Көмеш кыңгырау

Тормозлары шәп иде...

Алмаз Гыймадиев.

Дәрес бетәргә бераз вакыт бар иде әле.

—  Шулай итеп,—диде зоология укытучысы, —бүген без бөҗәк­ләрнең күренекле бер вәкиле булган кара тараканның тән төзелешен өйрәндек. Яле, Шамил, дәрес буе бик тырышып яздың да бугай, сөйләп җибәр әле безгә бүгенге теманы.

Арткы рәтләрнең берсеннән, кәгазь битенә "Ява" мотоциклының сурәтен ясап утырган җиреннән, куллары майга батып, каралып беткән бер малай зур кыенлык белән генә күтәрелде.

—  Кара таракан... ул бик хәтәр таракан инде, апа. Аның күзе караңгыда да күрә. Матай фарасы шикелле инде.

—  Конкретно, Сәмигуллин, конкретно, —диде укытучы апа,—кө­лешә башлаган укучыларга күз карашы белән генә кисәтү ясап,— ашкайнату органнары турында нәрсә беләсең?

—  Ы-ы... гәрүчине авыз ярдәмендә суыра инде ул. Карбюратор сымак бернәрсәсе бар аның. Бензин да шулай килә бит двигательгә.

Укытучы "шап" итеп өстәлгә сукты:

—  Син зоологиягә кагылышлысын гына сөйлә, яме! Аңлат, алай­са, кан әйләнеше системасын!

Шамил, кесәсендәге тешле тәгәрмәчне чытырдатып кысып, сөйләп китте:

—  Системасы шул инде аның, йөрәк аркасында барлыкка килә. Матайның да бит йөрәге була —двигателе. Двигателең атказ бирсә, беттем дип уйла инде. Аннары...

—  Сәмигуллин! —диде укытучы ярсып, —тагын бер шул матаеңны телгә алсаң, куам да чыгарам!

Малай авыр сулап куйды һәм тонык тавыш белән генә сөйли баш­лады:

— Безнең өйдә күп инде ул тараканнар. Алар көтүләре белән мич башында йөгерешәләр. Шул чагында алларына чыра кисәге куйсаң, "шып" итеп туктыйлар. Чөнки тормозлары әйбәт. Кичә күрше авылга барганда көпчәк ычкынды бит, апа, падшииник беткән булган. Ярый әле, тормозлар әйбәт ие... Канишны, егылып матай астында каласы ием инде...

Зоология укытучысы, гаҗиз калып авызын бер ачты, бер япты. Аннары, кулын селтәде дә, хәлсезләнеп, урындыгына ауды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: