Рөстәм маҗаралары. Серле йортта.
21нче бүлек.
Безнең кечкенә каһарманыбыз урманга партизаннарны күрү өчен генә китмәде. Аның өс-башы керләнгән, күптән алмаштырмаган күлмәк-ыштан тәмам каешланып беткән һәм шуңа күрә тәне кычыта иде. Аннары көзге суыклар килү белән туңдыра да башлаган иде. Көннәрдән бер көнне, бик туңгач, Рөстәм өстенә пиджак киеп урамга чыккан иде. Пиджакның күренү ихтималын ул оныткан иде. Ярый әле, балалар күрделәр.
— Пиджак ишектән чыгып бара!
— Пиджак урамга чыкты,—дип, алар гаҗәпкә калганнар иде.
Рөстәм шул ук минутта пиджакны өстеннән салып ыргытты.
Урманга барудан төп максат та — әнә шул өс-башны кайгырту, кеше күзенә күренми торган җылы кием хәзерләү иде. Партизаннарны күрү теләге дә көчле иде. Хәтта җылы кием барлау эше дә шуңа бәйләнешле иде.
Әмма партизаннарны табу җиңел эш түгел икән. Урманда ул байтак йөрде, ләкин һичкемне очратмады. Төнне шунда очраган блиндажларның берсендә уздырды. Иртәгесен иртүк күл янына барып күлмәк-ыштанын юды һәм аларны ботакка кибәргә элде һәм суга кермичә генә үзе дә юынып алды.
Нәкъ шул вакыт аның яныннан үзенә яшьтәш бер малай үтеп китте. Рөстәм кибәргә өлгермәгән керләрен кулга эләктерде дә малай артыннан чапты.
Бу ир бала ап-ак чырайлы, озын керфекле, зур зәңгәр күзле, авыр йөрешле малай иде. Хәзер дә ул туры бармый, гел уңга борылырга теләгән сыман атлый, ә үзе шулай да, уңга-сулга борылмыйча, туп-туры бара. Рөстәм, аннан калышмаска тырышып, күлмәген башына каплап, юртып барды, чөнки теге малай күп йөрергә гадәтләнгән һәм, бер караганда салмак барган кебек тоелса да, кызу атлый иде.
Алар байтак җир уздылар, хәтта Рөстәмнең керләре кибеп тә өлгерделәр инде. Ләкин малай, сәфәргә яңа гына чыккан кеше шикелле, һаман атлый да атлый, туктап хәл җыярга уйламый да. Кем ул? Кая бара? Сугыш вакытында япа-ялгызына шундый сукмаклардан йөрергә нәрсә куша аңа? Әлбәттә, партизаннар янына бара торгандыр, партизаннарның берәр разведчигыдыр.
Рөстәм шулай дип уйлады. Теге малай ара-тирә уңга-сулга һәм артына борылып күз төшереп алгалады һәм, бару темпын үзгәртмичә, юлын дәвам итте. Ул чокырлар аша сикерде, тауларга менде, яланлыкка чыкты, куе-куе агачлар арасыннан үтте. Адашу-фәлән гүяки аның исенә дә кереп чыкмый.
Өч-дүрт сәгать чамасы барганнан соң, алар урман уртасында ике тау арасына килеп чыктылар. Малай тирә-ягына карап алды да мәгарә сыман күренгән куышка керегг күздән югалды. Рөстәм дә шунда керде.
Озын караңгы коридор буйлап үтәргә туры килде, һәм кинәт күзгә яктылык бәрелде. Бу —әлеге малай ишек ачып, зур, якты, җыйнак бүлмәгә килеп керде.
Рөстәмнең исе китте: аның алдында урта яшьләр чамасында гаҗәп чибәр һәм сөйкемле хатын кулларын җәеп басып тора иде. Ул теге авыр йөрешле малайны (улы булса кирәк): «Нишләп озак, Җенечка?»— дип кочаклап һәм үбеп каршы алды.
Малай:
— Хәзер сөйләрмен,— дип түргә узды. Анда койкада, мендәрләрдән башларын калкыта төшеп, егет ята иде.
— Я, эшләр ничек? — дип, Җеня өч егетнең өчесенә берьюлы сорау бирде.
— Эшләр яхшы, Женя, сөйлә тизрәк, дөньяда бар? —дип, егетләр аны елмаеп каршы алдылар.
— Кемнәрне күрдең? Кемнәр белән сөйләштең?
— Фрицлар нишли, чигенәләрме?
Җеня бер-бер артлы явып торган сорауларның кайсына җавап бирә башларга да белмәде.
— Күрергә тиешле кешеләрнең барысын да күрдем,— диде әлеге малай,—барысын да күрдем. Дарулар һәм марлялар китердем. Фрицлар чигенмиләр ләкин бик куркып яшиләр. Бу тирәгә партизан Расад отряды килеп чыккан, халык шул турыда күп сөйли.
Рөстәм, мондый сүзләрне ишеткәч, елмаеп куйды. Җеня үзенең кайда нишләп йөрүе турында хисап бирде, әнкәсе аңа ашарга хәзерләде.
Күзәтүдән һәм сөйләшүләрне тыңлап утырудан Рөстәм түбәндәгеләрне аңлады. Монда, бу җыйнак мәгарәдә, немецлардан качып, Җеня, Җеняның апасы һәм әнисе урнашканнар икән. Ана, балаларының намусы саклап, урманга качкан, яңгырдан һәм суыктан, бигрәк немецлардан куркып, менә шушы куышны ясаган Надя белән ана (Надя — Җеняның апасы булырга кирәк) җир казыганнар, ә Җеня күзәтүче хезмәтен үтәгән. Быел яз көне аларга пленнан качкан совет яралылары очраганнар, икесе төзәлеп кайтып киткән, өчесе— койкадагылары—төзәлү алдында торалар.
Җеня ашап бетерим дигәндә, Надя да кайтып керде. Ул энекәше белән үпкәләшкән сыман күреште.
— Минем пошынуымны белмисеңмени,— диде ул,— нишләп яныма килмәдең?
— Хәзер чыгарга тора идем.
Надя уналты-унҗиде яшьләр чамасында, ярлы, ләкин кызларча пакь киенгән, Женя шикелле үк сөйкемле, зәңгәр күзле кыз иде.
— Манечка ничек? — дип сорады Женя.
— Сине сагына!—диде Надя.
— Әнкәй, мин Манечканы карап кайтыйм әле,— дип, Женя чыгарга хәзерләнде.
Рөстәм дә аның белән бергә чыкты. Маня дигәннәре мәгарәдән якын бер тыныч урында үлән ашап йөргән сыер икән. Женя:
— «Манечкам», «Манечкам»,— дип йөгереп барып аны сөйде.
Рөстәмгә монда күңелле дә, күңелсез дә иде. Күңелле — чөнки биредә ул үз туганнарыдай яхшы кешеләр күрде. Фашистлар арасында йөреп ул туйган иде инде. Аннары мәгарәдәге бу серле тормыш үзе дә аны бик кызыксындырды. Күңелсез — чөнки эшсез ятасы килмәде. Аңа партизаннар кирәк иде, монда бит ул партизаннар эзләп килде. Кием һәм ашау-эчү мәсьәләсе дә биредә кыен булырга кирәк. Ә Рөстәмнең менә хәзер үк инде ашыйсы килә.
Безнең каһарманыбызның башына кайгы төште. Нишләргә? Кая барырга? Кайтып китәргәме? Әллә, юкса, Женечка белән сөйләшеп караргамы? Бу тирәне ул яхшы белә булыр. Бәлки, партизаннарның кай тирәдә йөрүләрен аңлатыр. Ләкин ничек итеп сөйләшергә? Күзгә күренмәү серен ачаргамы?
22нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. «Кош» белән сөйләшү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев