Сыер йөзә беләме? (Айгөл Әхмәтгалиева)
Быелгы яз әллә ничек кенә килде. Тиз генә, сиздермичә генә.
Кар юрганы астында йокымсырап яткан җиһан гүя бер төн эчендә танымаслык булып үзгәрергә карар кылган да күз ачып йомган арада күлмәген алыштырып та өлгергән... Әйтерсең, бу дөньяда көзге ачы җилләр дә, кышкы бураннар да. күк күкрәүләр дә юк һәм бөтенләй булмаган: тирә-якта гына түгел, күңелләрдә дә мәңгелек самими яз хакимлек итә...
— Сезнең башыгызда тик бер генә нәрсә — имтиханнар гына булырга тиеш!
Укытучылар авызыннан өзми-куймый яңгыраган бу сүзләр унберенчеләрне инде шаккатырмый да, гаҗәпләндерми дә. Яз кояшы пәйда булуга, алда торган имтиханнар ыгы-зыгысы да, чыгарылыш кичәсе дә, аңа дигән күлмәк проблемасы да берара бөтенләй онытылып торгандай иде.
— Дәрестән соң Чулман буена төшәсеңме? Велик белән, — дип пышылдады Наил Марсельгә терсәге белән төртеп.
— Юк, бүген булмый, — диде Марсель үз чиратында терсәкне читкә этәреп.
— Тә-әк, Шәйхиев, Сабиров, тәнәфестә сөйләшерсез! — Күзлеген борын очына ук төшереп куйган Ирина Вадимовна егетләргә кисәтү ясагач, дәресне дәвам итте. — БДИда сезгә менә шундый сорау эләксә...
— Карале, Марсель, сыерлар йөзә беләме ул? — Наил бертын бик игътибар белән тыңлаган кыяфәттә Ирина Вадимовнага карап торгач, янә күршесенең колак төбенә иелде.
— Мин каян белим? Рәзимнән сора, ул бит ай саен авылга кайтып йөри.
«Рәзим, сыерлар йөзә беләме ул?» Арткы парта өстенә шырпы юанлыгы гына итеп бөтерелгән хат кисәге килеп төште.
— Әллә... Беләдер. Безнең авыл инеше каз тәпиен күмәрлек кенә, сыер йөзгәнен күргәнем юк.
Наилнең муен чокырына җылы сулыш килеп бәрелде. Ул арада үзенә дә кызык булып киткән Рәзим янындагы Даниягә дык итеп китереп төртте.
— Син бит аяклы энциклопедия: сыерлар йөзә беләме?
Укытучыдан күзен алмый, аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаган кыз сискәнеп Рәзимгә борылды да чигә тирәсендә бармагын бораулап алды. Шулай да аның эченә дә корт йөгерде бугай, бераздан кыз, күзләрен укытучыдан аермый гына, алдында торган кәгазьгә әлеге сорауны теркәп, күрше рәттәге Лилиягә төртте.
«Филләр точно белә!»
Бераздан физика дәресе үзе дә электр магнитлары кырын хәтерләтә башлады: класс, ду килеп, каты чикләвеккә әйләнгән сорауга җавап эзли иде.
— Ирина Вадимовна, зинһар, әйтегез әле: сыерлар йөзә беләме ул?
Укытучының йөзе башта көл төсенә керде. Аннан әкрен генә кызара башлады.
— Сез... Мин сезнең өчен... БДИ дип...
Бу минутта гаҗизлектән елап җибәрергә әзер булган Ирина Вадимовна үз сүзләреннән үзе тотлыгып калды.
— Сез бит инде бала-чага түгел! Имтиханнар алдыннан... җыен вак-төяк сорау белән...
Дәрес беткәнне белдереп кыңгырау чыңлагач, классның умарта күчедәй гөжләве аерата көчәйде.
Хәер, бу минутта унберенчеләр утырган кабинетта гына түгел, аскы каттагы укытучылар бүлмәсендә дә ыгы-зыгы иде.
— Борын төбендә имтиханнар торсын, ә аларның башында җил уйный: сыер йөзә беләме, имеш!
— Унбергә җиттеләр — сабыйлар диярсең!
— Ничә яшь булсын, бала булып калалар!
— Карагыз әле, йөзә беләме соң ул сыер заты?
Укытучылар бүлмәсендә башта кинәт кенә тынлык урнашты. Аннары, дәрес планнарын барлыйсы, электрон көндәлек тутырасы, дежур классны тикшерәсе барлыгын да онытып, берсен-берсе бүлә-бүлә бәхәсләшергә тотындылар.
— Беләдер...
— Ай-һай, бер дә күргән булмады...
— Белә инде, ат та, сыер да белә, кинода күрсәтәләр бит.
— Юктыр, дүрт аяклап ничек йөзмәк кирәк?! — Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсинә Кыямовнаның йөзенә аптырау йөгерде.
— Какрас дүрт аягы булганга кешедән дә шәбрәк йөзә инде ул! — Физкультура укытучысы Идрис Салихович бик белдекле төс белән имән бармагын өскә күтәреп.
– Һм... Хәзер иремнән шалтыратып сорыйм әле, – диде Ирина Вадимовна, ирен читен тешләп торганнан соң. — Ул ветврач бит, белми калмас.
Барысы да җиңел сулап, бер-берсенә елмаештылар.
Бу мәлдә тәрәзәдән үрелеп караган мәңге яшь күңелле чал кояш та, шулкадәр үз һәм самими елмаю белән, унберенчеләргә күз кыса иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев