Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Юмор белән тулы безнең тормыш...

Адәм баласын төшенкелектән саклап кала торган бердәнбер корал - ул да булса юмор. Саф татарча әйтсәк - уен-көлке.

Әнә шул, могҗизага тиң корал булмаса, без бу мең мәшәкатьле, мең дә бер хәсрәтле дөньяда бик боек яшәр идек.
Дәвам итеп шуны әйтим әле — юмор хисе безнең милләттә элек-электән көчле булган. Нинди авыр заманнарда да, юктан да көлеп, кызык табып, мәзәк ясап яши белгән татар халкы. Мисал өчен, Хуҗа Насретдинны алыйк. Ул бит әдәби герой гына түгел, без аны китаплардан укып белгәнче үк, әби-бабайлардан ишетеп үстек. «Хуҗа Насретдин әйтмешли» дип, аның турында гел чып-чын итеп сөйлиләр иде безнең әбиләр, һәм шунысы кызык — бу мәзәкләр гел проблемалы ситуацияләрне эченә ала... Я, мәсәлән, ашамый торырга өйрәнгәч кенә Хуҗаның ишәге үлеп китә... Я караклар аның өен таларга дип кереп, алыр әйбер таба алмыйча чыгалар. Я сүз Хуҗаның ачыгуы турында бара. Ачлык бит инде ул сөенер өчен сәбәп түгел. Әмма, көлке өчен сәбәп була ала икән. Нәтиҗә исә мондый — татар кешесе хәтта эшләре хөрти вакытта да төшенкелеккә бирелмәгән, өметен һәм... әлбәттә инде юмор хисен югалтмаган.

Муса Җәлилләр дә елмаеп үлгәннәр ди бит, димәк, бу — безнең милли традиция.
«Елмаеп үлүче татар» образына тагын бер мисал бар әле әдәбиятта — ул Туфан Миңнуллинның елмаеп-көлеп кенә әҗәлне алдаган Әлмәндәре. Ә Әлмәндәр кебек «ак» һәм шук бабайлар әдәбиятта гына түгел, безнең реаль тормышта да күп. Бик еракка китмичә, үзебезнең әтиләрне генә искә төшерик. Аларның һәрберсендә Әлмәндәр чалымнары бар.

Безнең әти, мәсәлән, тормыш шартлары йөзгә төрләнгәндә дә (теге үзгәртеп кору елларында, әйтик) рәхәт бер тынычлык саклап кала белә иде. Залдагы йомшак диванда сәгатьләр буе яңалыклар һәм сәясәт турында акыллы гына түгел, аһ-зарлы тапшыруларны бик җитди кыяфәт белән карап ята да... берни булмагандай шаян елмаеп ал якка килеп чыга. Әйтерсең, бу дөньяда борчылыр өчен бер сәбәп юк. Әйтерсең, без теге телевизор сөйләгәннәрдән читтә, башка планетада яшибез. Бәлки шуңа күрәдер, безнең балачак күңелле-матур үтте, һәм мөгаен, әтидән күрмәкчедер — без үзебезне әйләндереп алган тирәлектән гел уен-көлке табып үстек. Ә кызыклы-көлкеле нәрсәләр шулкадәр күп иде безнең ул кечкенә дөньябызда...

Күршебездә генә аталы-кызлы бер гаҗәеп гаилә — Мирзахмәт бабай белән Наҗия апа яшиләр иде. Мирзахмәт бабай гомере буе... тимер-томыр җыйды. Урам буйлап кай тарафка гына китсә дә, кире кайтканда, кирәге чыгар дип, тимер кисәге күтәреп кайта иде. Бу тимерне Наҗия апа, билгеле инде, ихатага керттерми, шуңа күрә ул капка төбендәге хәйран зур тимер тавына өстәлеп өелә бара. Наҗия апа үзе генә дә, авыл советы белән бергәләшеп тә байтак көрәшеп карагандыр Мирзәхмэт бабайның бу «хуҗачыллыгына» каршы, әмма юк — бабай үзе теге дөньяга күченгәнче гел исән-имин торды ул тау.

Алма агачыннан ерак төшми, диюләре хак — Наҗия апа үзе дә бер табышмак җан иде. Аның бөтен эше көннәр буе капка төбендә утырудан гыйбарәт — бәрәңгесен дә шунда, үткән-сүткәннәр белән сөйләшэ-сөйләшә әрчи, казларга ипине дә шунда гына турый... һәм, өйгә бик сирәк кергәнгәме, аның йорт-җирендә, каралты-курасында тәртип бер дә юк иде. Ләкин Наҗия апаның бөтен күрше-күләнне бик тәфсилләп эшкә өйрәтүен тыңлап торсаң, аны һич икеләнмичә дөньяның иң уңган, иң булган кешесе дип уйларга була.

Тагын бер мәшәкате бар иде әле Наҗия апаның — ул урам буйлап узып баручының кая, кемнәргә, ни йомыш белән барганын әллә каян белеп, сорамас борын ук: «Алар өйдә юк, ире тегендә китте, хатыны монда», — дип хәбәр итеп тора иде. Шулай да, аның иң бәхетле мизгелләре, мөгаен, май азакларында, яңа гына чыга башлаган авыл көтүе көн кичкә авышкач шәрран ярып кайтып кергән мәлләрдә булгандыр. Бер-беренә берегеп, бер ташкын булып агылган көтүне күз алдына китерегез. Аны берең бер якка, икенчең икенче якка куа, өченчеләр инде өен танымый узган бәрәннәрен эзләргә чыккан була... Ә бу вакытта Наҗия апа, тәкәббер генә, «важный» гына кыяфәт белән, капка төбендә белешмәләр бюросы ролен үтәп утыра. Ул һәрбер хуҗалыкның мал-туарын тамгасыз-нисез таныган бердәнбер кеше иде, мәрхүмә...

Без дә әнә шуларны күреп, шулар шикелле юк-бардан да тәм һәм ямь табып үстек. Мин еш кына үз-үземә бер сорау бирәм — хәзер безнең балалар без үскәндәге кебек «рәхәт» яши алалар микән? Без, бүгенге ата-аналар, авыр чакларда да көчле булып кала, балалар күңеленә һәркем өчен һәркөн кирәкле шул асыл сыйфатны — тормыштан ямь табу осталыгын һәм юмор хисен сала беләбез микән?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев