Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кызыл чәчәк, ак чәчәк…

Ильяс кызу-кызу атлаган шәйгә кесә телефонына күз төшереп алды: дәрес башланырга әле ярты сәгатьләп вакыт бар иде.

Җир асты кичүенең тозлы балык, ясалма күн, тагын әллә нинди күңел болгаткыч исләр аңкыган почмагыннан адымнарын тагын да кызулатып, борынын җыера төшеп үтте дә чәчәк бәйләмнәре сатыла торган башына китте. Аның күз карашын килеп җиткәнче үк тотып алган сатучы хатыннар әле берсе, әле икенчесе:

– Чәчәк кирәкме? Теләгәнеңне табабыз, егетем, – дип Ильясның алдына чыгып бастылар. Курткасы өстеннән зәңгәр алъяпкыч япкан, тутырган тавыктай таза гәүдәле, кыска сары чәчлесе яшүсмер егетнең чандыр озын буена, мәктәп костюмына, аркасына аскан рюкзагына җәҺәт кенә күз йөгертеп алды да:

– Укытучыгамы, әниеңәме? Әллә берәр матур кызгамы? –  дип, сандугач күк сайрый-сайрый, Ильясны үз чәчәкләре янына әйдәде. Үткер күзе егетнең кызарып китүен дә шунда ук күреп өлгерде.

– Оялма, егетем, кызларга чәчәк бүләк итүнең бер гаебе дә юк аның. – Сатучы хатын рәт-рәт тезелгән чәчәкләрен сабый баланы назлагандай бармак очы белән сыйпап үтте. – Менә, карале, ачылырга да өлгермәгән нинди матур лилияләр бар. Хризантемалар алсаң да үкенмәссең. Кайсын сайлыйбыз?

Ильясның карашы күзне камаштырырлык матурлык илендә адашып йөрде дә урта рәттә төрле төстәге таҗларын балкытып утырган гөләп чәчәгендә берегеп калды. Гаҗәеп чәчәк иде ул: кызыл, ак, шәмәхә, зәңгәр таҗларга төренгән роза күз явын алырлык иде.

– Менә бу розалар бик кыйммәт микән? – Ильяс ияк очы белән генә шул чәчкәләргә ымлады.

Сатучы ашыкмады, кабаланмады, сынаулы гына итеп Ильясның күзенә карады.

– Ала-ай, – диде ул нигәдер суза төшеп. Аннан иңбашын сикертеп куйды да:

– Миңа ни, анысын алсаң да, монысын алсаң да барыбер. Шулай да ясалма матурлыкка алданырга ашыкма дияр идем, балам. Үземнең улым да синең яшьләрдә, аңа да гел шулай дип тукып торам: тыштан ялтыраган нәрсә эчтән калтыраучан була, дим. Сез, яшьләр, акыл өйрәткәнне яратмыйсыз яратуын, колак салсагыз да мишәйтләмәс ие дә соң… Син ошаткан бу купшы чәчкә бер-ике көн үтүгә шәлперәеп төшәчәк, ә менә бу тыйнак кына утырган хризантемалар, лилияләр, күзне иркәләп, ай буе чәчәктә сакланыр.

Сатучы хатын зур вазада утырган ап-ак чәчәкләргә аерым бер җылылык белән күз сирпеп алды да икеләнебрәк калган Ильясны эчкә дәште.

– Кер әле, балам. Менә болайрак итеп төрсәк, ни диярсең? – Затлыракны яраткач, әйдә соң, уртага бер кызыл роза куйыйк. Ә аның янына лилияләр өстәсәк?  – Хатын кулларына күз иярмәс җитез-җитез хәрәкәтләр белән ә дигәнче гөлләмә ясап, аның чит-читләрен җилпәзәгә охшаш яфраклар белән бизәп төрде дә егеткә карап елмайды. – Теләсә кайсы кызның йөрәген яуларлык!

Ильяс каршы килеп маташмады, чәчәкләр, чыннан да бик матур иде. Кесә телефонының сәгатенә күз төшерә-төшерә, акчасын түләде дә, рәхмәт әйтеп, кызу адымнар белән баскычка юнәлде.

Ул мәктәпкә килеп кергәндә, әле кыңгырау чылтырамаган иде. Ашыга-кабалана чишенү бүлмәсенә узды да эскәмиягә утырып чәчәкләрне янәшәсенә куйды Һәм аяк киемен салырга дип иелгән халәтендә катып калды: нәкъ шул минутта ишек төбендә кызларның чырык-чырык сөйләшкәне ишетелде. Их, кирәк бит, ә, партадашы Алисә ләбаса. Тагын мыскыллап көләр, үчекләр инде! Тукта, кызларның берсе Ландыш түгелме соң? Ильяс колакларының уттай яна башлаганын тоеп, гаепле кешедәй башын тагын да ныграк иде.

–  Алисә, беләсеңме, бүген туган көнемә әти нәрсә бүләк итте? – Кара!

– Вау!

Күр әле бу йомыкый дип йөргән Алисәне, гел чытлык кызлар кебек сөйләшә башлаган түгелме?

– Айпад? Иң кыйбатлысы инде әллә?

– Утыз меңлек! Ә нәрсә? Анлык кына акчасы бар инде әтинең. Ә бу алтын алкаларны әни алды. Күптән кызыгып йөри идем, шәп булды әле.

– Матур! Әй, үзең матур булгач, сиңа бар нәрсә дә килешә инде!

Чыннан да, алар сыйныфындагы иң матур кыз шул Ландыш. Төс-кыяфәте дә, кигән киемнәре дә бүтәннәрдән күпкә аерылып, үзенә җәлеп итеп тора.  Ильяслар сыйныфына узган ел гына килсә дә, ул тиз арада барысы белән уртак тел табып, үз кешегә әйләнде дә куйды. Ильяс аннан күзен алмый сәгатьләр буе утырырга да риза, тик сыйныфташлары аның хисләрен сизеп көләр кебек тоела. Болай да инде, әлеге дә баягы тиктормас Алисә былтыр әздән генә оятка калдырмады. Такта алдына җавап бирергә чыккан Ландышка карап, дөньясын оныткан иде Ильяс. Кызның алтынсу төскә буялып, иңбашларына таралган бөдрә чәчләрен, аяз күк йөзедәй балкып торган, керфекләре сөрмә белән күтәртелгәч, тагын да серлерәк тоелган күзләрен, йөзенә иркә кыяфәт биреп, бераз күперебрәк торган иреннәрен үзенә сиздермәскә тырышып күзәтеп утырганда, партадашы Алисә дык итеп терсәге белән төртте.

– Үләм, әллә гашыйк булгансың инде? – Ирен читләрен елмайтып пышылдаса да, Алисәнең күзләрендә ниндидер сагыш бар кебек иде.

– Кит әле, җүләр! – Ильяс, башкалар ишетмәде микән дип як-ягына күз ташлады да, кызның беләген чеметкәндәй итте. Үз чиратында кыз аңа шелтәле караш ташлады, әмма, ни гаҗәп, башка вакыттагыча тел озынайтып тормады. Зур кара күзләрен керфек астына яшереп, читкә борылды.

Менә хәзер Алисә Ильясны күреп алса, аның серен бар дөньяга чәчәр, рәхәтләнеп көләр кебек тоелды егеткә. Ул сулыш алырга кыймагандай, бөтенләй тынсыз калды.

– Әти белән әни минем өчен беркайчан да акча жәлләми, очсыз әйберне үземнең дә җенем сөйми. Ә син помнишь, былтыр минем туган көнемә безнең класстагы Ильяс йомшак уенчык күтәреп килгән иде? Ужас, әйме? Менә күрерсең, быел да шундый өч тиенлек берәр нәрсә алып киләчәк әле. Ул миңа по уши гашыйк булган ахырысы. – Моңарчы чишмә челтерәвен хәтерләткән тавыш мизгел эчендә бөтенләй ят, котсыз булып ишетелде. – Мескен!

Ландышның бу сүзләреннән идән белән түшәм бербөтен булып әйләнә башлагандай тоелды. Алай гына да түгел, әллә кояшның, әллә күк йөзенең бер чите чынаяк ватыгыдай кителеп төшкәндәй булды.

– Ильяс турында ямьсез сүз әйтмә, Ландыш! –  Алисәне дә шушы минутта алыштырып куйдылар диярсең, тавышы тимер чыңыдай чатнап чыкты. – Безнең класстагы иң акыллы, чиста күңелле малай ул!.. Бүтәннәргә аның кебек эшчән, ярдәмчел булырга – ай-яй әле!

Юк, кояш элеккечә түп-түгәрәк булып елмая икән…

Колакны ярып кыңгырау чылтырады. Кызлар үзара сөйләшә-сөйләшә чыгып киттеләр, Ильяс исә чарасыз әсирлектән котылуына ни сөенергә, ни көенергә белмичә, үзалдына аптырап калды. Очын-очын ялгарга тырышып, әллә ничә эштә эшләп йөрүче сыңар канат әнисе; аз булса да файда китерим дип, дәресләрдән соң әле газета таратып, әле кибетләрдә промоутер булып үзенең дә акча эшләргә тырышуы, бүгенге чәчәкләрне дә сөенә-сөенә үз акчасына алуы яшен утыдай күзалдыннан сызылып үтте. Гаҗиз кыяфәттә эскәмиядә яткан гөлләмәне кулына алып, чәчәкләргә бакты – бая гына җете купшы кыяфәттә балкыган гөлләр патшасы нишләптер тоныкланып, төсен җуйгандай нурсызланып калган иде. Аның янәшәсендәге лилияләр исә – алган чагында ачылыр-ачылмас утырган тыйнак чәчкәләр инде нәфис ак таҗларын тибрәтеп, ниндидер серле көй көйли иде…

Ильяс ике атлыйсын бер сикереп, баскычтан менеп баручы кызларны куып җитте Һәм үз тавышын үзе дә танымаган халәттә:

– Алисә! – дип эндәште. – Иртәгә көзге каникуллар башлана бит, шуның белән бүген үк котлыйм әле сине, партадаш! – дип көтелмәгән кыюлык белән өстәп тә куйды.

Әллә Алисәнең дөньяны балкытып эчкерсез елмаюыннан, әллә чәчкәләрдән сирпелгән аклыктан бөтен тирә-як шул мизгелдә нурга күмелде…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев