Рөстәм маҗаралары. Партизаннар янында.
23нче бүлек. Рөстәм, ниһаять, теләгенә ирешә, партизаннарны табып, сиздермичә генә аларга кушыла.
Рөстәм килеп кушылган партизаннар отряды илле-алтмыш кешедән гыйбарәт һәм фронттан шактый еракта торып, бары тик зур эшләр буенча гына хәрәкәт итә иде. Ул күперләр вата, эшелоннар шартлата һәм юлларны миналаштыра, дошман гаскәрләренең хәрәкәтен өйрәнә һәм мөһим үзгәрешләр булганда — шул турыда Кызыл Армия командованиесенә хәбәр бирә. Отряд, Женялар мәгарәсе шикелле үк, кеше аягы басмаслык җирдә һәм белмәгән кешегә килеп йөрүе кыен һәм куркыныч тоелган ике тау арасында урнашкан.
Партизаннар арасында элекке укымышлылар да бар: директорлар, гыйльми эшчеләр һәм укытучылар. Бу нәрсә аларның тормышларында да сизелә. Отряд взводларга бүленгән, һәр взводның нык эшләнгән һәм җыйнак блиндаж-йорты бар, йортлар арасында телефон уздырылган.
Рөстәм баштагы ике көнне танышып, кунак булып йөрде. Отряд мул яши иде, аның хәтта үз көтүе дә бар.
Ләкин безнең каһарманыбыз, кухнядан бигрәк, «Дядя эфир» дип аталган партизан Иван Владимирович блиндажын яратты. Беренчедән, бүтән блиндажларга караганда, аның блиндажында иркен; икенчедән, монда радио бар. Элекке урта мәктәп директоры Иван Владимирович — бүгенге көнне партизан «Дядя эфир» отрядның радисты да, аяк киеме тегүчесе дә һәм кирәк чакта пулеметчысы да икән.
Рөстәм иртә-кич радио тыңлады һәм шунда ук бүтән партизаннар белән дә танышты.
Отряд начальнигын күргәч, Рөстәм аның команда пункты дип аталган блиндажына күчте. Начальникны монда «Батя» дип йөриләр, мин телебезчә булсын өчен «Атакай» дип алам. Элек ул партиянең район комитеты секретаре булып эшләгән һәм, немецлар килә башлагач, әлеге отрядны оештырып, урманда калган.
Рөстәм «Атакай»ның йөзенә карады һәм анда үз әтисе йөзенә охшаш сызыклар тапты: аның кебек үк озын буйлы, ачык шат йөзле, хәтта каләм очлаганда яки берәр нәрсә язганда тел очын чыгарып күрсәтү гадәтләре дә бар һәм кара күзләре дә, авыр сорауга җавап биргәндә, әтисе күзләре кебек үк, аз гына кысылып куялар. Бу, бәлки, Рөстәмгә генә шулай тоелгандыр. Бәлки, ул күрәсе килгән әтисен күңеленә ятышлы кешегә охшатырга теләгәндер.
Рөстәм команда пунктына килеп кергәндә, «Атакай», взвод командирларын җыеп, эш бүлә иде. һәрбер командир, исеме чыккан саен, Кызыл Армиядәгечә, аягүрә торып басты һәм эш-задание тыңлап беткәннән соң: «Есть!» — дип җавап кайтарды. Беренче взводка «тел» табу тапшырылды.
— Ләкин гади «тел» түгел,— дип аңлатты «Атакай»,— безгә штабта эшләгән яки штаб тирәсендә әйләнгән, командование планнары белән таныш булган офицер дәрәҗәсендәге «тел» кирәк.
Икенче взводка тимер юлына разведка ясау, поездларның килү-китү вакытларын өйрәнү һәм миналар кую урынын төгәлләү эше йөкләнде. Өченче взвод сул як шоссе юлындагы күперне шартлатырга тиеш иде.
Рөстәмгә болар һәммәсе дә кызык тоелдылар. Әгәр өчкә ярылырга мөмкин булса иде, ул өч взводның өчесе белән дә барыр иде. Дошман штабына кереп, менә дигән «тел» дә табар иде, ярдәмгә взвод хәтле взвод булганда, офицер түгел, хәтта полковникны да өстерәп китерер иде, тимер юлы разведкасы белән дә чыгар иде, күпер шартлату эшенә дә катнашыр иде.
Киңәшмә таралганда, Рөстәм кемнәр белән бару мәсьәләсен хәл кылмаган иде әле. Аңа «Тиктормас» кушаматы алган тәбәнәк буйлы, ләкин гаять тере яшь партизан ошады. Ул кая барса, мин дә шунда, дип уйлады Рөстәм һәм аның белән бергә барырга булды.
Ләкин «Тиктормас» икенче взвод сугышчысы булып чыкты, ә икенче взводка тимер юлына бару эше тапшырылган иде. Рөстәм борынын салындырды. Ул тынгысыз «Тиктормас» батыр мондый вак эшкә бармас, күпер шартлатырга барыр дип көткән иде. Шулай да биргән сүзеннән кайтмады.
Операциягә алар өчәү чыктылар — Рөстәм, «Тиктормас» һәм Тимофей Николаевич исемле тагын бер партизан. Партизаннар, отрядның кайда урнашуын дошманга сиздермәс өчен, операциягә караңгыда чыгып китәргә һәм караңгыда кайтып керергә тиешләр иде. Отрядта шундый тәртип куелган иде, Рөстәмнәр дә урманнан төнлә белән чыктылар.
Таң атканда инде алар, тимер юл тирәсендәге куаклыкка барып җитеп, күзәтергә уңай табылган җиргә посканнар иде.
Томан эреп югала башлады. Алда — еракка китеп югалган көмеш җепләрдәй тимер юлы рельслары ялтырыйлар, артта — сазлыкта бакалар бакылдавы ишетелә.
Разведчиклар иң элек бер ярты сәгать чамасы әйләнә-тирәне өйрәнделәр, күзгә чагылган һәрбер әйберне билгегә алдылар һәм берьюлы икәү күз талдырмас өчен, нәүбәтләшеп-нәүбәтләшеп күзәтергә булдылар. Хәзер «Тиктормас» ял итеп алырга, ә Тимофей Николаевич күзәтергә тиеш иде. Ләкин «Тиктормас» урын җайлап ятса да, тынычлык саклый алмады: әле бер ягына, әле икенче ягына борылды һәм еракта күренгән станциягә күз текәп пышылдарга тотынды:
— Ике ел элек,— диде ул,— менә шушы юлдан минем кебек совет яшьләре Мәскәүгә, Ленинградка, Киевка, Казанга укырга китәләр иде. Шушы юлдан безнең эшчеләр, колхозчылар һәм хезмәткәрләр, илнең хуҗалары булып, Кырымга, Кавказга курортларга баралар иде. Шушы юлдан товар төягән составлар узалар иде... Ә бүген немец танклары, немец солдатлары уза... Шуны күреп, ничек йоклыйм, ди, Тимофей Николаевич?! Йоклый алмыйм мин. Булмаса, син ят...
Тимофей Николаевич дәшмәде, бары бик тирән итеп сулады гына.
— Мин инде хәзер, институтны бетереп, мәктәптә укытыр идем. Балалар укытудан да изге нәрсә юк дип беләм мин. Синеңчә ничек, Тимофей Николаевич?
— Син нәрсә монда эчемне пошырып хыял итәргә килдеңме, әллә разведкагамы? Я үзең йокла, я миңа хәл җыярга бир.
— Йокла, йокла, кешенең ярты гомере йоклап уза, сиңа шул да аз, күрәсең... Сугыш бетте, дисәләр, син нишләр идең, Тимофей Николаевич, ә? Мөгаен, бер атнага йокларга ятар идең...
— Туктыйсыңмы, юкмы? — Тимофей Николаевич учлары белән колакларын каплады, ләкин үзе сорау биргәнне сизми дә калды: — Ә син нишләр идең?
— Минме? Мин,— диде «Тиктормас»,— бер атна буена йокламас идем, өйдәгеләргә дә йокы бирмәс идем, әти-әнием белән, сеңелем белән гел сөйләшеп кенә утырыр идем. Минем Эся, Эсенька исемле сеңелем бар, миннән ул алты яшьтә калды, быел мәктәпкә барырга тиеш иде. Беләсеңме, Тимофей Николаевич, алты яшьлек Эсенька сугыш башланганны ишеткәч: «Кирәкми, сугыш кирәкми!» дип илереп еларга кереште. Әле дә күз алдымда тора. Эх, исән булса, сугыштан соң мин аны уч өстендә йөртер идем...
Тимофей Николаевич ни өчендер борынын тартты һәм инәлде:
— Сөйләнмә, йөрәкне әрнетәсең... Минем балаларым бар. Сөйләшмичә генә искә төшерик...
Рөстәм дә өен сагынды, әти-әнисеи, мәктәбен һәм укытучыларын күргән кебек булды. Үзен дәрескә баргандай хис итте. Быел ул җиденче класста булыр иде инде.
Ул, эче пошып, яткан урыныннан торды һәм аз гына йөреп кайту уе белән тимер юлга таба китте, анда барып җиткәч, шпалдан шпалга сикерде, шулай уйный-уйный станциягә якынлашты. Стрелочник будкасы очрады. Будка янында күкрәгенә автомат аскан немец солдаты басып тора иде. Рөстәм аңа тимәде, ләкин түзә алмады — битенә төкереп узды.
Менә станция. Биналар кайсы ишелгән, кайсы янган. Рөстәм тирәли сакчылар йөреп торган составларны карап чыкты, анда төялгән туп, танкларны санады һәм куен дәфтәренә ниләрдер язып куйды. Аннары блиндаж сыман подвалга керде. Бу станция комендантының куышы икән.
Рөстәм килеп кергәндә, немец коменданты, алдында яткан дәфтәргә карап, телефон аша сөйләшә иде. Сүз 1431 номерлы эшелонның кайчан килүе турында бара иде. Рөстәм үз дәфтәренә комендант дәфтәреннән күчермәләр ясады, бу станциядән узарга тиешле составларның номерларын язып алды.
Аннары ул икенче бер бинага керде һәм анда немец телеграфистының аппарат янында, бармак басып, нидер тыкылдатып утыруын күрде. Аның янына килеп карап торды. Түзмәде — телеграфистның аппарат өстендәге бармагына басты. Гомерендә беренче тапкыр очраган бу хәлгә телеграфист аптырап калды. Рөстәм тагын басты, тагын алды, тагын басты... Немец, күзләрен акайтып, як-ягына карады, бармакларын аппараттан алган иде, аппарат, колакка ят ишетелгән нокталар һәм сызыклар ясап, «тек, тек, тик, тик» тыкылдый бирде. Рөстәм куркынган телеграфистның алдына «Гомерең кыска синең. Шуны беләсеңме, юкмы? Моны сиңа мин — партизан Расад әйтәм» дигән язу куеп чыгып китте.
Чокырлы-чакырлы перронда ул стенага кадакланган немец газетасын күрде. Кайбер мәкаләләрне укып көлде һәм асларына «ялган», «ялган» дип язып куйды. Ишек янында кыңгырау-колокол асылынып тора иде. Нишләргә белмәгән Рөстәм берөзлексез шуны сугарга тотынды. Тавышка халык җыела башлады. Ул да булмады, Рөстәм күзенә чалынган паровозга йөгереп менде һәм, әтисе алып кайткан уенчык паровозны хәтерләп, бертуктаусыз сызгыртырга кереште. Машинист: «Бу ни хәл?» — дип, сызгыртуны туктатты һәм ишек янына килеп басты. Рөстәм бөтен көченә аны түбәнгә этеп җибәрде һәм яңадай сызгырта башлады. Ләкин ул моның белән генә калмады, ни булса шул булыр дип, рычагларның берсенә басты, паровоз көрсенеп куеп урыныннан кузгалды, ә Рөстәм сикереп төште.
Бу вакыт:
— Тукта, кая барасың? Ник кузгалдың? — дип паровозга таба станция начальнигы йөгереп килә иде инде.—Хәзер ашыгыч состав уза...
Рөстәм, бар инде хәзер, туктатып кара дип, эчтән көлде дә икенче якка, «Тиктормас»лар янына кайтып китте. Будкага килеп җитәрәк, ул поезд килгән тавыш ишетте, стрелка янында баягы немец солдатын күрде. Поезд менә күренә дә башлады инде. Рөстәм солдат янына килеп басты. Аның поездны якыннан ук күрәсе, нәрсә алып килгәнен беләсе килде. Ләкин поезд стрелкага килеп җитәргә егерме-утыз метр калганда, Рөстәм солдатның күкрәгенә атты һәм стрелканы борды, һушын югалткан солдат стрелка рычагына асылынып калды, немец автомашиналары белән шыгрым тулган состав кызу узып китте. Эшелон бу станциядә туктамаска тиеш иде, ләкин 5 минут үткәндерме-юкмы — Рөстәм бер составның икенче составка бәрелүен, зыңгылдаган металл, сынган агач тавышлары һәм ыңгырашулар ишетте.
Рөстәм «Тиктормас»лар янына килеп «Атакай»га хат язды, хатка станциядә ясалган күчермәләрне һәм бүтән мәгълүматларны кушты. Хатның ахырына: «Бүген мин монда кечкенә генә крушение ясадым. «Тиктормас» сөйләр»,— дип өстәде һәм «партизан Расад» дип имзасын кертте. Хатны «Тиктормас» янына куйды.
Икенче көнне станциягә совет бомбардировщиклары очып килделәр һәм анда булган составларны бомбага тоттылар.
«Атакай», күпме генә тырышса да, Расад турында бертөрле дә мәгълүмат ала алмады. Аны күрергә, аның белән бәйләнеш тотарга ул үзенең кешеләрен дә җибәреп карады. «Тиктормас» хәтта район шәһәренә дә барып кайтты. Кешеләр аңа:
— Ишеткәнебез бар, әмма күргәнебез юк,— диделәр.
— Үткән атнаны,— диде берәү,— немецлар сводка тапшырганда, кемдер берничә тапкыр: «Ышанмагыз, ялган бу», дип кычкырды. Шул Расад түгел иде микән? Немецлар бик эзлиләр, әмма ул тоттырмый, ди.
ТӘМАМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев