Рөстәм маҗаралары. Әҗәл.
20нче бүлек. Рөстәм Асадуллинны - Расадны немецлар әҗәл урынына күрә башлый.
Ләкин Рөстәмгә болай эш итүе кыен иде. Авылда ул немецларның халыкны җәберләүләрен, ач-ялангач калдыруларын, кыйнап эшләтүләрен, үтерелгән бер немец солдаты өчен дистәләрчә кешеләрнең, гөнаһсыз бала-чагаларның үтерелүен күрде, шулар өчен әрнеде. Немецлар өйдә гранаталар шартлау вакыйгасыннан соң байтак кешене кулга алып, канлы допрослар ясадылар. Партизаннар башлыгы Расадны (немецлар аны шулай дип уйлыйлар иде) тотып китерүчегә яки аның кайда икәнлеген күрсәтүчегә ат, сыер һәм күп итеп акча вәгъдә иттеләр һәм, киресенчә, Расад иректә калса, авылның асты өскә киләчәк, бөтен авыл көлгә әйләндереләчәк, ә кешеләре үтереләчәк, диделәр.
Теге ләгънәт Ганс беркөн шартламый калган икән, авылның астын өскә китереп тентүләр ясатучы, кешеләрне кыйнатучы, «аттырам, астырам, яндырам» дип дәһшәтле әмерләр чыгаручы җәллад та шул икән.
Аны үтереп кенә авылны бәладән коткара алмавын Рөстәм аңлый иде. Бу авыр хәлдән котылу өчен ул ниләр генә уйламады. Ләкин уйлап һичнәрсә таба алмады. Ахыр чиктә, Гансны үтерергә булды.
Теге шартлау вакыйгасыннан соң Ганс вакытын өйдә уздырырга өйрәнде, өйдән чыгып йөрмәде, ишек янына коралланган сакчылар куйды. Рөстәм килеп кергәндә, ул, нәрсәдер язарга уйлап та, яза алмыйча, тырнагын чәйнәп утыра иде. Рөстәм түргә узып утырды һәм чирканып Гансның йөзенә карап торды. Ганс аңа бу ике-өч көн эчендә бик нык ябыккан, суырылган һәм шуңа күрә тагын да зәһәррәк, усалрак булып тоелды.
Рөстәм баш ватты. Нишләргә? Рус өенә хуҗаларча кереп утырган бу шакшы немецны атып үтерергәме? Аны үтергән өчен соңыннан авыл халкының кырылуын карап торыргамы? Нишләргә? Бүтән юл юкмыни соң? Ялгыз гына эш итеп булмый. Рөстәмгә партизаннарны эзләп табарга, алар белән бергәләп эшләргә кирәк.
Ул шулай уйланып утырганда, Ганс янына кулга алынган бер рус солдатын керттеләр. Солдат кыйналган, куллары артка каерылып бәйләнгән, маңгаеннан кан ага иде.
Ганс, тырнак чәйнәвен ташлап, солдатка карады һәм конвоирларга сорау бирде:
— Кайда тоттыгыз? Ни сөйли? Партизан? — һәм, конвоирларның җавап бирүен дә көтмичә, утырган урыныннан сикереп торып, идән уртасына чыгып басты.— Күрсәтермен мин сиңа партизанны!
— Мин партизан түгел,— диде рус солдаты.
Бу тавыш Рөстәмгә таныш кебек тоелды, ул аны кайдадыр ишеткән иде инде. Ләкин кайда — һич хәтерләми. Рөстәм солдатның алдына килеп басты һәм чак кына кычкырып җибәрмәде.
Куллары бәйләнгән солдат Федор Громов иде.
— Партизан булмагач, кем соң син? — дип, Ганс тагын сорау бирде.
— Мин сугышчы, Кызыл Армия сугышчысы...
— Ә ник монда йөрисең?
— Үз җирем, үз иркем — теләсә кайда йөрим. Ә менә син ник монда?
— Коммунистмы?
— Коммунист.
— Кайсы часть?
— Анысын әйтмим!
— Әйтерсең! — дип, Ганс Громовның яңагына сукты һәм, үз кизәнүеннән үзе куркып, өстәл артына кереп утырды.
— Үтерсәң дә әйтмим,— диде солдат.
Ганс тагын берничә сорау бирде, ләкин бер генә соравына да җавап ала алмагач, пистолетын селки-селки, аягүрә басты. Рөстәм аны җиңеннән тартты һәм немецча:
— Зитсен зи зих — Утырыгыз!—дип колагына пышылдады.
Ганс агарынды, күгәренде, лышт итеп урындыкка утырды. Бүлмәдә тынлык урнашты. Ганс күзләрен уды, төшемме-өнемме дип тәнен чеметеп карады: ул өстәлдә ручка күрде, каләм кыштырдавын ишетте. Бераздан аның алдына кайдандыр югарыдан кәгазь очып төште. Анда немецча түбәндәге сүзләр язылган иде:
«Ганс. Мин синең әҗәлең. Мин бөтенесен дә беләм. Синең каршында Федор Громов басып тора. Ышанмасаң сорап кара. Мин синең белән иртәгә нәрсә буласын да яхшы беләм. Аңладыңмы?
Әмер итәм: авылда бер генә кешегә дә тимәскә, кулга алынганнарны чыгарып җибәрергә, Федор Громовны авыл капкасына хәтле озатырга да азат итәргә. Моны үзеңә эшләргә.
Онытма, мин синең әҗәлең! Расад».
Бу юлларны укыганнан соң, Ганс, яшен суккан шикелле, акылын югалтты. Күзләрен акайтып «әҗәлең» эзләде, конвоирларны күргәч:
— Нәрсә катып торасыз? Югалыгыз!—дип кычкырды, аннары солдатка карады: — Исемең ничек, Федормы?
— Әйе, Федор.
— Фамилияң?
— Громов...
Ганс, ватып-сындырып булса да, русча бераз белә иде. Ул, куркуын югалтырга һәм гадәттәге хәленә кайтырга теләп, Громовка тагын берничә сорау бирде, аннары авызына папирос кабып, шырпы яндырды. Ләкин шырпы кабынуы белән сүнде, тагын кабызды — тагын сүнде. «Әҗәлем сүндерә»,— дип уйлады Ганс.
Ул, әлбәттә, Рөстәм таләп иткән әйберләрнең бөтенесен дә эшләде. Кич утырып өенә хат язды:
«Мин үземне хәзер кем дип тә әйтә алмыйм. Миндә хәзер акыл да юк, ихтыяр да юк. Бөтенесен дә партизаннар алдылар. Алар адым саен безне сагалап йөриләр, үләм дип йокларга ятам, үләм дип көнемне башлыйм. Әҗәлем янымда йөри. Күрәсең, күрешү юк инде безгә...»
Ә Рөстәм шул арада, Федор Громовны озатып һәм аның кесәсенә Казанга дигән хатларны салып, урманга таба китеп бара иде. Аның уенча, анда партизаннар булырга тиешләр иде.
21нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. Серле йортта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев