«Ханнар уены»-5 (Game of Khans)
Кич, барыбыз да бергә җыелгач, әти белән әнигә «Идегәй» китабын күрсәттем. Бергәләп укый башладык.
Сүзләр
Кич, барыбыз да бергә җыелгач, әти белән әнигә «Идегәй» китабын күрсәттем. Бергәләп укый башладык. Сүзләрнең кайберләре хәтта әнигә дә таныш түгел. Минем әни татар теле укытучысы бит югыйсә. Татарча бик яхшы белә.
— Нигә анда аңлашылмый торган шулкадәр күп сүзләр бар? — дип сорадым.
— Улым, бу дастан бик борынгы бит инде. Халык аны Алтын Урда таркалгач чыгарган. Алты гасыр элек дигән сүз ич бу. Алты йөз ел эчендә бик күп әйберләр үзгәрә. Татар теле дә үзгәргән. Күп сүзләр кулланылмый башлаган. Яңалары өстәлгән.
— Сүзләрнең дә искесе-яңасы буламыни?
— Менә үзең уйлап кара: син кулыңнан төшермәгән телефон Идегәйләр чорында булганмы? Юк. Ул вакытта «телефон» дигән сүз дә булмаган. «Телевизор», «интернет», «вай-фай», «планшет», «гаджет», «сайт»лар да — яңа гына телгә килеп кергән сүзләр. Чөнки элек ул нәрсәләр булмаган.
— Аңлашылды. Ә нигә сүзләр искерә?
— Кайбер әйберләр, киресенчә, кулланылмый башлый. Мәсәлән, дастанда ау кошы турында язылган, әйеме? Хәзер андый кошлар юк бит. Чөнки кешеләргә алар инде кирәк түгел. Кешеләр итне кибеттән сатып алалар. Ит ашыйсы килсә, берәү дә ауга чыгып китми. Ау кошларының кирәге калмагач, ул сүз дә юкка чыга. Берәр кая барырга кирәк булса — машиналар бар. Элек кешеләр ат җигеп йөргәннәр. Хәзер атлар кирәк түгел. «Тезген», «ияр», «дилбегә» «камыт» кебек сүзләрне син белмисең дә инде. Чөнки ул әйберләр кулланылмый.
— Ә искергән сүзләрне каян өйрәнергә була? — дип сорадым мин, кызыксынып. "Идегәй"не аңларлык итеп укыйсым килә ич инде.
— Китаплардан. Әдәби китаплар күбрәк укыган саен, күбрәк сүзләр өйрәнәсең. Күбрәк сүзләр өйрәнсәң, телне яхшырак беләсең. Телне әйбәтрәк белгән саен, матуррак сөйләшә башлыйсың. Ә сөйләшә белгән кеше кайда да югалмый, үз дигәненә ирешә ул, — дип гадәтенчә акыл сата башлады әни.
— Ооо! Әнигез үз репертуарында, — дип, әти елмаеп куйды.
— Ник, дөресе шул! Болар бөтенләй сөйләшә белмиләр бит, — диде әни сеңлем белән миңа ымлап. — Ипилек-тозлык сөйләшү тел белү дип аталмый ул. Китап укыймыйлар, көне буе телефонда утыралар. Анда да смайликлар белән генә язышалар. Болай дәвам итсә, бөтенләй әпәгә әйләнеп бетмәгәйләре.
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Әти белән Ләйсән дә миңа кушылдылар. Безгә карап әни үзе дә көлә башлады.
— Бу сөйләшүнең морале шул: китап укырга кирәк. Утырышыгыз, иптәшләр, "Идегәй«не укыйбыз! — диде әни артистларча һәм тукталган урыныннан кычкырып укый да башлады.
— Җантимердәй атага
Хан колагын салмады.
Хан колагын салмаса,
Ул да карап калмады,
Ни кыласын аңлады,
Өенә карап юл алды.
— Шуннан соң ул Котлыкыяның улын итегенә яшереп алып кайта да аңа Идегәй дип исем куша, — дидем мин, бик белдекле кыяфәттә. Әти белән әни шаккатып миңа карадылар.
Без төнгә тикле бергәләп китап укыдык.
Бишенче level
Уенның бишенче этабына икенче көнне мәктәптән соң кердем. Көн матур иде. Дәресләр беткәч тә өйгә кайтасым килмәде. Мәктәптән ерак түгел Җиңү паркы бар. Шунда киттем. Туңдырма ашый-ашый азрак йөргәч, бер скамейкага барып утырдым. Уенны кабыздым.
«Туктамыш», «Идегәй», «Норадын», «Аксак Тимер» — каһарманнарның кайсын сайларга белми туктап калдым. Идегәй дә, Туктамыш та булып карадым инде. Аксак Тимер буласым килми, чатанлап йөрү рәхәт түгедер ул. Норадын дигәне кем соң әле? Тәвәкәлләп шуны сайладым.
...Шәһәр урамы буйлап ашыга-ашыга каядыр барам. Тирә-якта кешеләр мәш килә, базарлар гөрли. Янымнан атлаучы мескен кенә кыяфәтле берәү миңа нидер сөйли дә сөйли. Авызын ачар-ачмас, ярымпышылдап такылдый бу. Үзе туктаусыз як-ягына карана.
— ...Шуннан болай диде: Аксак Тимердән курыкмыйм, әмма Идегәйдән куркам. Атасын юк иттем. Баласын да юк итсәм, Идегәйнең үч алуыннан шүрлим, ди. Идегәйнең улын нишләтим икән, ди. Ишек ярыгыннан тыңлап тордым. Җанбай белән киңәшеп калдылар. Миңа сине алып килергә кушып җибәрде.
Туктамыш турында сөйли түгелме соң бу кеше. Димәк, мин — Идегәйнең улы. Һәм Туктамыш хан мине чакырган.
Хан янына барып кергәндә, ул алтын тәхетендә утыра иде. Иелеп сәлам бирдем. Туктамыш миңа каш астыннан гына, сынап карап куйды.
— Бай баласы байга охшар,
Би баласы бигә охшар,
Хан баласы ханга охшар.
Идегәй миннән баш тартып
Шаһ Тимергә киткәндә,
Аннан калган Норадын —
Аның көне кемгә охшар? — ди бу шигырь белән. «Син дә атаңа охшагансыңдыр» дип соравы инде. Шикләнә. Ханны кемдер миңа каршы котырткан, димәк. Йәникә ханбикә эшедер. Аннан башка кем булсын. У-у-х, явыз хатын!
Менә тагын сайлау алдында калдым: ни дип җавап бирергә? Ханга каршы сөйләү дә ярамас. Әтием Идегәйдән дә баш тартып булмый. Әти ич ул!
Телефон экраны өстендә сандык тамгасы җемелдәп куйды. Шуңа басып котылсам гына. Сандыкны ачтым һәм миңа аннан сүз сөйләү осталыгы күчте. Ханга туп-туры карап тезеп киттем, малай!
— Маңгайдан аккан ачы тир
Табанга җитсә тоз булыр;
Колакка төшкән суык сүз
Йөрәккә җитсә боз булыр;
Агач башын җил борыр,
Адәм башын сүз борыр;
Ач кадерен тук белмәс,
Сырхау кадерен сау белмәс;
Ым белмәгән тел белмәс,
Тел белмәгән ил белмәс, — дип тезәм генә. Әби әйтмешли, телем телгә йокмый. Ни сөйләгәнемне үзем аңлап та бетермим, ләкин ышандырырлык килеп чыга бугай. Хан уйга калды. Бераз уйлап торды-торды да тагын теге биләрен чакыртты.
Берсеннән-берсе җитди кыяфәтле, усал чырайлы абзыйлар ишектән керә башладылар. Беренчесе теткәләнеп беткән иске тун тоткан, икенчесе — колакчыны ертылган алама бүрек, өченчесе — күгәреп беткән кылыч, дүртенчесе көчкә атлый тораган хәлсез алаша җитәкләгән. Ул бичара атның ялларын тигәнәк сарып бетергән. Аптырап карап торам. Болар бу иске-москыны ханга алып килмәгәннәрдер бит инде. Димәк, әлеге «шәп» бүләкләр миңа.
Шулай булып чыкты да. Өстемә иске тун, башыма ертык бүрек кигезделәр. Хәлсез алашага атландырып, күгәргән кылыч тактылар һәм куып та чыгардылар. Туктамышның:
— Һай Норадын, Норадын!
Менәреңә ат бирдем,
Кияреңә тун бирдем,
Атың ябык, үзең яшь,
Ерак йортка китәсең,
Атаңа барып җиткәндә
Бездән сәләм диярсең! — дип, мыскыллап көлгәнен генә ишетеп өлгердем.
Ах, әле сез шулаймы?! Менә әтием Идегәй янына барып җитим — күрсәтермен әле мин сезгә, дип дулыйм эчтән генә. Йодрык төйнәлгән. Алай да аны ертык тунымның тишек кесәсенә яшереп куйдым. Күреп, арттан куа чыкмасыннар тагын.
Барам, барам, барам. Инде бик ерак киткән сыман идем. Борылып карасам, сарайдан ике метр җир киткәнмен. Бигрәк әкрен йөри торган ат булды бу. Тукта әле, сандыкка басып карыйм, минәйтәм. Басуым булды — атым юыртып китте. Очтыра гына.
Идегәйнең кая икәнен, каян барасын беләм инде. Дүртенче level вакытында, Идегәй булып, үзем шул юлдан үттем бит. Урманнарны, далаларны, тауларны, елгаларны уздым. Юлда Кара Тиен алып аунап калды. Һаман шунда ята икән.
Бара торгач, ниһаять, Аксак Тимер дәүләтенә килеп җиттем. Капка төбендә сакчы тора. Мине кертмәскә маташа. 20 skill түләп керәсе булды, блин.
Капкадан кергән идем, Идегәй басып тора. Кочаклаштык, сагынышканбыз. Хәлләрне сораша:
— Илем ни хәлдә? Исән-иминме? — ди.
— Идел белән Җаектан, Сарай белән Болгардан — Татар иленнән сәлам алып килдем сиңа. Әни дә сәлам юллап калды, — дигән булам. Тагын кемнәрнең «сәлам җибәргәнен» әйтеп тормадым инде. Борчымыйм. Әти картайган, чәчләре агара башлаган. Нәкъ картларча сөйләнә:
— Авыз тутырып татарча сөйләшергә тилмердем бит. Ярый килгәнсең, улым, — ди.
Тирәмдә шулай сөйләнә-сөйләнә йөри торгач, ниһаять, минем «матур» киемнәремне, кылычымны, тигәнәк сарган атымны күрде бу.
— У-у-ух! Туктамыш сине шулай мыскыл итеп куып җибәрдемени әле?! Мин аның белән сугышырга барам! — дип кычкырды.
Шуның белән шул — бишенче level да бетте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев