Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

“Синең өчен яшим...”

Галияне бәби табу йортына алып килгәндә, урамда тын гына күбәләк кар ява иде.

Яңа ел төнендә шундый матур булып яуган карны елның бәрәкәтле, уңышлы килеренә, туачак сабыйның мул тормышына юрадылар. Шулай изге теләкләр теләп, йортта әнкәсе озатып калды. Шифаханәгә ире Марат алып килде булачак әнине.

Моннан нәкъ бер ел элек, ап-ак кыш көне никахлашты алар. Яшь кияү белән кәләштән дә бәхетле кеше юк иде ул сихри мәлләрдә. Ике ел буе очрашып йөрделәр, бер-берсен яхшылап өйрәнделәр дә, ниһаять, йөрәкләрен һәм гомер юлларын гаилә җепләре белән бәйләргә булдылар. Мәхәббәттән туган гаилә учагы гына җылы була. Яшь гаиләнең тормышы бик матур һәм якты башланды.

Игезәк туганының күзләренә чыккан шатлык хисләрен ихлас күңелдән уртаклашты Гөлия. Ул да Галия өчен бик бәхетле иде ул көнне. Бер карында яралып, бер ананың күкрәк сөтен имеп үстеләр. Балачаклары, яшьлек еллары бер үк сукмаклар аша үтте. Игезәк кызларны бер-берсеннән аерып алырлык, аерым-аерым гына күз алдына китерерлек түгел иде. Җитмәсә, ике тамчы судай бер-берсенә охшашканнар. Кечкенәдән үк бер көнне никахлашырга сүз куешсалар да, тормыш дигәнең үзенекен итә икән. Ләкин туганнар моңа артык әһәмият бирмәделәр. Ни дисәң дә, алар - икесе ике кеше, ләбаса. Хак Тәгалә бер үк төрле кыяфәт бирсә дә, язмышларны башкача язган, гомер юлларын ике яктан яраткан күрәсең. Гөлиянең холкы да, кызыксынулары да, зәвыгы да башкарак. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, белем алуны дәвам итәргә уйлады ул. Галия исә үзен яраткан тормыш иптәшенә һәм гаилә тормышына багышлады.

Яшь парларның мәхәббәт җимеше дә үзен озак көттермәде. Тугыз ай буе йөрәге астында нәни җанны бик яратып күтәрде Галия. Табиблар үзе кебек чибәр кыз алып кайтачагы хакында хәбәр иттеләр аңа. Сәламәтлеге яхшы, янында - сөекле ире, тиздән уртак сабыйлары дөньяга киләчәк. Күз генә тия күрмәсен! Бәхетле, бик бәхетле иде Галия. Нәни кызчыгының дөньяга туар мәлләре якынлашты. Яңа ел кичендә тулгагы башланганга бераз хафаланса да, туй көненә иренә бүләк ясаячагын уйлап, күңелен юатты, шик-шөбһәләрен читкә куарга тырышты ул.

Бәби тудыру йортында кеше күп түгел иде. Нәниләрен дөньяга китергән хатыннар, бәйрәм яллары җиткәч, өйләренә таралышканнар, күрәсең. Тулгагы тотып бирегә килүчеләр берничә генә иде бу кичтә. Күренеп тора, табиблар, шәфкать туташлары да бәйрәм кәефе белән күбрәк мәшгуль. Шуңадырмы, сабыен үз көче белән табарга да бирмәделәр Галиягә. Ниндидер уколлар кададылар, дарулар бирделәр. Абау, әллә табиб тиешле ир-атның авызыннан хәмер исе дә аңкый инде. Хәер, көчле авыртуга көч хәл белән түзеп яткан яшь ананың бу хакта уйларга теләге дә, хәле дә юк иде. Сабые гына сау-сәламәт булсын, берүк. Барысын да кичерер ул.

Хастаханәгә килүенә ике сәгать үтте микән, сабые кычкырып елап дөньяга аваз салды. Шундый матур, сөйкемле иде ул бала. Галиянең күзләрендә, искәрмәстән, шатлыклы яшь тамчылары җемелдәде, йөзен нурлы елмаю бизәде. Тугыз ай буе зур бурыч үтәп арган, талчыкан тәне җиңеләеп, көчле тулгаклардан соң тынычланып, хәлсезләнеп калды. Сабыен алып киттеләр. Яшь ананы ятакка күчерделәр дә, бүлмәдә калдырып чыгып киттеләр. Күрше бүлмәдә, күрәсең, инде табын әзер иде. Бераздан ак халатлы шәфкать ияләренең тостлары, бокаллар челтерәве ишетелде. Сәгать телләре уникене сукты. Ләкин күрше бүлмәдә яткан Галия бу бәйрәм тавышларын ишетерлек хәлдә түгел иде. Кан эчендә яткан яшь ана бөтен галәм Яңа елга аяк басканда, мәңгелеккә күзләрен йомды.

Берничә сәгатьтән соң гына хәл белешергә кергән исерек табиб Галиянең салкын гәүдәсенә тап булды. Яралары ачылып, күп кан югалткан иде кыз. Сәрхүш табиб исә үз гаебен эзләрен тизрәк юарга, югалтырга ашыкты. Хастаханәнең аскы катында яңа гына дөньяга килгән һәм инде ярым ятим калган сабый исә җан ачысы белән елады да елады ул төнне...

Икенче көнне зур чәчәк бәйләме һәм күчтәнәчләр белән килгән Маратны кайгылы хәбәр өнсез калдыры. Хәлне, әлбәттә, башкача аңлаттылар. "Никадәр генә тырышсак та, гомерен саклап кала алмадык. Хәле начар иде", - дип акланды ак халатлылар. Кайгыдан башын югалткан ир нәрсәдер тикшереп, белешеп торырлык хәлдә түгел иде инде.

Сабыйны бәби тудыру йортыннан алып чыкты ялгыз ата. Тик алга таба ничек яшәргә? Кайгыдан ничек башларны югалтмаска да, ничекләр тәрбияләргә бу баланы? Кинәт хуҗабикәсез калган йортның ишеген Гөлия шакыды. Үзгәргән. Йөзен сары сагыш баскан. Күз төпләрен кара күләгәләр каплаган, төне буе керфек какмый уйланып чыкканлыгы талчыккан күзләрендә чагыла. Ул, акрын гына бишек янына килде. Ятим калган сабыйны кулларына алып тибрәтте. Үксеп елап яткан сабый, кайгыртучысын тапкандый, тынычланып калды да, изрәп тәмле йокыга талды. Сабыйны кире түшәгенә салгач, чәй кайнатты, табын хәстәрләде дә, Маратны өстәл янына чакырды Гөлия. Җайлап кына сүз башлады. Алар бик озак сөйләштеләр...

Иртәгесен ата-аналарын җыеп киңәштеләр дә, күрше йортта гына яшәүче хәзрәтне чакрыдылар. Бу нигездә ул көнне ике дога яңгырады. Беренчесе - исем кушу догасы булса, икенчесе - яшь аралаш укылган никах иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев