Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Көй

Яфраклар коела да коела. Алар әле күбәләк кебек бөтерелә-бөтерелә аяк йөзенә килеп сарыла, әле йөзләгән нәни кояш булып, баш очында уйнаклый.

Алар сукмакларга да, эскәмияләргә дә, кешеләрнең иңбашларына да чаяланып куналар да кисәк кенә нәүмизләнеп, салмакланып калалар. Аяк атлаган саен, үзләре генә белгән серле көйгә яфраклар җырлавы ишетелә кебек. Шшт-шшт... шшт-шшт... Агачта әлегә өзелмичә калганнары да, көзге җилдән куркып калтырана-калтырана, шушы җырны тыңлый шикелле: шшт-шшт... шшт-шшт... Үз купшылыгы белән кәпрәйгән чаган яфракларының кайберләре, шәһәр уртасындагы кечкенә урманны тарсынгандай, биеккә-биеккә, күгелҗем болытлар йөзгән тарафка омтылган була. Җил дә хәйләкәр: канатларын тибрәндерер-тибрәндермәс кенә аларны күккә, чиксезлеккә чөеп уйный да, уйнап туйгач, мәрхәмәтсез рәвештә җир өстенә тузгытып ташлый.

Яфраклардан түшәлгән келәм буйлап кыз бала атлый. Алсу бит алмасы буйлап тәгәрәгән яшьләре кибәргә өлгерсә дә, күңел төпкеленә утырган юшкын әле дә булса юылмаган кебек. Аңламадылар. Аны тагын аңламадылар. «Син булдыксыз, синең кулыңнан берни дә килми» дип турыдан бәреп әйтмәсә дә, кыз бу сүзләрне укытучының күзләреннән укыды. Укыды да, әтисе бүләк иткән этюдникны култык астына кыстырып, дәшми-нитми чыгу юлына борылды. Укытучының өметен акламавына, үзенең чыннан да булдыксызлыгына, төсләрдә дә, буяуларда да зәвыгы булмавына шул мизгелдә ныклап төшенде кебек. Сәнгать мәктәбе, картиналар, пумалалар аның өчен түгел, димәк. Барысына да кул селтәргә дә, әнисе теләгәнчә, алда көтеп торган имтиханнар турында гына уйлап, саннар, формулалар арасына кереп чумарга.  Тик... күңелне алгысытып, ашкындырып торган хыялны нишләтергә? – Ул бит иртәсен дә, кичен дә төсләр дөньясында яши. Хыял дөньясында. Нишләптер ул дөнья гел якты төсләрдән генә тора: ясаган картиналарында да соры, кара төсләрне очратмассың.

Санкт-Петербургка баргач, Эрмитажда йөргәндә, кыз атаклы рәссамнарның хезмәтләре алдында телсез калды. Кеше-кара сизмәгәндә, Тициан картинасын бармак бите белән сыпырып карады. Ренуарның «Җилпәзәле кыз»ына бер якын килеп, бер ерагаеп, таң калды. Пикассо, Матисс картиналарына яшеренгән серне маңгай күзе белән генә күреп бетерү мөмкин түгел иде – уй дәрясына чумарга өлгергән кызны әнисе җитәкләп диярлек алып китте. Кызның ярты җаны шул рәсемнәр янында калды кебек. Ул өйдә дә, сәнгать мәктәбендә дә пумаласын кулына алып утырса, уе белән әлеге картиналар яныннан урап кайтырга гадәтләнде. Күз алдында үткән гасырларның кайтавазы пәйда була да, алар бүгенге белән кушылып, өр-яңа җыр барлыкка китерә кебек. Кыз исә шул көйне рәсем итеп буяу белән я ак кәгазьгә, я киндергә төшерергә ашыга. Ләкин... үзе дә сокланырлык, башкалар да аһ итәрлек картина гына язылмый да язылмый.

Бүгенге эшен дә ошатмады укытучысы. «Син үзеңне табалмагансың», дип, фәлсәфи тонда нидер әйтте дә, рәсемне кадерсез генә итеп шкаф почмагына алып куйды. «Табигатьне ишетергә өйрән», дип өстәгәч, нигәдер үзе өстәл артына ымлады. Кыз каршы дәшмәде. Ләкин класста да калмады, күз яшьләрен эчкә йотып, ишеккә атлады.

Яфраклардан түшәлгән келәм буйлап кыз бала атлый. Аяк астында ыңгырашып калган яфраклар зарын да ишетмичә, әкрен адымнар белән атлый да атлый ул. Янәшәсеннән култыклашып үтеп киткән карт белән карчыкны да, әнисен җитәкләгән бөдрә чәчле сабыйны да күңел күзе белән күрмичә, җансыз курчак шикелле атлавын белә. Бу олы җиһанда берүзе калгандай, тирә-юньгә караш ташламыйча бара да бара.

Баш очында тукран тукылдады. Кыз уйларыннан бүленеп керфеген күтәрде. Шәрәләнеп калган агачта тук та тук килеп, тукран малае утыра иде. Корт чүпләве түгел, ниндидер көй язуы диярсең: билгеле бер тәртипкә салган ноталарны шулкадәр осталык белән башкара! Кызның кәефе күтәрелеп киткәндәй булды. Яңа гына аңына килгәндәй, як-ягына күз салды, күкрәген тутырып һава сулады. Бии-бии бөтерелгән яфракларны күреп, өнсез калды. Бар дөньяда көз музыкасы яңгырый, урман исә шул көйгә буйсынып, бөгелә-сыгыла вальс әйләнә шикелле тоелды. Кызның өлгергән бөрлегәндәй күзләренә соклану тулды. Аяк очларына басып, үзе дә балерина кебек урынында бөтерелеп алды. Ул әйләнгән шәйгә кып-кызыл курткасы өстеннән чыгарып салган ике толымы да мәзәк итеп сикергәләде. Шул мәлдә уч төбе кадәр генә бер кошчык сукмакка төшеп кунаклады да, аның үз-үзен тотышына гаҗәпләнгәндәй, башын кыйгайтып, чырык-чырык килде. Кыз гөләп таҗыдай кайтарылып торган иреннәрен очлайтып, җиргә иелде. 

– Син бигрәк матур! Телисеңме, мин синең рәсемеңне ясыйм?

– Чыр-чырык! Чыр-чырык! – Ризалык белдерүе булды бугай, кошчык томшыгын селкетте.

Кыз үзалдына елмаеп, имәннәр ышыгындагы артсыз эскәмиягә килеп утырды. Этюдникны ачып, пумаласын, буяуларын алды. Тик кошчыкның түземлеге төкәнергә дә өлгерде бугай, нәни канатларын җилпеп, очып та китте. Кыз кайгырмады. Күз явын алырлык төскә кергән тирәлекнең һәр бизәгенә мөкиббән китеп, тирә-ягына каранды. Аның урынында өлкәнрәк кеше булса: «Табигатьнең бу алтын мизгелен картина итеп язмау гөнаҺ!» дип фикер йөртер иде. Ләкин кыз алай дип уйлап тормады, ул бары тик матурлыкка соклануын рәсем итеп төшерергә ниятләп, самими карашын җыр көйләгән көзге урманга юнәлтте. Әлбәттә, «табигать – иң яхшы укытучы» дигән фикер дә кызга еллар аша гына киләчәк иде...

– Искиткеч! Гаҗәеп! Монда – табигать Һәм кешенең бергәлеге, халәт тәңгәллеге, уртак кичерешләре! – Укытучы кызның рәсемен әле күзләренә якынайтып, әле ерагайтып, күзлеген әле салып, әле борын очына элеп, энә күзеннән үткәрде. – Мин монда көзге урман җырын, агачта эленеп калган яфракларның куркып калтырануын тоям. Җил башта күккә чөеп уйнаган, аннан сукмакка ыргыткан яфракларның ыңгырашуын ишетәм. Һавада тибрәлеп калган ялгыз яфракның нидер эзләп тилмерүен, бәргәләнүен күрәм! Искиткеч! Бу – рәсем генә түгел, бу – шигырь, бу – музыка, көй!

«Бу көйне мин үзем яздым, анда мин бар!» – Кызның дөньяга яратып баккан карашында горурлык та, чиксез мәхәббәт тә чагыла иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев