичмасам! Синең аркаңда мин ирсез тилмерәм. Үлсәң, кабер туфрагыңны таптап-таптап күмәр идем.

Бервакыт ул мине урамнан чәчемнән сөйрәп барды. Әлеге дә баягы әче битәр:

- Үлмисең дә, ичмасам! Суга да батмыйсың, ичмасам!

Шунда безгә авыл абыстае Гайшә әби очрады.

- Кызыңны бик рәнҗетәсең икән дип ишеткән идем, Рауза, хак икән, - диде ул. - Картаймыш көннәреңдә шушы бала кулына калмагаең әле, - диде.

Әни авызыннан төкерекләр чәчә-чәчә җавап кайтарды:

- Калмам, калмам, абыстай! Минем ике малаем бар, алар багыр, - диде.

Сигезенче сыйныфтан соң мин авылдан качтым. Башта педагогия училищесында укыдым. Аннары институт тәмамладым. Авыл турында онытырга тырыштым. Сукыр әби мәрхүмә. Ә әти белән әни никах яңарткан иде. Кунакка кайтам дисәм дә, газиз нигезем юк иде минем. Әниләрнең тормышы бозылыр дип тә шикләндем. Мәрхәмәтсез әти мине барыбер кызым дип танымас иде.

Аллаһы Тәгалә бәхет капкаларымны бикләмәгән икән, мин әдәпле, тәртипле егет белән гаилә кордым. Өч балабыз туды. Үзем ана назы тоймыйча үскәнгә күрә, аларны яратып-сөеп туялмадым. Иремдә дә бала ярату хисе бик көчле булды. Ул төзелештә участок башлыгы иде. Акчага беркайчан да кытлык кичермәдек. Фатир да алдык, шәһәр читендәге бистәдә яңа йорт та салдык. Шулай тернәкләнеп яшәп ятканда гына авылдан коточкыч хәбәр китерделәр. Мин элек тә туган яклардан күңелсез хәбәрләр ишетә идем. Ике абый да эчә икән, беркайда да эшләмиләр икән. Монысы адәм ышанмаслык иде: әниләрне өйдән кыйнап чыгарганнар. Карт белән карчык күршеләрнең кара мунчасында тереклек итә, ди. Иремнән берни дә яшерми идем. Ул кинәт кенә әйтеп куймасынмы:

- Әйдә икесен дә үзебезгә алып килик. Йорт иркен, рәхәтләнеп торсыннар.

- Юк, юк! - дип кычкырганымны үзем дә сизмәдем. Йөрәгемдә нәфрәт уты дөрләде. Мине каккан-суккан чит-ят кешеләр нишләп бусагамнан атларга тиеш әле. Яшәсеннәр, мунча төс аларга!

Ун көннәр чамасы янып-көеп йөрдем. Ахырдан сабырландым. «Дөньяда ана хакы дигән нәрсә бар, һичьюгы, шунысын уйларга кирәк, Рәмзия», - дидем.

Ирем белән авылга киттек. Андагы кичерешләремне сөйләсәм дә елармын дип куркам. Карт белән карчык мунча пәриләренә әверелгән: икесе дә корымга буялган, икесе дә шыр сөяк.

Тамак төбенә төялгән утлы төерне йотып, әнигә эндәштем:

- Әйдә, киен, син безгә күченәсең.

Әни йомгак кебек аяк астыма тәгәрәде. Үзе:

- Кызым, җимешем, кайлардан очып кунган фәрештә соң син?! - дип тәкърарлый.

Мин, билгеле, әти дигән кеше тарафларына күз дә салмыйм. Ул якларын салындырып ләүкәдә утыра. Безнең сүзгә катнашмый. Әнине култыклап машинага илткәндә генә артыбыздан чыкты. Сез инде бу хатын шулай китеп барган, диярсез. Юк шул, зәгыйфь, мескен тавыш бөтен җанымны айкады:

- Зинһар, мине дә калдырма, мин бит синең әтиең, кызым...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев