Көмеш кыңгырау

Кышкы маҗаралар

Минем күптән - балачактан бирле бу кадәр матур кышны күргәнем юк иде. Баксаң, кышның бөтен матурлыгы, бөтен сере шушы йомшак купшы карда икән.

Табигатьтәге барлык төсләрне (зәңгәрсу, кызгылт, шәмәхә...) үзенә җыйган аклыкта икән.
Игътибарлы кеше ул елгы кышның мул кар алып киләсен, мөгаен, аңларга тиеш булгандыр. Жәй буе яумаган яңгыр кая китсен! Әмма без табигатьне ул кадәр сынап, аңлап, тоеп яшәргә өйрәнгәнмени? Җәй эссе булгач, кыш салкын килергә тиеш. И, вәссәләм!

Тик, хикмәти Хода, ул кыш чагыштырмача җылырак килде. Һәм, рәхәтен тоярга мөмкинлек бирде.
Шулай урамда 8 яшьлек улымны эзлим. Йорт тирәләрен әйләнеп чыктым. Юк кына бит. Шуннан гел көтмәгәндә ике малай балалар бакчасы ишек алдындагы үзләре биеклеге кар эченнән килеп чыктылар болар.

Аһ, сез аларны күрсәгез! Безнекенең аяк киемнәре тузгып-чишелгән, аяк эченә тыгызланып кар тулган. Кулына кигән пирчәткәсе (үзем кебек, ни суыкта да бияләй кия белми) бозланып-шакыраеп каткан. Башлыгы бер якка авышып, кып-кызыл колагы дөньяга чыккан. Башыннан аягына кадәр юеш. Бер чананы икәүләп тартып, шулкадәр дус булып чыгып киләләр. Икесе дә шулкадәр бәхетлеләр!
Ә Яңа ел күпме кар алып килде безгә! Без авыл балалары Яңа ел ялларында авылга кайтып килә алмасак, йокыдан калабыз. Тик ул елны юлга тәвәккәлләми генә чыга торган түгел иде шул!

Шәһәр урамыннан, йортлар эченнән чыгып китә алмый бер азапланасың. (Иң кызыгы - хатын-кызлар да һаман рульдә, куркып тору юк.) Авылга кайтып җиттем, дип иркен сулыш алгач кына, борылышта тагын кереп батасың. Без исә киткәндә буранга эләктек. Күз алдына китерегез - үзе шомлы, үзе матур җилле-буранлы кич.

Һәм буран эченә күмелгән, күренер-күренмәс юл... Шул күренмәс чагында машинабыз белән юл читенә төштек тә утырдык без... Авылга кичке уенга килүче Кукмара егете узып китә алмады, безнеке кебек үк җиңел машинасы белән сәгатькә якын азапланды, һәм тәки олы юлга тартып менгерде бит!
Без, кешеләр бер-беребездән бик ерак, тормышлар да, мәшәкатьләр дә төрле кебек, һәрхәлдә, без шулай уйлап яшибез. Тик бу, күрәсең, гел дөрес яшәү түгелдер, һәм табигать кабат-кабат шуның киресен исбатларга телидер.
Рәхмәт Сиңа, матур кыш...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: