Көмеш кыңгырау

Садистлар (шаян хикәя)

Мәктәп коридоры буйлап атлаганда, завхоз Хисмәт абый «Хенде хох!» дип кычкырган та­вышка сискәнеп китте һәм ике кулын берьюлы өскә күтәргәнен сизми дә калды.

Бераз исенә килгәч кенә ул коридорның бөтенләй буш икә­нен, ә тавышның янәшәдәге кабинеттан ишетел­гәнен абайлады. «Дивана! — дип үзен сүкте. — Соң, рус теле кабинетында балалар кинофильм карыйлар лабаса! Вәт карт җүләр!»

Әйе-е-е... Хисмәтләр мәктәптә укыганда, ки­нофильм түгел, диафильм дигәннәре дә юк иде әле аның. Дүрт класслы авыл мәктәбенә каян килсен ди! Хәзер генә ул, мәктәптә җаның ни тели, барысы да бар! һи-и-и, без бала чакта бул­самы андый хикмәтләр! Белер идек нишләргә кирәген! Хәзергеләр шикелле урамда трай ти­беп йөрмәс идек...

Шулай уйлана-уйлана Хисмәт абый алга ат­лавын дәвам итте һәм көтмәгәндә:

— Агиюки!!! Гюкосоки!!! — дип илереп кыч­кырган тавыш ишетеп, янә туктап калды. Та­выш спортзал ягыннан килә иде. «Сүгенәләр...» дип мыгырданды өлкән яшьтәге завхоз, ишек ярыгыннан эчкә күз ташлап. Әмма ялгышкан булып чыкты. Унберенче класс малайлары ка-ратэ-до алымнарын үзләштерәләр икән.

«Ә безнең хәтта футбол тубыбыз да юк иде, — дип сагышлы гына уйлап куйды Хисмәт ага. — Физкультура дәресендә каткан сыер тизәген туп итеп тибеп йөри идек...»

Биредә нинди дәрес бара икән дип, ул чи­раттагы ишеккә колагын якын китерде һәм... чак кына егылып китмәде! Эчтә уфылдаган, кыч­кырган тавышларга кушылып кемдер: «Эченә када!!! Пычак белән, пычак белән!!!» — дип шәр­ран яра иде. Хисмәт абый бар көченә ишекне үзенә тартты — әмма ул ачылмады, эчтән бикле иде. Алда торган хәвефне сизенеп, завхозның йөрәге кысылып куйды. Ул бар көченә ишек­не шакылдатырга тотынды. Әмма аны ишетүче булмады, киресенчә, эчтә бер малайның: «Ба­шын чабып өз!» — дип кычкырганы ишетелде.

Инде Хисмәт ага үзен белештерми ишеккә аягы белән тибәргә тотынды:

— Ачыгыз! Хәзер үк ачыгыз дим! Ишетә­сезме?!

Аның тавышына күрше кабинетлардан уку­чылар, укытучылар чыга башлады. Ул арада эчтә: «Йөрәген чокып ал!» — дигән фәрман ишетелде. Ыңгырашкан, уфылдаган, чинаган та­вышлар инде коридорга ук аермачык булып ишетелә иде. Өлкән класс малайларының бер­се, хәлнең җитдилеген аңлап, йөгереп килеп бар көченә ишеккә китереп типте — ишек тупсасы-ние белән эчке якка шапылдап барып төште һәм алда әкәмәт күренеш ачылды...

Орчык хәтле генә ике малай компьютер кар­шына утырганнар, компьютерның тавыш колон­каларын соң чиккәчә акыртып «Өрәк аулау» дигән уен уйнап утыралар; малайларның берсе, арттагы халыкны күрмичә, һаман да: «Колагын аша, колагын аша!!!» — дип шәрран яра иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: