Рөстәм маҗаралары. Кыенлыклар аша.
17нче бүлек. Рөстәм теләгенә ирешә - Сталинград шәһәренә килеп чыга.
Полк төн буе маршта булды. Озын юл кичәргә өйрәнмәгән Рөстәм генә түгел, аннан зурраклар да хәлдән тайдылар. Маршларның күңеллеләре, оркестрлар белән ясала торганнары була, ә бу төнге маршта —тәмәке тарту да, җырлау да, хәтта кычкырып сөйләшү дә тыела иде. Шулай да солдатлар сынатмаска тырыштылар, авыр атлаганда да җиңел атлаган булып кыландылар, ә Громов кебегрәкләре:
— Аяклар кешегә йөрер өчен бирелгәннәр, арырга хаклары юк,— дип шаяртып та алалар иде.
Һәр ике сәгать саен ясала торган приваллар вакытында сугышчылар тамак ялгадылар, плащ-палаткалар белән капланып тәмәке тарттылар, ә кайберләре, кайда тукталсалар да, шунда сузылып ятып, татлы йокыга талдылар. Бары тик командирларга гына рәтле ял юк иде. Алар солдатлар янында булырга, урыны белән каты, урыны белән җылы сүз әйтеп, киңәш биреп, авыр походны җиңеләйтергә тиеш иделәр.
Шушындый привалларның берсендә Рөстәм, җиргә сузылып ятып, бер генә минутка дип күзләрен йомган иде — изрәп йокыга киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда, дөнья яктырган иде инде. Әйләнә-тирә буш, полк киткән иде. Бәлки, куып җитәрмен дип, Рөстәм, сикереп торып, юлга чыкты. Ләкин аяклар кургаш сыман авыр күтәрелделәр, теләккә буйсынмадылар. Рөстәм юл кырыена чыгып утырды. Аның авызы кипкән иде. «Су, бер генә йотым су булсын иде хәзер»,—дип уйлады. Бер йотым су никадәр шифа булыр иде аңа.
Аның күз алдына Идел һәм Кабан күле килеп басты. «Өйдә хәзер чәй эчә торганнардыр», дип уйлады ул... Борынга өй исе килеп бәрелгәндәй булгач, Рөстәмнең ачуы кабарды.
— Син дә солдат исемен, фронтовик исемен күтәреп йөргән буласың шунда,— дип, ул үз-үзен тиргәргә кереште.— Шуңа да түзмәгәч, өйдән чыкмыйлар аны...
Аның каршыннан әле фронтка, әле тылга таба автомашиналар узып тордылар. Башта ул аларга игътибар итмәде, соңра кайсын булса да туктатып, менеп утырырга теләде, хәтта: «Утыртыгыз!» дип тә кычкырып карады. Ләкин бер генә машина да туктамады, алар, Рөстәмгә үч иткәндәй, аның яныннан мөмкин хәтле кызу узган кебек тоелдылар.
Шул арада әллә каян болытлар чыкты, һәм алар берсе-берсенә кушылып бөтен күк йөзен каплап алдылар. Озак та үтмәде, коеп яңгыр ява башлады.
Яңгыр Рөстәм өчен бик җай туры килде, ул куанып, юл кырыендагы чокыр янына килеп туктады һәм бу минутта аның өчен балдан да татлырак тоелган яңгыр суын тәмләп эчәргә кереште. Башта комсызланып, соңра су җыелганны көтеп ашыкмыйча эчте.
Ләкин кипкән иреннәр сусавын баскан яңгыр озакламый Рөстәмнең теңкәсенә дә тия башлады. Аның өс-башы чыланды, әче алма ашагандай тешләре камашты, тәненә каз итләре тибеп чыкты. Өйдә булса, хәзер ул коры күлмәк-ыштан киеп, әнкәсе кочагында назланып ятар иде. Ә монда назланып яту түгел, ышыкланыр урын да юк. Тәнгә сыланган күлмәктән һәм чалбардан шыбырдап су ага, тешләр бер-берсенә бәрелешеп биешәләр. Мондый вакытта тик торырга ярамаганлыкны Рөстәм аз-маз аңлый иде инде. Ул, таеп егыла-егыла, һаман алга, ут сызыгына таба юл алды. Ә машиналар, пычрак су чәчрәтеп, янгынга чапкан шикелле, оча бирделәр.
Д. авылына Рөстәм бөтенләй хәлдән таеп керде. Ул килеп кергән Д. авылы сугышка хәтле, бәлки, зур да булгандыр. Җимерек өйләр, шәп-шәрә утырып калган мичләр, көл һәм кисәү мәйданнары шуны күрсәтәләр. Хәзер исә авыл бик кечкенә булып күренә, анда бары биш-алты гына йорт сакланып калган. Йортлар тирәсендә Рөстәм кызыл хач билгесе ясалган палаткалар күрде һәм адымнарын кызулатты.
Кыздырылган суган исләре борынны кытыклап, Рөстәмне ашханәгә китерде. Ул кухняга узды һәм мич янына утырып чыланган өс-башын киптерергә тотынды. Тәнгә җылы кергәч тә түзмәде — өстәлдән икмәк алып, плита өстендәге котлет һәм бәрәңгеләрне ашый башлады.
Аш пешерүче:
— Нишләттегез инде, нишләттегез?.. Котлетларны кая куйдыгыз? Тиз булыгыз, начальник көтә,—дип буран куптара башлаганда, Рөстәм печәнлектә ял итеп ята иде инде.
Урамга ул икенче көнне иртә белән генә чыкты. Төнне саташып, төшләр күреп уздырды. Әбисе ишетсә, әлбәттә, юрарга керешер иде. Төшендә, имеш, Германия җиңелеп, сугыш беткән. Гитлер качкан булган, ләкин аны эзләп тапканнар һәм үтергәннәр. Үтерүче Расад дигән кушаматлы бер кеше икән. Әмма кешеләр Расадның кем булуын белмичә аптырыйлар икән.
Рөстәм, онытылган төшен хәтерли-хәтерли, яралыларны кабул итә торган палатка янына килде. Палатка янында авырулардан бушап калган кечкенә автобус сыман машина тора иде. Палаткадан бер лейтенант килеп чыкты һәм шоферга:
— Киттек! — дип кычкырды.
Рөстәм, моны ишетүгә, ашыгып машина эченә кереп утырды.
Яңгыр күптән туктап, аяк асты кибәргә дә өлгергән иде инде. Юл һәйбәт, матур, көн аяз. Машина җилдәй кызу оча. Ике сәгать чамасы баргач, туплардан аткан һәм ядрәләр ярылган саңгырау тавышлар ишетелә башлады.
Безнең нәни каһарманыбыз пыяласы ватык тәрәзәгә башын тыкты һәм кызу хәрәкәттән бәрелә-сугыла күзәтеп барды. Алар рәт-рәт тезелгән блиндажлар яныннан үттеләр, чокырлы юллар һәм траншеяләр аша кичтеләр.
Бабайлар: «Эзләгән табар»,— дигәннәр. Рөстәм дә эзли торгач тапты. Дөрес, ул байтак михнәт чикте, аңа ач та йөрергә, дер-дер калтыранып йокысыз төннәр дә уздырырга туры килде. Ни булса, шул булды, әмма Рөстәм үзенекен итте: Дон елгасы буеннан Иделгә, тарихи көннәр кичергән Сталинград шәһәренә килеп чыкты.
18нче бүлек. Рөстәм маҗаралары. Расад.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев