Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яңа елның якты киче...

Алар – кечкенә буйлы, чем кара чәчле матур кыз белән саргылт чәчле чибәр егет тулай торак өйалдысында сүзсез генә басып тордылар.

«Менә бит, – дип уйлады егет, ирексездән, – һаман ялынырга туры килә аңа. Ә малайларның йөргән кызлары белән бернинди проблемалары юк.

Яңа елны да бергә күңелле итеп каршылаячаклар. Җыелышып кафеда утырачаклар. Елка янына да барачаклар. Көндез әле шугалакка...»

«Үпкәләде, – дип күңелсезләнде кыз үз чиратында, – ләкин мин кайтмый кала алмыйм бит. Әни авылда үзе генә, җитмәсә, сәламәтлеге әйбәт түгел. Тик без бергәләп тә кайта алабыз бит, әгәр ул теләсә!

Аның безнең авылда туганнары бар бит!» Һәркем үзенекен уйлады, тик уйларын кычкырып әйтергә базмады. Чөнки кыз егетенең бу юлы барыбер сүзеннән кайтмаячагын – Яңа елны дуслары белән Казанда каршылаячагын (Казан егете бит әле ул, ни әйтсәң дә!), ә егет кызның өстән ак күбәләктәй кар түгел, таш явып торса да, әнисе янына авылга кайтып китәчәген белә иде.

 – Ну, пока тогда, – диде егет, сүрән генә, – күңелле бәйрәм ит.

 – Пока, – диде кыз, күңеле төшкәнен булдыра алганча сиздермәскә тырышып, – син дә шулай ук...

 Алар шулай аерылыштылар. Егет тулай торактан чыгып үз юлына китте, кыз бүлмәсенә менеп, караватына капланды. Тик күңелгә ничек кенә авыр булмасын, җыенырга, поездга өлгерергә кирәк иде.

...Уңышлы юлга чыкмавын, кыз вокзалга килеп җитүгә үк аңлады.

Поезд соңга кала, – диде кассада утыручы ханым.

Күпмегә соңга кала? – дип ашыгып сорады кыз.

 – Билгесез әле... Ярты сәгатькә дисеннәр иде, бер сәгатькә...

Тик билгесез дип кенә әйтмәсеннәр иде! Аннары, район үзәгенә соңга калып кайтырга ярамый да бит әле аңа! Кызның «попуткага» чыгасы, юлда очраган машинага утырып авылга кадәр тагын 15 км кайтасы бар... Нишләргә соң? Нишләргә белмәгәннән перронга ук чыгып басты кыз. Һәм сукыр өмет белән алар ягына таба үтүче поездларны күзәтә башлады. Тәнгә үтә башлаган суыкка бирешмәскә тырышып, сумкасын бер кулыннан икенче кулына күчерә-күчерә басып торды да торды. Менә бу йөк ташый торган поезд да алар ягына кайта инде, югыйсә...

Эх, утырып китәсе иде шушы поездга! Бу машинист абый сизсен иде аңа бик тә, бик тә авылга кайтырга кирәк икәнен! Кинәт машинист, аның уйларын сизгәндәй, тәрәзәдән башын тыкты.

Абый, мине дә алып кайтыгыз әле! – дип кычкырды кыз батканда саламга ябышкандай, нигезсез бер өмет белән.

Ярамый шул безгә пассажирлар утыртырга, – дип мөлаем елмайды олы яшьтәге машинист.

– Миңа әни янына кайтырга кирәк. Авырый ул. Кызның ихластан әйткәнен тойды бугай – машинистның йөзе җитдиләнеп китте. Борылып иптәше белән киңәшкәч, озак икеләнеп тормыйча, тиз-тиз ишекне ачып, башта кызның сумкасын алды, аннары үзенә керергә булышты. Поезд бер генә минутка тукталган иде күрәсең, шул арада кузгалып та киттеләр.

– Бездә басып кайтырга туры килә инде сиңа. Каршыга поезд килгәндә, качыбрак тор, күренмәскә тырыш, – дип кисәтте машинистларның әлеге дә баягы өлкәне.

Әниең ялгыз яшимени?

Әйе.

– Башка вакытта кичкә калып юлга чыкма. Бер белмәгән кешеләргә дә утырып йөрмә. Ярамый ул алай, сеңелем! Бу дөньяда начар күңелле кешеләр дә юк түгел...

Йөк поезды адым саен туктамыйүзләренең станциясенә ничек кайтып җиткәнен сизми дә калды кыз. Һәм машинистларга рәхмәтләрен укый-укый төшеп калды. Бу вакытта җир йөзендә аннан да бәхетлерәк кеше булды микән? Бөтерелеп ак кар явып торган менә шушы кич искиткеч матур, сихри, могҗизалы булып тоелды кызга.

Юкка түгел, әнисе янына кайтканга ярдәм итә аңа Ходай! Әнисен сөендергән өчен юлы уңа! Менә бит, йөгерә-йөгерә алар авылына кайта торган олы юлга чыгып басуга, тукталышта торган машина, әйтерсең лә, аны гына көтеп торгандай арт белән чигенеп килде.

Әндрүшкә кайтмыйсызмы? – дип сорады кыз машина тәрәзәсенә иелеп. Яхшылабрак караса – руль артында классташ малае Фәнис авызын ерып утыра икән.

Сине алырга махсус килдем, әйдә утыр, – дигән була әле җитмәсә. Кай арада правага укыган да, машина йөртә башлаган. Фәнис булмый чурт булсын – бу бит капка төбенә кадәр алып кайтучы машина!

Берәүләр баеган мәллә? – дип көлде кыз, җылы кабинага кереп урнашкач. Сөйләшергә яратмаучы классташы да шаярта белә икән.

Безнең якка карый башламассың микән дип тырышабыз инде!

– Син хәзер кая соң чынлап та? Каян кайтуың?

– Кая булыйм – колледж тәмамладым да, Казанда заводта эшлим. Кредитка машина алдым менә. Авылга кайтып йөрисе бар бит. Үзебезнең якка борылган гына идем, күрәм, вокзал ягыннан син киләсең. Кем инде классташ кызын юлда ташлап китсен!

 – Балмаскарадка чыгасыңдыр бит инде син, ә, сабакташ? – диде егет, кызның капка төбенә кайтып туктагач.

 – Яңа елны кайда каршылыйбыз соң?

Кыз аның кыюлыгына исе китеп, көлемсерәде: – Белмим әле, карарбыз. Өйдә ничектер... Тәрәзәләрдә балкып ут яна.

 Әнисе өйалды утын да яндырып куйган – ишек аллары ялт итеп тора! Кайчан кайтып керер дип аны көтә инде ул! Җанга газиз капка, шалтыравык келәле чолан ишеге бәхетле кызны танып, кочак җәеп каршы алдылар. «Минем урыным монда шул», дип уйлады кыз ирексездән.

– Әни, мин кайттым!

Ризидә Гасыймова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев