Көмеш кыңгырау

Нәзер

Насыйбулла абыйлар җәен, матур чакта кайта, әткәйләр үзләре әйтмешли, кунак-кунак уйнап алалар.

Нәсел калын, туганнар ишле, берсеннән-берсенә йөреп өлгер генә. Кайчакта көненә ничәшәр җиргә өндәүле. Егетләрчә дәртле атлап, елмаеп килгән көр күңелле ыспай абый ак ефәк шәл ябынган сылу, алтын тешле, моңсурак Һаҗәр апаны кул­тыклаган, флотча киенгән иркә малай Мәсгут әнисенә сыен­ган. Без күрмәгән ерак шәһәр белән кызыктырып, күңелне иләсләндереп, баш әйләнгеч хуш исләр бөркеп, ел саен көтеп алган яңалык булып йөри алар. Адым саен әкияти сарайлар инде анда, патша яшәгән Питербурда. Шундый җирдә яшәп тә гел авылны сагынып кайталар. Бусы ничек микән?

Беркөнне кечкенә абый, затлы кәчтүнен салып, Сафа абыйның бәрәңге казыганда кигән чалбарын сорап алды, майкадан калып көрәк, кәйлә күтәреп урамга чыкты. Кәй­ләсен кәйлә, хәйләсен әйтми: нәрсә казырга, кая бара? Уенны куеп без дә иярдек. Йөрмәгез, димәде. Тар тыкрык­тан төшеп елга күперен чыкты да сулга, без уйный торган чирәмлеккә борылды. Талларга карап, нидер исәпләп, чама­лап алды да ышанып әйтте:

—  Шушында булырга тиешле!

—  Хәзинәме?

—  Хәзинә, дөрес әйтәсез! Табыла калса, барыбызга да җитәр.

Урман-чытырманда түгел икән. Чирәмлек тигез түгел, уенты урыны бар, булыр да, ихтимал. Кәсне кистереп ком-лы-ташлы кызыл балчыкны актара. Тирләп эшли, ашыга. Чокырдан күзне алмыйбыз — ниләр чыгар микән ялтырап.

—  Алтынмы, көмешме?

—  Көмеш дисәк, дөресрәк булыр. Юк әле, күренми. Тирәндәрәк булыр.

Ипләбрәк керешә. Узган-барган борылып-борылып карый:

- Рәхмәт яугыры, саваплы булырсың,— диде бер бабай.

- Күмеп калдырган байлыгын эзлидер,— дип пышыл­дашты ике хатын.

Хәзинә булса ник көпә-көндез казысын икән? Әкияттә гел төнлә була. Менә бермәлне көрәк донк итеп бәрелде. Сандыкмы? Сөенеп куйды абый:

—  Әйттем бит, шушында дип! Табылган нәрсә бура чите иде.

—  Менә, улагы да!—диде Кечкенә абый. Шулхәтле әйт­ми түзгән диген. Туктап тын алган арада сөйләде:

—  Алтынмы, көмешме, дисез. Мин кечкенә чакта монда көмеш сулы кизләү иде, суга йөри идек. Авылны сагынганда Дымбылатны, Каракизләүне, инеш буйлап бар булган чиш­мәләрне берәм-берәм күз алдыма китерәм. Төшемдә күрәм. Менә шушындагы кизләүне дә күрәм — улагыннан челтерәп су ага. Үрелеп учыма алыйм дисәм уянам да китәм, буем җитми кала. Бер генә кермәде төшемә. Авылга ел да кай­табыз, шушыннан үтеп йөрим, томаланган кизләү мин ач­канны көтәдер сыман. Бабайлар карап, чистартып торган. Яшьрәкләр аның барлыгын да белмидер. Каты авырып, суга сусап, утта янып ятканда нәзер әйттем: исән булсам, кайтып шул кизләүне ачар ием, дидем.

Нәзернең ни икәнен беләм, Латифа тәтәй әйтә:

—  Үтәмәсәң, нәзер тота ул, бик хәтәр,— ди... Менә шу­ңа Кечкенә абый кунакка бармыйча җир казый. Төштән соң килеп тә озак чокыды, актарды. Менә саркып су да күренде!

—  Суы тәмле иде, ачылып китәр шәт!—диде абый.— Агып торсын әле шулай, тегәрҗеп хәтле булса да. Улак куярга кирәк.

Кичтән дә, иртәгесен дә килеп карадык. Юк, һаман беленер-беленмәс саркыган көе.

—  Чыганак бүтән юл алган...— диде абый күңелсезлә­неп. Нәзерен үтәде үтәвен, суы юк. Кизләү ачылып китсә, су алганда авылдашлар: «Насыйбулла ачкан»,— дип искә алыр иде...

Читкә китүчеләр үз юлын тапкандай, онытылган чишмә, кизләү дә, әкренләп таш-балчык ишелеп, юшкын басып күмелгән, суы качкан — бүтән юл алган. Агач сусыз корый, караусыз чишмә дә кибә. Мәрхәмәтле караш үз вакытында кирәк. Теге иске кизләү урынын яңадан чирәм басып, яшел­леккә кушылып калды. Анда кизләү булганын, мөгаен, инде мин генә беләмдер. Без дә читкә киттек, бүтән юл алдык. Кизләү булган урында, иске кабер сыман калкулык — чиш­мә кабере. Билгесез чишмә.

Шәүкәт Галиевның «Минем беренче гомерем» истәлекләр китабыннан.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/dbi-shif/uraza-ze-bezne-totty

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: