Көмеш кыңгырау

Югалган малай язмалары

Күрше авылга йөреп укучы малайның юлда адашып кыргый этләргә очравы турында Камил Кәримов хикәясе.

Ышанмыйм...
Нигә әле көндәлек язу гашыйклар эше генә булырга тиеш? Минем, зур абыемнар кебек, кемнедер сагынып, төннәр буе йоклый алмыйча изаланып, аерылышу газаплары кичергәнем юк. Чөнки мин әлегәчә яратып караган кеше түгел. Яшемә күрә ашыгасы да юк. Ләкин соңгы көннәрдә никтер көндәлек язасым килә. Абый әйтә, көндәлек яздырта торган өч сәбәп бар: аның берсе — зур югалту, икенчесе — хәвеф, өченчесе — билгесезлек; шушы өч авырлыкның берәрсен татып карамыйча кеше көндәлек яза алмый, ди. Ни өчен яратуны да сәбәп итеп алмыйсың дип сораган идем, көлде генә: мәхәббәтнең өч сәбәпкә дә катнашы бар, ди.
Мин көндәлек язарга телим, тик сәбәбен белмим әле, бәлки минем өчен югалту белән хәвеф һәм билгесезлек өчесе бергә буталгандыр?!.


Безнең Дустайда утыз гына морҗа утырып калган. Әле мин туганда гына да ике йөзләп иде диләр. Ышанмыйм. Шул кадәр кеше каян килсен ди ул Дустайга? Әгәр булган икән — кая соң алар? Үлеп беткәннәр дияр идең — үз-үземне хәтерли башлаганнан бирле авылыбызда ике генә кеше үлде, алары да хәвеф корбаннары. Берсен Әфганстанга хезмәт итәргә киткән җиреннән табутка салып кайтардылар, икенчесенең гәүдәсен тапмадылар, Әгерҗедән кайтышлый буранга юлыгып адашкан диделәр. Ә безнең якта адашкан кешене эзләп таба алганнары юк әле. Чөнки ерганакларда кыргый этләр өере яши. Әллә кайлардан күчеп килмәгән ул этләр. Күрше-тирәдә күпме авыл таралып беткән. Калага китән хуҗалары этне үзләре белән ияртә алмыйлар. Менә шуңа күрә инде ул безнең якларда кыргый этләр. Бүредән дә хәтәррәк ди алар. Бүре хет уттан курка. Ә бу этләр, гомер буе кеше тирәсендә яшәгәч уттан да, чурттан да, кызыл төстән дә, мылтыктан да курыкмыйлар ди.                                                          
Кич җитеп, кояш офыкка сыеныр җай эзли башласа, тәрәзәдәге бозлар калыная, ишек тупсасына кагылган эшләпәле кадакны бәс сара, өй эчендәге җылы кисәк тартыла. Шулчак бер-бер артлы мичләр ягыла. Утыз морҗадан ургылып-ургылып төтен чыга. Яхшылабрак санап карасаң тагын унбишләп морҗа бар әле. Аларыннан илле градуслы суык килсә дә төтен чыгасы юк. Күптән кеше яшәми инде ул өйләрдә. Китеп беткәннәр. Хуҗаларының кайсы Ижауның корыч кою заводында, кайсысы атом электр станциясе төзи, кайсыберләре Түбән Каманың химия заводына урнашып калган. Минем абый да, Әфганстаннан исән-сау кайткач, тиешлечә ял да итмичә КамАЗга китеп барды. Абый әйтә, кайда фатир тиз бирелсә — адәм баласы бәхетен шуннан эзли, ди. Ышанмыйм! Югалган әйберне генә эзләп була. Бер дә белмәгән калаларда эзләп йөргәнче, шул бәхетне авылда гына эзләп карарга иде. Югалса да шушында гына югалгандыр...
Ул өйләрне без җәй көне дә суык өйләр дип йөртәбез. Уен белән мавыккан чакта маҗара эзләп тә кермибез, ташландык бакчаларында кыргыйланып үскән кура киләген дә ашыйсы килми, хуҗасы булмагач, алмаларын да урлавы кызык түгел. Кызганыч өйләр алар. Дөрес, икешәр морҗалы кешеләр әлеге салкын өйләрне утынга сүтеп яга торалар. Абый әйтмешли, өй өйне ашый.


Без Дустайның соңгы малайлары...
Җиденче класста укысак та, безне нәниләрне чакыргандай: бәпкәчем, кил әле дип дәшәләр. Кызыграк сүз ычкындырсак, башыбыздан сыйпап, аркабыздан сөяләр, йоклый алмыйча интексәк — берәр конфет бирәләр. Азрак булышыйк дип, балта-пычкыга тотынсак, кулыбыздан алалар.  Уйнап калыгыз, янәсе,  эшне үзебез генә җиңәрбез. Уен якшәмбе көнне генә тәти ул миңа. Башка вакытны мин юлда — Дустайдан Табылдыкка йөреп укыйм. Яшьтәшләр белән авылда ял көнне генә күрешәбез.
Үзебездә укыганда рәхәт иде лә ул...
Безне — ягъни Дустайның унбиш малай-шалаен — тугыз укытучы укыта иде, аның да берсе директор булып исәпләнә. Директор тарих дәресләрен алып бара. Калганнары өчәр төрле фәннән керә. Әйтик, Зәет Сәетович рус теле һәм әдәбияты дәресләрен берүзе үткәрә. Калган укытучыларга да фәннәр җитәрлек, чөнки мәктәбебез сигезьеллык дип атала.
Бар иде рәхәт чаклар... Ялгыш дәрескә килми калсак әти-әнине мәктәпкә чакыртып тору юк, укытучылар үзләре   көненә икешәр тапкыр хәлне белеп торалар, шул уңайдан калган дәресләрне дә аңлатып китәләр. Мин әле салкын тиеп авырган кайбер очракларда терелеп беткәч тә берәр атна урын өстендә ауный торган идем, рәхәт ич — иртүк торып интегә-интегә мәктәпкә йөгерәсе юк, дәресләреңне әзерлә дип йөдәтмиләр, ормыйлар-сукмыйлар.  Сигезенче классны  тәмамлап  шәһәргә чыгып качканчы шулай яшәргә исәп. Ата-аналар җыелышын да мәктәптә үткәрү юк, әйтәсе сүзләре булса, өй саен йөреп, укытучылар үзләре килеп әйтә торганнар иде. Мәктәптәме? Әгәренки берәрсе безгә ошап җитмәгән сүз әйтсә, куйган билгеләре белән ризалашмасак, йә дәрестә сөйләшеп утырырга рөхсәт итмәсәләр өйгә кайткач әтигә генә әйтәсе... Шулай, безнең якларда сигезьеллык мәктәпләрнең үз законнары бар... Әле без - малайлар, җыелып киңәштек тә, укырга гадәттәгечә иртәнге сигезгә түгел, ә тугызга йөрергә дигән карарга килдек...
Тик рәхәтебез озакка бармады...
Ел ахырында алты агайне сигезне тәмамлап бөтен эшне бозды. Җитмәсә, яңа уку елында беренче класска килерлек бер бала да юк иде. Әйтәм ич, бүтән малайлар юк безнең Дустайда — иң соңгылары без... Шулай итеп укытучылар белән  тугызга-тугыз  калдык. Мәктәбебез беренче классыз  гына эшли башлады.  Безгә  игътибар тагын да артты,  һәр укучы исәптә,  класс саен берәр генә без, күккә генә чөймиләр. Иртән килүебезне мәктәпнең баскыч төбенә чыгып көтеп торалар. Хәл-әхвәлне, әти-әниләребезнең, күрше-күлән, туган-тумачаларыбызның исәнлеген сорашалар, бәйрәмнәрдә конфет-прәянекләр  белән сыйлап чәй куеп эчертәләр. Бервакыт кызык  өчен  генә,   парталарның  утыргычы каты,  көне буена бик ардыра, дигән идек, икенче атнаны ук  районнан ялтыравыклы язу-сызу   өстәлләре   кайтарттылар, укытучылар бүлмәсендәге тугыз йомшак   утыргычны безгә бирделәр, ә үзләренә сайгактан озын эскәмия ясаттылар.

Кемдер каядыр исемен күрсәтмичә генә жалу язган да һич көтмәгәндә комиссия килеп төште.

Укытучыларыбызны     күрсәгез — Ижау базарында  янчыгын  югалткан  Әгерҗе  хатыннары шикелле тыз-быз йөгерештеләр. Безне шундук өйгә куып кайтардылар. Урамга чыккач, сигезенчедә укучы атаманыбыз аңлатып маташты. Аңа ышансаң... Имеш, мәктәбебез иртәгәдән   «башлангыч»   дип   йөртеләчәк; ике баланы укытырга бер генә укытучы калачак. Дүртенчедән алып сигезенчегә хәтле класслар - ягъни без - Табылдыкка йөреп укырга тиешләр икәнбез.  Дустайда калган ике малайлы ике классны җитәкләү хокукы өчен укытучылар арасында «классовый» көрәш бара, имеш...
Ышанмыйм...
Атаманның күп сүзе хак булды. Икенче көнне үк безне машинага төяп Табылдыкка илтеп куйдылар. Комиссияне әйтәм,  һич югы бер генә ел —мнн  сигезне бетергәнче   генә  түзмәделәр.   Хәзер  шулар  аркасында җиде бала алты чакрым йөреп укы инде...  Үзебез дә сизмичәрәк калдык. Әгәр алданрак белгән булсакмы — без ул сигезенчене бетергән малайларны үгетләп, классларында берәр ел күчми кала торган итә идек.
Безнең Дустайдан киткәнне генә көткәннәр — мәктәбебез бинасы фураж складына әверелде. Ә башлангыч дип үзгәртеп аталган Дустай мәктәбе суык морҗалы өйләрнең берсенә күчте.
Укытучыларыбыз кайсы-кая чәчелеп бетте. Математика укытучысы кибетчене эшеннән алдыртып аның урынына калды, физигыбыз комиссияләр үтә торгач, өченче группалы инвалид таныклыгы алып пенсиягә чыкты, татар теле укытучысы яңа фураж складына мөдир  һәм  каравылчы  булып   урнашты.   Калганнары гаиләсен ияртеп төрле шәһәрләргә туган-тумачалары тирәсенә чыгып китте. Араларыннан берсе генә — рус теле укытучысы Зәет Сәетович кына, безнең белән Табылдыкка йөриячәк, укырга түгел инде, укытырга. Мин аның сигезенче класста укып йөргән чакларын хәтерлим әле, ул чагында алар безнең — октябрятларның вожатыйлары булып йөриләр иде. Кайту белән җыр укытучысына өйләнде. Хәзер бер кечкенә бәбиләре бар. Җылап кына яшәп яталар...

Баштагы мәлне Табылдык мәктәбенең беренче дә­ресенә барып өлгерер өчен без сөт машинасы янына җыела идек. Сөт заводына барышлый ул безне алып китә, кайтышлый алып кайта. Сентябрь айларында әллә ни юл газабы күрмәдек. Иртәнге дүрттә уянырга да өйрәндек, ферма яныннан кузгалганда көн яктысы ма­шина кузовындагы сөт бидоннарын санарлык кына була әле. Без менеп утырган бидонда иртәнге сөт җылысы Табылдыкка барып җиткәнче суынмый, йөзгә салкынча җил бәрсә дә туңарга ирек бирми. Хәер, безнең Әгерҗе юлларында әллә ни җилләнеп барырлык түгел. Машина­быз бер чокырдан чыгып икенчесенә төшкән чагында, савымчылар ныклап беркетмичә йокы аралаш кына япкан капкачлардан сөт бөркелеп чалбарларыбызны, ә кызларның итәкләрен юешли. Шунысы бар, без Табылдык мәктәбенә килеп төшкәндә дәресләр башланырга өч сәгать вакыт кала, ике класска бүленәбез дә чишенеп чалбар, итәк киптерәбез. Чалбар кипкәнне көтеп без йокыга китәбез. Табылдык малайларының аяк тавышларыннан уянып чак киенеп өлгерәбез. Алар класска килеп керүгә: сездән көтүдән кайткан сыер исе килә дип, җанга тияләр. Көн саен көлүләренә түзәрбез аны­сы, интернатта кунып укырга гына кушмасыннар.

Октябрь аена кергәндә рәтләребез сирәгәйде — соң­гы ике кызыбыз Әгерҗедәге апалары янына китеп утыз бишенче мәктәпкә кергәннәр. Авылга каникул вакыт­ларында гына кайтачаклар икән. Ике малаебызны Ижаудагы туганнары үз янына алган. Без Зәет Сәетовичка иптәшкә нибарысы өч бөртек кенә калдык.

Сөт машинасы өстендә ачык җыелыш үткәреп, өче­без дә уртак бер карарга килдек — таң йокыларыбызны әрәм итеп сөт машинасы белән   чиләнмәскә, велосипед белән йөрүгә күчәбез.

Табылдык белән Дустай арасындагы алты чакрымны нибарысы ярты сәгатьтә үтеп, йокыны өч сәгатькә озынайттык. Экономияләнгән вакыт ярап куйды, йокы белән булышмыйбыз, укудан соң кайтырга бик ашык­мыйбыз — Табылдыкта көн дә кич кино күрсәтәләр. Киноны без «җиденче дәрес» дип йөртәбез, юкса Дустаебызга гомергә кино килгәне юк, теләгән кеше кинога да, концертка да, җыелышларга да Табылдыкка йөри.

Көннәр янып торган шәм кебек — күзгә күренеп кыс­кара хәзер. «Җиденче» дәрестән соң гел караңгыга кала­быз. Кыргый этләр очрамагае дип шүрлибез. Зәет Сәетовичка гына сиздермибез. Интернатта яшәү мәсьәләсендә сүз һаман ешрак чыга. Ашау мәсьәләсе генә куркыта, интернатта ашханә ризыгы шул, беләбез аның ни икә­нен! Узган елны Әгерҗегә слетка баргач, тимер юл вокзалындагы ашханәгә кереп тамак ялгаган идек — икенче көнне мәктәпкә бара алмадык, шомырт суы эчә-эчә көч-хәл белән котылдык... Ә өйдә — көн саен таба ашы!

Зәет Сәетович үгетли үк башлады:

—  Үз кадерегезне үзегез белмисез, интернатлары менә дигән! Сезнең көн саен кайтып-китеп йөрүегезне яңа директор миннән генә күрә. Имеш, сез миңа ыша­нып кына юлга чыгасыз икән, әгәр иптәш булмаса Та­былдыкта каласы икәнсез. Үзегезне кызганмасагыз, мине кызганыгыз хет. Өемдә хатыным белән күкрәк баласы тилмереп көтеп ятканда, сезнең аркада интернатта ку­нып кала алмыйм ич инде мин!

Малайларның җелекләре җебеде, кызганудан пырыш-пырыш борын тарталар.

Мин Зәет Сәетовичны сүз белән якларга теләдем:

—  Калыйк интернатта, рәхәтләнеп йокларбыз, туй­ганчы кино карарбыз, өйдәгеләр дә сагыныбрак көтеп торырлар...

—  Табылдык кызына күңелең төшкәч, сиңа шул гы­на кирәк инде,— дип, Зәет Сәетович алдында авызымны ябып куйдылар.

Бу малайларга һич сереңне сөйләрлек түгел икән. Кайтарып әйтергә җаен гына көтәләр.

Күңелең төшкәч дигәннәре, Алсинә инде ул. Күрше класстан.

Шулай, бервакыт гадәттәгечә, җыйнаулашып Табыл­дыкта кино карарга булдык. Карын ачкан чак иде, үч иткәндәй, киносы да кызык түгел — фильм башында ук җыелышка җыелганнар иде иң соңгы кадрында гына таралыштылар. Ниндидер премияне алмыйча әрләшеп беттеләр. Күңелсез инде безгә, боргаланып утырабыз. Сул ягыма унбиш, уң ягыма егерме борылганмын. Егер­ме беренчесендә ни күрим: Табылдык кызы Алсинә бөтенебезгә үч иткәндәй, экранга карап утыра, селкенми дә! Ул экранга, ә мин аңа карап, егерме беренче боры­лышымда катып калдым, Алсинәне күреп карын ачуым да онытылды. Залдагы экран яктысында китап укырга була. Тукта, нишләп шулай һуш китмәле тоела соң әле бу кыз? Мин маңгай чәчләрен артка тарап, толым­нарын баш чүмеченә өеп куйган кызларны яратам. Аннан, миңа сөт кебек ак чырайлылар түгел, күбесенчә кара тутлылар ошый. Кызларга кечкенә, печтик, яки төймә борын килешми шикелле, минемчә алар күтәртмә борынлы булсалар матуррак күренәләр. Күз мәсьә­ләсендә бәхәсләшергә җыенмыйм, беләм, кара чәчле кызларга коңгырт күз килешә. Менә шушы мин телә­гән сыйфатларның барысы да бар Алсинәдә! Узган ел зур сабантуйда күргәнием мин аны, алай ис китәрлек түгел иде ул. Карасана, ничек тиз үсә бу кызлар, җит­мәсә үскән саен матураялар... Әгәр бүген маҗаралы яки берәр сугыш турындагы кино булса, мин тәки Алсинәне күрмичә кала идем. Менә ни өчен кирәк икән ул кызыксыз кинолар...

Юлда кайтканда шатлыгымны уртаклашкан идем шул, әгәр кайтарып әйтәселәрен белгән булсаммы?..
ДӘВАМЫ БИРЕДӘ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: