Көмеш кыңгырау

Телефонлы кәҗә

Госманнарның авылы тау астында урнашкан. Элек авылда телефон тотмый иде. Күптән түгел тау башына зур каланча салып куйдылар. Хәзер әбиләр дә күрше бүлмәдәге бабайлары белән «мобильник» аша гына сөйләшә.

Мәктәптә иң абруйлы малай кем дип уйлыйсыз? Гел «бишле»гә генә укучымы? Юк. Спортсменмы? Юк. Кемнең телефоны иң кыйбатлысы — шул!

Дөрес, тау башындагы каланчаның зарары турында да күп сөйлиләр. Имеш, ул радиация тарата, имеш, әллә нинди авырулар китереп чыгара икән. Сәрхуш Ибраһимның да үлеме  шуның  аркасында  булган диючеләр дә табылды.

Ерунда! Госман белән Саматның андый уйдырмаларга исләре дә китми. Алар, ярыша-ярыша, әти-әниләрен зар елата-елата, яңа «мобильник»лар сатып ала торалар. Алган бере искесеннән шәбрәк, купшырак була, телефон гына түгел,  үзе фотоаппарат,  үзе видеокамера,  үзе диктофон,   плеер, интернет, тагын әллә ниләр...

Госман белән Самат — күршеләр. Бу ике малайның уртак мәшәкатьләре бар. Госманнарның кәҗәсе, Самат­ларның сарыгы көтүдән кайтмый интектерә. Кичләре шул хәерсезләрне эзләп үтә малайларның. Көннәрдән бер көнне Госманның башына шап итеп «гениаль идея» килеп төште. Ур-ра-а-а-а! Моннан соң ул кәҗәсен эзләп интекмәячәк. Малай канатланып эшкә кереште. Иң әүвәл үзенең иске телефонына навигатор программасын куй­ды. Аннары телефонны кәҗәнең муенына асты. Хәзер малкайның кайларда йөрүен интернет аша рәхәтләнеп карарга була иде. Әмма бераз уйланып торгач, теле­фонны муеннан салдырып алды да скотч белән бичара кәҗәнең корсагына ябыштырып куйды — тегеләй урлап китүләре бар!

- Нәрсә дивана кәҗәңне акыртасың?- дип, шул ук мизгелдә капкада Самат пәйда булды.

- Һе... - дип, күкрәген киерде Госман. - Бик беләсең килсә, минем кәҗә акыллы хәзер!

-Нәрсәдә күренә инде аның акылы?

—  Мәсәлән... мәсәлән, һәр көнне иртән, көтүгә куз­галганда, ул миңа кичен кая булачагын әйтеп китә. Мон­нан соң абзагыз авыл буйлап кәҗә эзләп йөрмәячәк!

Самат дустына сәер итеп карады: «Авырмыймы бу?».

—  Ышанмыйсыңмы? — дип, серле елмайды тегесе. — Менә кичен миңа иярерсең, туп-туры кәҗәбез янына алып барам үзеңне!

Ул кичне Самат ачкан авызын яба алмыйча бик озак басып торды. Чөнки Госман беркая борылмый-нитми туры үзәк урамга атлады һәм «Кояшкай» исемле балалар бакчасыннан кәҗәсен ияртеп килеп тә чыкты. Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды: ашлама складының ишегеннән кәҗәнең ике мөгезе генә күренеп тора иде...

Өченче көнне Самат дустын кызык итәргә уйлады. Кәҗәне иртәрәк үзе эзләп табып, абзарларына бикләп куй­ды. Биш минут үтте микән, капкада Госман пәйда булды:

—  Малай, кәҗә иртән әйтә, бүген кич Саматларга ку­накка керәм, ди... Чыгар инде сөтлебикәбезне, яме, өйгә кайтырга вакыт аңа...

Аның сүзен җөпләгәндәй, Саматлар абзарыннан сөе­нечле мәэлдәү ишетелде.

...Әмма иртәгесен кәҗәне табып булмады. Навигатор сүнгән, ике арада элемтә юк иде. Эзләмәгән җир калмады, бөтен авылның астын өскә китереп бетерделәр. И борчыл­ды Госман, и борчылды, соңгы арада тәҗрибә объекты булган кәҗәсе дә, иске телефоны да кызганыч иде аңа.

Инде бичара малкайны бүре ашагандыр дип язмыш белән килешкән мәлләрнең берсендә, уйламаганда-көтмәгәндә кәҗә үзе кайтып кермәсенме! Хәлсезләнеп, ябыгып, йончып беткән... Госман дүрт аяклы дустын кочаклап алды да, телефон куелган урынны капшар­га тотынды. Ләкин малайның кулы «мобильник» уры­нына ниндидер китапка барып төртелде. Юка гына бу китапчыкның тышына «Кәрәзле телефонның зыяны» дип язылган иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: