Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Табыш

Әнисе күзләрен тутырып Айратка төбәлде. Бу карашка берни белән чагыштырып булмый торган наз да, ана горурлыгы да сыйган иде. Тик нигәдер малайның күңел түрен оялу хисе телеп үтте...

“Ипи, сөт, каймак, ике кап эремчек" дигән сүзләрне үзалдына кабатлап, өй почмагыннан борылганда, Айрат кинәт кенә туктап калды. Нәкъ аның алдында, аяк астында ук диярлек, караңгы кызыл төстәге кесә телефоны ята иде. Малай ялт кына як-ягына каранды - кеше заты күренми! Күз ачып йомган арада көтелмәгән табыш Айратның куртка кесәсенә кереп ятты. Шулай да күкрәк турысын ниндидер ят тойгы яндырып алгандай булды булуын!

"Урламадым ич! Мин алмасам, барыбер бүтән кеше табар иде..."

Үз-үзен тынычландырырга тырышып иреннәре арасыннан сыпылып чыккан сүзләр аякларына көч өстәгәндәй итте - Айрат адымнарын кызулатып, кибеткә юнәлде.

Әнисе кушкан әйберләр онытылмасын дип, "ипи, сөт..." дип кабатларга теләгән иде, теле тотлыкты, башы буталды. Уенда каймак та, эремчек тә калмады, тыштан хәтәр затлы күренгән табылдык бар булмышын биләде. Кулын кесәсенә тыгып, иң беренче эш итеп телефонны сүндереп куйды. Эзли башламасыннар тагын... Тизрәк аулак почмак табып, шунда иркенләп карыйсы иде дә... Әнисе: "Тиз генә әйләнеп кайт, аягыңның берсе монда, икенчесе тегендә булсын", дип, кат-кат әйтеп чыгарды.

Малай ничек кибеткә кергәнен дә, кулындагы пакет-сумкага ниләр тутырганын да юньләп абайламады. Акча түләп, касса яныннан үткәндә генә ак башлыклы сатучы кызның үзенә текәлеп каравын сизеп, бит очына кызыллык йөгерде. Аның кесәсендә табылдык телефон ятканын үтәли күреп, "син карак икән!" дип кычкырып җибәрер кебек тоелды.

Аякларын җиргә тигерер-тигермәс очып, Айрат өйләренә кайтып җитте, подъезд ишегеннән үтте. Дүртенче катка менгәнче, ике арада туктап, телефонны кулына алды. Ялгышмаган, табылдык, чыннан да, затлыдан иде, җитмәсә, күптән түгел генә алынганга охшый! Күпме хыялланып та, Айратка да, сеңлесе Зиләгә дә мондый "крутой" телефон тәтегәне юк әле! Малай бармак очларына кадәр кайнарлык йөгергәнен абайлады. Тышы да сыдырылмаган телефонны шатланып янә кесәсенә шудырды...

- Тиз тоттың әле син, улым, рәхмәт яусын!

Әнисе Айрат кулындагы пакетны үрелеп алды да кухняга кереп китте. Зал ягыннан мышкылдау авазы ишетелде. Зиләдер инде, ул шулай чебен тимәс чер итәр, ялгыш кына өчле алса да, берәрсе кырын сүз әйтсә дә, суган суы агызырга гына тора.

-  Телефонын югалткан. - Чөеп ак яулык бәйләргә өлгергән әнисе, ишектән башын сузып, Айратка пышылдады. -  Елама, баш бәласе түгел, дип торам...

Айратның авыз ерып торуын үзенчә аңлаган Зилә диван почмагындагы кечкенә аюны абыйсына таба ыргытты.

- Көл, көл, синеке югалмаган шул! Бөтен номерлар, фотолар шунда иде. Берәрсе табып алган инде, өзеп куйган...

- Әйтәсе юк... Югыйсә, тапкач, кемнеке икәнен минутында ачыклап була бит. - Әнисе кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә зал ягына чыгып утырды. - "Бер рәхмәт мең бәладән коткара" дигәнне белми торган игелексез бәндә кулына эләккәндер инде.

"Берсе югалса, икенчесен, тагын да шәбрәген таптым!" дип мактанырга ачылган авыз шапылдап ябылды. Айратның кесәсенә үрелгән кулы яралы кош канаты кебек салынып төште. Бу минутта аны да кемдер шулай "игелексез бәндә" дип искә ала микән? Малайның тәне эсселе-суыклы булып китте. Әнисенең йөзенә туры карарга кыенсынып, ипләп кенә табылдыгын тартып чыгарды.

- Әни, мин дә әле генә телефон тапкан идем. Берәр номерга җыеп, хуҗасын ачыклыйк, килеп алсын, - диде.

Әнисе күзләрен тутырып Айратка төбәлде. Бу карашка берни белән чагыштырып булмый торган наз да, ана горурлыгы да сыйган иде. Тик нигәдер малайның күңел түрен оялу хисе телеп үтте...      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев