Кыргый
Аның артыннан бүген дә кыргый, дип калдылар. Гадәттәгечә, Рөстәм тагын берни дәшмәде, болай да зур күзләрен тутырып, борылып кына карады.
Аның артыннан бүген дә кыргый, дип калдылар. Гадәттәгечә, Рөстәм тагын берни дәшмәде, болай да зур күзләрен тутырып, борылып кына карады. Уң иңсәсенә аскан сумкасын култыгы белән кыса төшеп, ишекне ачты, артындагы чыр-чудан, көлешкән тавышлардан тизрәк котылырга теләгәндәй, беренче катка ашыкты.
– Кыргый!
– Үзен әллә кемгә саный…
– Ботаник!
– Бәйләнмәгез Гариповка! Дәрестә күчергәндә, бер дә ботаник, дип тормыйсыз!
Класс икегә бүленде. Малайлар өйгә ашыккан Рөстәмне үчекләп тәм тапса, кызлар, киресенчә, дәррәү кубып, аны якларга тотынды.
Эш шунда – сигезенченең малайлары, дәрес бетүгә, өйгә кайтып тормыйча, мәктәп ишегалдында футбол тибәргә күнеккән. Былтыр рәхәт иде ичмаса: алты малай ике төркемгә бүленәләр дә, эштән кайткан әниләре телефоннан пыр туздырып эзли башлаганчы, җан-фәрманга туп тибәләр. Ишек төбенә өелгән, кайсыннан китап-дәфтәр, кайберсеннән аяк киеме борын төрткән сумкаларны аралап, шап-шоп кул бирешеп таралышканда, дөньясында алардан да бәхетле кеше булмый.
Бер малайлары икенче мәктәпкә күчкәч, кайгырышканнар иде, классларына яңа малай килгәнен белгәч, ура кычкырдылар: футбол уйнаганда «җитмәүчелек» юк, димәк.
Башкаларга караганда озынрак буйлы, зур кара күзле, ипле генә сөйләшүче Рөстәм малайларның өметен акламады. Дәресләр бетүгә, мыштым гына җыена да көн саен өйгә таю ягын карый ул. Уйнарга, йөгерергә яратмый дияр идең, физкультура дәресендә аңа тиңнәр юк. Башка дәресләрдә дә, кул күтәреп утырмаса да, укытучы сораганда, ык-мык килеп тормый, чатнатып җавап кайтара. Саран да түгел, ярдәмчеллеге дә бар, тик менә уйнарга калмавы гына…
– Рөстәм, малай, бүген генә… Безнекеләр бер гол керткәнче генә…
– Сезнекеләр, ди. Безнекеләр диген…
– Давай, без синең сотовыеңа илле сум салабыз!
– Йөз диген!
– Миңа өйгә кайтырга кирәк.
– Әнисе малае!
– Кыргый!
– Ботаник!
Көн саен бер үк күренеш. Рөстәм телләшеп тә маташмый, күзләрен тутырып борылып карый да, гаепле кешедәй ашыга-ашыга, класстан чыгып китә. Артыннан үртәп кычкырган малайлар аның да дөньясын онытып, күлмәк изүләрен җилбәгәй җибәреп туп тибәргә бик-бик теләгәнен, әлбәттә, күз алдына да китерми.
Инде сыйныф җитәкчесенә дә зарланып карадылар. Янәсе, Рөстәм бигрәк кыргый, башкалар белән аралашырга яратмый, үзен өстен куя. Укытучының үз кайгысы кайгы: мәктәпкә тикшерү килергә җыена, бөтен кәгазьләрне тәртипкә китерергә, класс журналын кабаттан күчереп язарга, электрон көндәлекне тутырырга, кыскасы, очы-кырые күренмәгән эшләрне төгәлләргә кирәк иде. Ул колак төбендә умарта кортыдай гөжләгән укучыларга:
– Чебеннән фил ясап йөрмәгез әле. Күп тавышлансагыз, минем хезмәт хакын кисеп куярлар – шул булыр, – дип кисәтү ясагандай итте дә өстәл тутырып яткан кәгазьләренә иелде.
Сигезенчеләр уйлавынча, болай дәвам итә алмый иде.
– Әйдәгез, Рөстәмгә бойкот белдерәбез! Беребез дә сөйләшмибез үзе белән!
– Сөйләшмәссең… Иртәгә алгебрадан контроль эш, синнән күчерикмени?
– Кызык итеп, өйләренә барып карыйк әле. Китап укып утыра микән? Хи-хи-хи…
– Компьютерда футбол уйныйдыр әле. Ха-ха-ха…
– Чигү чигеп утырмаса. Һе-һе-һе…
Башларына килгәнне эшләмәсә, сигезенче «Б»лар буламы инде? Рөстәм кайтып киткәч, эленке-салынкы гына футбол тибеп алдылар да, җирәбә тотканнан соң артык кашык булып читтә утырган Гаязның:
– Разведкага кемнәр бара? Мин киттем! – диюе булды, «мин дә, мин дә» диешеп, җыена да башладылар.
– Кайсы йортта яшәгәнен беләсезме?
– Мин комплексын беләм.
– Һи, тити башлар, комплекс буйлап, Рөстәмне эзләп йөрикмени?
– Аптырамагыз әле, хәзер Гөлиягә шалтыратам, аның белмәгәне юк! Тикмәгә генә класс командиры булып йөрми! – Гаяз шулай диде дә, тиз генә кесә телефоныннан шалтыратып, кирәкле адресны табып та өлгерде.
– Маладис, малай, синнән чып-чын разведчик чыга!
Шулай дип Гаязны үсендерә-үсендерә, футбол тубын култык астына кыстырган, сумкаларын кыйгайтып иңсәләренә аскан малайлар Рөстәм яшәгән йортны эзләп киттеләр. Былтыр гына салынган ун катлы матур өй икән, тирә-ягында энә төшәрлек урын калмаган, күпләп машина тезелгән ишегалдына җиткәч, малайларның берсе:
– Нигә килдек дибез, ә? – дип аптырабрак сорап куйды.
– Сәбәп беткән, ди… – Бернәрсәгә озаклап кайгыра белми торган Гаяз, исе китмәгән кыяфәт чыгарып, авызын чалшайткандай итте. – Ни дә булса уйлап табарбыз әле.
Рөстәм яшәгән подъезд ишеге ачык иде, малайларга домофонга басып торасы да булмады, шау-гөр килеп эчкә атылдылар. Лифт эшләмәвен белгәч кенә борыннары салынды – сигезенче катка җәяү атлыйсылары килмәде.
– Монда хәтле килгәч, кире борылыйкмыни? Рөстәмнең курчаклы уйнап утыруын күрәсегез килмимени? Ярар, җебегәннәр монда гына көтсен.
Кайсы малайның үзен җебегән итеп күрсәтәсе килсен – Гаязның шулай диюе булды, бер-берсен узыштан алга томырылдылар.
Тик баскыч буйлап көлешә-көлешә күтәрелгән малайлар, сүз берләшкәндәй, кинәт туктап калдылар. Өске каттан әкрен генә адымнар белән Рөстәм төшеп килә иде. Үзе генә түгел, аркасына карт әбисен кочтырган. Әбинең өстендә, көннәр әле җылы торуга карамастан, җылы куртка, башында мамык шәл. Ул йон оекбаш кына кигән аяклары белән Рөстәмнең биленнән кочкандай иткән, үзе иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә ачып, нидер сөйләнә.
Көтмәгәндә каршысына очраган сыйныфташларын күргәч, Рөстәм комач төсле кызарды, бит очлары ут капкандай яна башлады. Болай да башын иеп атлаган җиреннән тагын да урталай бөгелде. Малайлар да тамакларына кылчык кадалгандай, сүзләрен өзеп, тын калдылар. Уңайсыз тынлыкны почмактагы чүп савыты тирәсендә безелдәшкән чебен-черки тавышы гына бозып тора иде.
– Дәү әнине… аяклары йөрми… Саф һавага… – дип борын астыннан гына әйтеп куйды Рөстәм, гаепле кеше күк аклангандай.
– Дусларыңмы әллә, балам? – диде әби, күгелҗем күзләрен кысып кына малайларга күз ташлагач.
– Классташлар. Уйнарга чакырырга…
Рөстәм сүзен әйтеп бетерә алмады, Гаяз аны бүлдереп:
– Юк ла… без ни… алгебрадан… әй лә… – дип төртелеп торды. Аннан:
– Берүзеңә җайсыз бит, әйдә, без дә булышабыз, – дип өстәп куйды.
Рөстәмнең авырлыктан бөкрәя төшкән гәүдәсе тураебрак киткәндәй тоелды.
– Мин өйрәнгән. Җайсыз түгел. – Шулай дисә дә, тирләп чык-кан маңгае, борын очы киресен сөйли иде.
– Беркөн спортзалда ярышканда кызларны күтәреп йөрткән кебек кулга гына утыртсак, җиңелрәк бит. – Гаяз – Гаяз инде, сүзен бирә торганнардан түгел. Ә дигәнче, ике малай кулларын чалыштырып тоттылар, калганнар исә әбине Рөстәм җилкәсеннән ипләп кенә күтәреп алдылар.
– Ай Алла, балалар, таеп китә күрмәгез инде, – дип сөйләнә-сөйләнә, әби ике кулы белән малайларның иңбашыннан кочты. Үзенең җыерчыклы йөзеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. – Картайган көнемдә менә шулай адәм имгәге булырга калды шул.
Берсе дә эндәшмәде. Беренче катка төшеп җиткәнче, дөнья үз агымыннан тукталып калгандай тоелды.
Ишегалдына чыгып, әбине балалар мәйданчыгы янындагы эскәмиягә утырткач, Рөстәм кесәсеннән кечкенә җәймә алып, аны аяк астына җәйде.
– Мин өйдән колясканы алып төшим инде, – дип берәүгә дә күзен күтәрми генә эндәште дә кереп китте.
– Бәхетең артсын, балам.
Әби шулай диде дә үзе тирәсендә телләрен йоткандай тезелеп торган малайларга карап елмайгандай итте. – Рөстәмем белән бергә укыйсызмыни, бәбкәйләрем?
– Без ни… әйе…
Әби аларның сүз табалмый тинтерәп калуларына игътибар итмәде. Тамырлары бүлтәеп торган җыерчыклы кулы белән тезләрен уа-уа, сызланып куйды.
– Лифт дигәннәре һаман да эшләми шул. Ичмаса, коляска белән төшеп-менмәле дә түгел баскычкайлары, кыенга туры килә улыкаема. Югыйсә, тинтерәмә, дип тә әйтеп карыйм үзенә… – Әби, күз төп-ләрен җемелдәтеп, кет-кет көлеп алды. – Миңа да физкультура кирәк дигән була да балакаем, курчак урынына күтәреп тә апчыга.
Малайлар ни кыймылдап китәргә, ни каккан казык кебек басып торырга белмичә, кыбырсынып куйдылар.
– Ә сез бөтенләй йөрмисезмени? – дип сорады кызыксынуын җиңә алмаган Гаяз.
Әби аркасын турайтыбрак утырды, шәл астыннан күренгән ак чәчләрен рәтләгәндәй итте.
– Картайгач шулайрак икән шул, балалар. Аяклар: «Булды, җитте, күп йөгердек», диде дә атказ бирде дә куйды. Авылдан монда апкилгәннәр ие дә, менә, бөтен авырлык балаларга төшә. Алар эшкә киткәндә дә мин, кайтканда да… Рөстәмем көн саен укуыннан кайтуга саф һавага дип апчыккан була, балакаем. Коляскама утыртып, дөнья күрсәтеп кайта, рәхмәт төшкере. Чыныгып бетмәгән гәү-дәсенә көч кенә килмәсә ярар иде. Төшүе төшү, сигезенче катка кү-тәреп менәргә дә кирәк бит әле. – Әби авыр сулап куйды.
Малайларга кинәт кенә әллә ничек булып китте. Үзләре дә аңламаган ят бер тойгы – әллә үкенү, әллә оялу, әллә кыенсынудан, бер-берсенә күтәрелеп карарга да кыймадылар.
Коляска күтәреп чыгып килгән Рөстәмне күргәч, кулларын кесәгә тыгып, кроссовка башы белән җир тырнап торган малайлар сүз берләшкәндәй аңа каршы атладылар.
– Карале, малай, сезнең ишегалдындагы футбол кыры мәктәпнекеннән биш тапкыр шәбрәк икән бит! – Гаяз башына яңа гына килгән фикердән очына-очына, коляска тоткасына килеп ябышты. – Давай, әбиеңне судья итәбез дә…
– Во! Ну баш үзеңдә!
– Аннан бергәләп күтәрешеп менәрбез.
– Иртәгә дә килербез.
– Иртәгә ди, көн саен диген!
– Ну кыргый да инде үзең, малай, әйткән булсаң, әллә кайчан бергәләп булышкан булыр идек!
Бүтән чакта «кыргый» диюләренә күзләре түгел, күңеле мөлдерәмә тула торган Рөстәм бу юлы да дәшмәде. Тик аның сүзсез карашында хәзер инде кояш яктылыгы чагыла иде.
Ләйсән Галиуллина рәсеме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев