Рөстәм маҗаралары. «Кош» белән сөйләшү.
22нче бүлек. Рөстәм урманда партизаннарны эзләп йөри.
Женя күп йөреп арыган, ахры: башын җиргә куйган гына иде — йокыга да китте. Рөстәмнең башына кызыклы бер уй килде, ул көчәнә-көчәнә агач башына менеп утырды һәм аннан нечкә тавыш белән, сузып-сузып:
— Женя, Же-неч-ка!—дип кычкырды.
Женя күзләрен ачты, башын күтәреп як-якка каранды һәм, күрәсең, төш бугай дип уйлап, тагын ятты. Рөстәм дәвам итте:
— Женя, син курыкма, ята бир, мин синең белән сөйләшергә телим...
Бу юлы инде Женя, аягүрә торып, тавыш килгән агач башларына карады, йөгереп кайтып китмәкче булды.
— Нигә куркасың? — диде Рөстәм.—Курыкма дип әйтеп торам ич. Сөйләш минем белән. Минем сиңа йомышым бар.
— Кем син? —Бу сорауны Женя куркып һәм кызыксынып, калтыравыклы тавыш белән бирде.
Рөстәм аптырап калды, кем дип тә җавап бирергә белмәде.
— Мин серле кош,— диде ул һәм, үз җавабына үзе гаҗәпләнеп, көлеп җибәрде.— Син мине күрмисең. Мин бик ерактан, Идел буеннан очып килдем. Мәскәүдә дә булдым мин.
— Мәскәүдә дә?
— Әйе, Мәскәүдә дә, Женечка. Фашистларның җиңелүе турында сиңа хәбәр алып килдем.
— Йомышың шул идеме?
— Бу гына түгел. Тагын бар. Партизаннар кайда? Миңа партизаннар кирәк.
— Партизаннар?
— Әйе, Женечка...
— Белмим, үзең эзләп тап.— Женя монда ниндидер хәйлә бар дип уйлады һәм чын-чынлап курыкты. Торып китәргә уңайсызланды, янәсе кош аны куркакка санар. Утырган урынында калды, ләкин сөйләшмәскә булды.
— Шикләнәсең? — дип, Рөстәм тагын сүз башлады.— Бу эшең өчен мин сине мактыйм. Ләкин миннән шикләнмә. Партизаннар — минем дусларым. Мин партизан Расад бабайны да яхшы беләм. Мин сине дә бик яхшы беләм. Син үзең дә бит нәни партизан,— монысын Рөстәм Женяны сынар өчен юри әйтте. Женя исә, бу сүзләрне ишетүгә, бу кайдан белә дип гаҗәпләнде, башын күтәреп, Рөстәмгә таба карады.— Синең Надя исемле акыллы апаң бар, шәфкатьле әниең бар. Сездә хәзер яралы өч егет ята.
Жеияның гаҗәпләнүе хәттән ашты. Ул, утырган урыныннан сикереп торып, серле кошны эзләргә кереште.
— Эзләмә,— диде Рөстәм,—таба алмассың, менә монда, агачлар башында бик күп кошлар бар, мин — шуларның берсе.
— Кем соң син: кешеме, кошмы? Рөстәм бераз уйлап торды һәм:
— Мин кош,— диде.
— Кеше телен ничек өйрәндең соң?
— Ул турыда сөйләргә хәзер вакытым юк. Әгәр дә син миңа яхшылык эшләсәң, сугыш беткәч, мин сиңа очып килермен һәм синдә кунак булырмын. Шунда мин сина бөтен тарихымны сөйләп бирермен. Мин русча да, татарча да, немецча да сөйләшә беләм, инглизчә дә өйрәнергә исәплим.
Женя Рөстәмгә кәгазь күрсәтте һәм немецча:
— Вас ист дас? — дип сорады.
— Дас ист дас папиер.
— Чынлап та беләсең икән,— диде Женя.
— Исең киткән икән,— диде тавыш.— Мин укый-яза да беләм. Хәзер мин сиңа язу төшерәм.
Агач башыннан кәгазь очып төште. Женя аның очуын түземсезләнеп көтеп алды һәм хәйран калып түбәндәге сүзләрне укыды:
«Женечка, мин сине акыллы бала дип уйлый идем. Ахмак икәнсең. Минем ашыйсым килә ич, сөт һәм ипи китер миңа. Ләкин минем белән сөйләшүеңне берәүгә дә әйтмә. Яме.
Дустың — серле кош».
Язуны укыганда Женяның бит алмалары кызарды.
— Ахмак дип язуыма үпкәләмә,— диде Рөстәм,— шаярып әйтелгән сүз ул. Ашарга син миңа үзең ашый алган кадәр китер. Икмәгегез бармы соң?
— Бар, бар,— диде Женя һәм мәгарәгә таба йөгереп китте.
Озакламый сөт тә, икмәк тә килеп җитте.
— Син аларны, Женечка, шунда үлән өстенә куй,— диде тавыш.—Мин үзем очып төшеп ашармын. Ләкин син сөткә артың белән борылып ят, кеше алдында ашарга оялам мин.
Женя борылып ятты. Болай карамыйча түзеп ятуы аңа кыен иде, әлбәттә. Ләкин искиткеч акыллы кош алдында хурланасы һәм «ахмак» сүзен кәгазьгә яза алган серле кош авызыннан үзенә карата «тәрбиясез» сүзен ишетәсе килмәде. Аннары кош үпкәләп очып китәр дип тә курыкты. Ә Женяның аның белән сөйләшәсе килә иде.
— Рәхмәт, ашадым. Манечканың сөте бик каймаклы икән,—дип, агач башыннан яңадан тавыш ишетелде.
Женя борылып чынаякка карады. Ул кош озак эчәр дип уйлаган иде. Әмма чынаяк ялт иткән, икмәкнең хәтта валчыгы да калмаган.
Ашап туйгач, Рөстәм Женядан оеклар, чалбар һәм фуфайкамы, пиджакмы — бер әйбер сорады. Женя үзенең киемнәрен чыгарып бирмәкче булды.
— Ләкин, хәзер түгел, кич белән, әнкәй сыер саварга чыккач,— диде.
— Үзеңә кияргә каламы соң? — дип сорады Рөстәм.
— Кала, кала,— диде Женя.— Фашистларга без һичнәрсә калдырмадык, бөтен әйберләребезне алып чыгып яшердек.
Рөстәм Женяның ышанычын казанды. Женя аңа партизаннарның кайда хәрәкәт итүләрен сөйләде, аларны ничек табарга мөмкин икәнлекне дә аңлатып бирде.
Төнне Рөстәм мәгарә янында, урманда уздырды. Иртәгесен кояш белән бергә торып, яңа киемнәрен астан, искеләрен өстән киеп, Женя өйрәткән юл белән сәфәргә чыкты.
Ә Женя, серле кош турында хыялланып, тагы да уйчанрак, тагы да акыллырак төс алды. Ул сугышның тизрәк бетүен һәм күп тел белгән серле кошның үзенә кунакка очып килүен теләде. Ләкин аның эче пошты, серле кош белән ахыргача сөйләшеп бетмәү борчыды. Ул бит, сугыш беткәч, моннан күчеп китәр, сугыш беткәнне дә көтмәс, немецлар җиңелеп куыла башлагач та, Женялар авылга күчәрләр, ә серле кош Женяның кайсы авылдан икәнен белмичә очып китте. Таба алмавы мөмкин бит!
23нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. Партизаннар янында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев