Көмеш кыңгырау

Югалган малай язмалары (дәвамы)

«Әнинең күз яшьләре юеш карга әйләнеп күз төбенә ягыла, әйтерсең мине соңгы юлга озата... Түзмәдем, чаңгыларымны салмыйча гына әнием янына килдем дә аны кочаклап күз төбендәге тозлы кар бөртекләрен үбеп алдым... Ник болай сагышлы соң ул бүген?..»

Хикәянең башы

Өчәү идек, Табылдык интернатына күчкәч берәү калдым. Теге ике малай Можга дигән кечерәк бер стан­циягә туганнары янына киткән, шунда ук училище да бар ди. Тиздән әти-өниләре дә күчеп китәселәр ди. Минем китәр җирем юк шул. Абыем әле тулай торакта гына яши, аңа ышанып җәһәннәмгә олагасым килми. Сигезне бетергәнче түзәргә инде...

Табылдык интернатында миңа утыз алтынчы урынны бирделәр. Бөтенебез бер бүлмәдә, кызлар ничәүдер, бел­мим әле, санамадым, алары күршедә. Төрлебез төрле авылдан җыйналсак та бер мәктәптә укыгач, читсенеп-ятсынып тору юк икән ул. Килгән көнне үк җыйнаула­шып кәрт суктык. «Исәр» калганнар җиңүчеләргә урын җәйде. Иң соңгы «исәребез» мичтәге кисәү башын сак­ларга калды, юкса кисәүле килеш япсаң бүлмәгә сөрем исе чыга. Ә инде янып беткәнен көтеп калакларны ябарга онытсаң бөтен җылы урамга очып бетә. Шуңа күрә соңгы «җүләрнең» эше бик тә җаваплы, имеш... Ышанмыйм!

Кичке ашка, итсез генә дөге боткасы белән яртышар кружка сөт каплап куйгач,  караватларга таралыштык.

Минем моның ише пружиналар өстендә йоклаган юк иде, кибет одеяллары ябынмаганга да биш былтыр. Матрасы җиде түмгәкне корамалап җыйган сыман. Хә­ер, таралып китәрлек түгел — караватның пружиналары салынган, яту белән матрасның җиде кисәге бергә өелә. Мендәрне аңламадым — никтер баш тәгәрәп төшә. Сү­рүен   ачып   карасам — механизаторларга   кул   сөртергә бирә торган төрле төстәге  бер төенчек мамык.  Тәмам йокы качты.

Өйдәге үрдәк мамыгыннан тутырылган ястык, үзебез сырган түшәк, ялтыр тышлы калын юрганыбызны күз алдыннан җибәрмичә сәгатьләр буена интеккәч кенә йокыга кителгән.

Ике авыл арасында ләмәк ерып йөргән эзләребезне калын кар каплады. Якты көн озын тәнәфес хәтле генә калды. Дәресләр беткәндә караңгы төшә башлый.

«Яшисез рәхәттә, ата-анагыз яныгызда түгел, җаны­гыз ни тели шуны эшләп тик ятасыз, абзар-кура җыеш­тырасыгыз, утын турыйсыгыз, бала карыйсыгыз да юк»,— дип, Табылдык малайлары безгә кызыгалар. Ә без — интернатныкылар, аларга кызыгабыз. Әти-әни хөрмәтендә яшәп, үз рәхәтләренең кадерен үзләре бел­миләр.

Кич җитүгә тәрбияче әби мич ягасым бар, дип, өенә кайтып китә, аны төнге унберләрсез көтәсе дә юк. Шул арада интернатның асты-өскә килеп ала, колхозның йө­ри алырдай нинди техникасы бар — һәммәсе безнең ти­рәгә җыела. Табылдык егетләре безнең бүлмәгә кереп тула. Күрше бүлмәдән кызларны чакырып чыгарырга, яисә хат кисәге тапшырырга кушалар. Үзебезгә кирәкмәгәннәрен чакырабыз инде. Кичтән үк, бик күп итеп хәйләләр табып куябыз да үзебезнең арадагы малайлар кызыгып йөргән кызлар хакында сүз кузгалса тотлык­мыйча гына ялганлыйбыз: «Көне буе ютәлләп тора иде; туганнарына утырмага китте; эче авырта бугай; кичлә­рен өйдә утырмаган өчен әтисе килеп пыр туздырып китте... һ- б,»

Табылдык егетләре безне мич авызы тирәсенә җыеп тәмәке тарттыралар. Мин катышмыйм әле, Алсинә бе­лән күрешеп сөйләшмичә торып, тәмәкегә өйрәнмәскә булдым — бәлки ул исен сөймидер?!

Алмаш-тилмәш тәмәке суырган арада әллә ниткән мәзәкләр сөйләп алалар. Мәзәкләрен тыңлыйм, анысы­ның исе юк. Мин дә берне сөйләдем...

Әгерҗенеке берәү хатынын ияртеп Казанга барган Базарда йөргәндә адашып хатынын югалткан. Агай ап­тырап калмый, якында гына бер милиционер була шу ның янына килә дә: «Ярдәм итә күр, зинһар, хатыным югалды»,-ди. «Ярар, эзләрбез,-дигән милиционер — хатыныңның портреты нинди?»

Агай портрет сүзен аңлап җиткермәгән. Шуннан соң милиционер үзенчә аңлатмак булган: «Әйтик, менә ми­нем кызым чем-кара чәчле, бит алмасында миңе бар, керфекләре озын, елмайганда ияк очына мәхәббәт чокыры чыга, биле нечкә, гәүдәсе төз...» Абзый аны ахырынача тыңлап бетерә алмаган: «Иптәш милиционер, әйдә лутчы синең кызны гына эзлик»,— дип җавап бир­гән.

Мин сөйләп бетергәч берсе дә көлмәде, чөнки мин тәмәке тартмыйм. Кемдер: «Әйдә, лутчы синең Алсинәне генә эзлик»,— дип өстәп куйган иде, әй тотындылар көләргә!.. Ирексездән киендем дә Алсинәләр өй түренә киттем...

Кызны күреп булмас инде, анысы хак, өй түрләрен­дә башкалар юк микән, шуны гына беләсем килә... һәй, мондый суыкта кем йөрсен соң? Тынычланып кай­тыр юлга борылган идем, баскан җирендә кар шыгыр­датып Алсинә килә... Ул инде, билләһи ул — иңендә чиләк-көянтәсе. Мин аны куркытмас өчен баганадагы лампочка яктысына килеп бастым. Ул да яктыга сыешып кына тукталып калды.

—  Нихәл, Алсинә?

—  Исәнмесез, Баязитов...

Әгәр, нишләп йөрисең дип сораса, оятымнан көртлек кебек карга чумам хәзер. Алдан ук җавап эзлим. Алсинәнең чиләгенә бозлар эленгән, мамык шәленең яңак тирәсен бәс сарган.

—  Ярый,— ди бу,— болай да чиләгемә боз утырды, Болын чишмәсенә барган идем.

—  Ай-һай, бигрәк еракта бит соң ул сезнең Болын чишмәгез. Бүреләр өне янында, курыкмыйсыңмы?

—  Нәрсәдән куркыйм ди, интернат ачканнан бирле бүреләр безнең авылдан качып беттеләр инде алар... Син, Баязитов, дәрес әзерләмичә нишләп урамда йөри­сең әле?

—  Менә, геометрия китабы кирәгие, шуны эзләп чыккан идем. Үземнеке авылда онытылып калган.

—  Хәзер, көтеп тор, алып чыгам, мондый суыкта китап эзлим дип капка санап йөрмә.

Әллә инде китапны куенында йөрткәнме? Икенче чиләге капкаларыннан кереп өлгермәде:

—  Баязитов, мә! — дигән тавыш ишетелде.

—  Сау булып тор, Алсинә, рәхмәт инде, син булмасаң, иртәгә геометриядән,— дип вакытны сузмакчы бу­лам.

Ә ул:

— Хушыгыз, Баязитов,— дип капкаларын ябып та куйды.

Төне буе Алсинәнең геометрия китабын укып чык­тым. Йә тумбочка өстендәге лампочка янып төшәр, йә үзем сүнәм... Үзем сүнгәнмен. Җәелмәгән урын өс­тендә киемнәр белән эреп киткәнмен. Уянырга ашык­мый идем әле, көтмәгәндә йөземә мендәр килеп төште. Мин аны-моны абайламыйча тотып аткан мендәр кем­гәдер тиде бугай, аны да кемдер ай-вайлап бүтәнгә тотып орды. Ул арада әле бер, әле икенче якка әллә ничә мендәр очты — кемгә һәм ничек тисә дә барыбер инде, тик мендәр очуы гына дөрес булсын. Күпләребез мендәрен югалтып уеннан чыга барды. Минем кулда да буш сүрү генә калган иде, шуңа күрә, эш юктан эш булсын дип, ишек янында сакта тордым. Иртәнге мичкә ягарга утын күтәреп кергән тәрбиячебезне күргәч ма­лайларга   кычкырдым-кычкыруын — тик   ишетмәделәр

Соңгы мендәр утын күтәреп кергән тәрбияче әбине бәреп екты. Уен кырт өзелде, шау-шу көне буе туктал­мас кебек иде — бер мизгелдә тынлык урнашты, һушы­на килгәннәребез мендәребезне тутырырга дип ашык-пошык идәннән мамык җыя башлады. Мин ары чаптым бире чаптым, әмма мендәр сүрүемә салырга бер уч мамык таптым. Куркудан чамасыз күп төйгәннәрдер — миңа калдырмаганнар.

Әбиебез чәчелгән утынын да җыймыйча чыгып кит­те...

Сырмаларыбызның эчен йолыккалап мендәр тыш­ларын бераз кабартсак та җәзадан котылып булмады-минем ише биш малайны бер атна буена кинога җибәр­мәскә, урамга чыгармаска, дип әмер бирелде.

Бердәмлек дигән нәрсә көчле бездә, анысы. Ни өчен әле «мендәр сугышы» өчен бишебез генә җавап тотар­га тиеш ди?.. Калганнарыбыз да урамга чыкмас булды. Бер кич утырабыз, ике кич утырабыз бик астында... Өченче көнне Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрен кычкырып укыйсы килә башлады.

«Соңгы җырым палач балтасына

Башны куйган килеш языла...»

Без,  малайлар,  ялгыз  гына  йөргәндә  ничава  болай. Ә инде  бер  тирәгә  җыйналсак,   әллә  кайдан  арабызга маймыл килә дә керә, керә дә безне үрти, этлеккә өйрәтә, котырта, әтәчләндерә. Бер атна буе йозак астында уйланып яткач шундый нәтиҗәгә килдем — холкыбыз-фигылебезгә караганда уку елы беткәнче интернат сакларга туры киләчәк без­гә... Әле алда нинди җәзалар көткәнен кем белгән?! Хуш, тимер караватым, сау бул, буш мендәрем, газиз башкайларымны сиңа бүтән салмам...

Хәзер, Зәет Сәетовичка ияреп, көн саен чаңгы белән килеп-китеп йөрим.

Расписаниеләрдә физкультура гел беренче сәгатькә куела, минем ике авыл арасын килүем дәрескә чутлана, өйдән берәр сәгать соңрак чыгарга   була дигән сүз.

Вакыт кына җитми.

Зәет Сәетович артыннан йөгереп барам, аңардан ка­лышмаска тырышып кайтам.

Алсинәләрнең өй түрен таптарлык та ара  калмый.

Ул кыз гел күз алдымда минем.

Кайсы гына дәрескә керсәм дә: һәр кагыйдә, форму­ла,  закон һәм теоремада Алсинә  бар!   Әгәр укытучы, эндәш сүзләр җөмлә уртасында ике яктан да өтер белән аерыла дисә, мин Алсинәне кино карап утырган җирен­дә ике як күршесеннән зур өтерләр белән аерып куям. Формула дигәннән,  А 2-{-В2 дигән формула ошый ми­ңа — Алсинә плюс  Баязитов — матур яңгырый,  әйеме? Квадратларыбыз  ничек  буладыр,  анысын  иркенләбрәк уйлап карыйсы бар. Закон мәсьәләсендә Алсинә теләсә кайсы законга да сыя. Физиканың соңгы дәресләрендә гел Архимед законнарын күз алдымда китереп утыр­дым. Алсинә зур сыеклыкка — Туен елгасының киң тө­шенә  сикереп  төшә,  ә  як-якка  Алсинә  зурлыгындагы дулкыннар йөгерешә... Җәй генә җитсен,  ул дулкын­нарны туйганчы кочарбыз әле. Җирнең тарту көче ту­рында Ньютон бер дә юкка гына баш ватмаган, дөрес бит әй, Алсинә булган җир мине гел үзенә тартып то­ра... Ә геометрия! Ул гел Алсинә турында гына язылган бугай, һәр теорема да дөп-дөрес исбатланган... Ике нок­та арасында бер генә туры сызык үткәреп була...  Әйе шул, Алсинәләр өе белән интернат арасында бары тик минем сукмак кына булырга тиеш. Исбатларга кирәксә, теләсә кайсы егеткә исбатлап күрсәтермен... Алсинәне ныграк белер өчен тизрәк укыйсым килә.

Ә әлегә, тәнәфес саен юк сәбәпне бар итеп, җиденче «А» пунктыннан җиденче «Б» пунктына барып җитәргә, кара-каршы бәрелешмичә һич югы янәшәсеннән генә булса да үтеп китәргә!

Ә беркөнне кояш чыкмады...

Ишегалдында капкаңны эзләп табарлык түгел — бу­ран күзне сылый. Көч-хәл белән Зәет Сәетовичларның өй түренә барып бастым. Дөресен генә әйткәндә, мин бүген аның: «Мондый буранда юлга чыгып тормабыз»,— дигән сүзен ишетер өчен килгән идем. Дөнья хәлен белеп булмый, дигәндәй, әни мине кызганып озата кил­де. Шушындыйлар итеп интегепләр алган белемеңнең игелеген күрергә язсын, ди. Мәҗбүри уку хакында баш­кача ни әйтәсең инде...

— Син кал,— ди Зәет Сәетович,— мондый буранда дәрескә килми калсаң да гаеп түгел. Миңа карама — мин эш кешесе әгәр буран чыккан саен прогул бирә баш­ласаң коммунизмны кем төзер?!

Мин өйдә калыр идем дә, тик Зәет Сәетовичны юлга үзен генә чыгарасым килми. Аннан Алсинәләр ни әйтер? Әле буранның тиз генә басылып куя торган гадәте дә бар. Классташлар икенче кыш җиткәнче үртәп йөрер­ләр: аяз көнне бураннан куркып өендә калган, дип.

Әнинең күз яшьләре юеш карга әйләнеп күз төбенә ягыла, әйтерсең мине соңгы юлга озата... Түзмәдем, чаңгыларымны салмыйча гына әнием янына килдем дә аны кочаклап күз төбендәге тозлы кар бөртекләрен үбеп алдым... Ник болай сагышлы соң ул бүген?..

Зәет Сәетовичның чаңгысына тагылып дигәндәй ба­рам, аның пырыш-пырыш борын тартканы ишетелә, үзе сирәк-мирәк кенә артына борылып мине барлый. Дустайны чыгып текә тауны менүгә буран тагын да көчәй­гән кебегрәк булды, битне кычыткан белән чаккан ши­келле итә, туры карап барырлык түгел. Ичмасам, ботин­кам чаңгыдан чыгып интектерә. Аны яңадан эләктергән арада Зәет Сәетович ун-унбиш метр киткән була. Көчкә куып җитәм үзен. Чаңгы ычкынган саен, укытучы ке­шегә: «Туктагыз инде!» —дип, һаман кычкырып та бул­мый.

Зәет Сәетович юлны ничек чамалыйдыр — анысы башка сыймый. Мин ияреп барырга риза... Бераздан ул да туктап калды.

—  Кайсыбызның сәгате дөрес? Минеке нишләптер тугыз тулып килә,— диде ул аптырап.

—  Минеке дә шулай.

—  Кызык, әллә кайчан Табылдыкка килеп җитәргә тиеш идек бит инде без.

—  Адаштык микәнни, абый?

–  Әллә куркасың?

—  Юк, кире кайтып китик, интегеп йөрмик, дип кенә әйтүем.

—  Кайтыр юлыңны таба алгач, адашу буламыни ул?! — диде Зәет Сәетович елмаеп.

Аның елмаюы миңа да күчте.

—  Себердә яшәмибез лә, абый, барыйк та барыйк, берәр авылга чыгарбыз әле. Тик басып торгач буран куенга керә.

—  Өермә буран кешене бер тирәдә генә бутап йөр­тергә дә мөмкин.  Юлны турырак  тотарга  тырышыйк.

Кузгалып биш-ун киттек микән, тагын чаңгым ыч­кынды. Бу юлы икенче аяктан... Үземчә тиз генә кап­тырган кебек идем... ул арада чаңгы эзе күмелгән, Зәет Сәетович юкка чыккан. Кайсы якка киткәнен чамалап адымнарымны тизләттем. Барам да барам, ә укытучым һаман саен күренми. Ярты сәгатьләп бара торгач, кыч­кырып та карадым... Тик җавап бирүче генә юк.

Минем сәгать белән тагын ике сәгать атлый торгач, сыерлар кычкырган тавыш ишетелде! Сөенечтән тәнемә яңа сауган сөт җылысы йөгерде.

Мин бер генә өйне күрдем — ишегаллары капкасыз, йөзлегенә буяу тимәгән тәрәзәләре җирдән хәтсез биек­тә — буй җитәрлек түгел, түбәләре такта... Башка йорт­ларны күрерлек түгел, шулай да чит авыл икәнен әллә каян тоеп торам.

Чаңгы таягы белән үрелеп кенә тәрәзәләрен шакыган идем, өй эченнән аңлаешсыз мыгырдаулар ишетелде. Хуҗаның озак чыкмавыннан сабырсызланып өйләренә кереп киттем. Тыштан ап-ак мамык өеменә охшап торса да, өй эче яңгырдан каралган такта төсендә иде.

Безнең Дустайдан сигез чакрымда гына Ямиташ авы­лы барлыгын ишетеп белә идем, тик моңарчы барып күргәнем юк иде. Күрдем инде...

Ар җиңгие белән көч-хәл аңлаштык: ул татарча, мин арларча белгәннәремне әйтә торгач шунысын аңладым биш өй аркылы гына мәктәпләре бар икән.

Мәктәп сүзен аңлап алу белән бөтен арганнарым гәүдәмне берьюлы басты... Керосинкада җиңгинең чәе кайнап чыкты. Күмер төсенә кергән чуеннан, тавыклар­га дип пешерелгән бәрәңгене калай мискигә салып, өс­тәл өстенә китереп куйгач, миңа көч керде. Кыстаган­нарын да көтмичә бәрәңгегә ябырылдым.

Ямиташның мәктәп дигәннәре, бездәгечә, утынга сүтеләсе бер өй иде. Бер өйдә ике малай укып утыра. Укытучылары мине бәрәңге белән сыйлаган җиңгидән дә картрак. Фамилиясен Вахрушева диде. Чәче аксыл кызгылт төстә, алсу йөзендәге шадралары ясмык төй­гән куна тактасы шикелле. Елмайганда кисәк кенә егер­ме яшькә яшәреп киткәндәй була. Аның белән русча сөйләштек. Әлеге ар малайларының берсе өченчедә, берсе дүртенчедә укый икән. Вахрушева түти: «Утыр әйдә, сине дә укытам»,— ди. Утырдым да сумкам эчендәге карны бушаткач көндәлегемне алып бүгенге маҗара­ларны язып куйдым.

Мин караңгы төшкәнче үзебезгә кайтып китәм, бераз хәл генә керсен дә... Зәет Сәетович кайтып минем юк­лыкны  әйтсә әнием нишләр?   Дустайның   кайсы   якта икәнен чамалыйм, юлны туры тотыбрак атлармын. Бу­ран басылганны көтсәң, бәлки ул өч көнсез туктамас. Көндәлегемне   язып,   Вахрушева   белән   хушлаштым да тагын чаңгыларымны кидем. Көпшәк карга чаңгылар нык батса да эзем калмый, шундук буран күмеп бара. Шунысы рәхәт — җил уңаена атлыйм. Бер сәгать чамасы үткәч, чаңгыларым җиңеләйгән кебек тоелды — тау тө­шәм. Бу — ике авыл арасындагы олы ерганак иде.

Кинәт ерганак төпкеленнән кыргый этләр өргән та­выш ишетелде. Алар күбәү — бик күбәү иделәр һәм тавышлары миңа иярде. Күңелем котылгысыз хәвефне сизенеп, буранны бөтенләй тоймас хәлдә идем. Этләр өрүе һаман саен якыная бара. Аларның кешегә үчләре бар. Кыргый этләрдән котылырмын димә! Безнең якта адашкан кешене эзләп тапканнары юк әле. Бу этләргә кемнәр генә юлыкмаган һәм тагын кемнәр юлыгыр икән? Алар мине куып килә. Әгәр кар өстендә чаңгысыз калган булсам, мине ике сикерүдә куып җитәрләр иде инде. Ер­ганак яры текәләнде бугай — чаңгыларымны тыяр хәл юк. Аягымда чак басып торам. Менә, чаңгымның берсе көрткә төртелде, икенчесе читкә каерды. Мәтәлеп китеп кулбашым белән бер агачка килеп бәрелдем. Агач! Коча­гыма сыярдай гына каен агачы мине үзе күтәреп алды бугай. Кәрлә, кәкре, карт каен гына булсаң да нинди көчле син каеным! Әнә ул этләр минем сумкамны ботарлый. Китапларымны, көндәлегемне буран алып китте. Каен төбендә кыргый этләр өрә, әле ярый, таби­гать сезне агач башына менәргә өйрәтмәгән... Сез минем егылып төшкәнемне көтеп котырасыз. Тәнемдә кан җылысы бар чагымда мин бу каенны кочагымнан чыгар­мам. Мине өйдә газиз әнием көтә, мин әнигә бик кирәк, мин аның соңгы улы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: