Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Үксезлек

Бу бинага килеп керү белән күңелне ниндидер төпсез шом биләп ала, җанга үксез салкынлык бөркелә.

Әйтерсең, кышкы аклык, кар бөртекләренең саф җемелдәве, кояш нуры да бу соры тәрәзәләр аша үтеп керә алмый. Балалар йортының ишеген ачып керү белән күңелне әнә шундый уйлар бөтереп алды. Кырылып беткән соры диварлар, буяулары кубып беткән идән такталары, нурсыз тәрәзәләр көннең бар ямен яшерерлек иде.

Тәрбияче ханым, безне баскыч буенча өченче катка озаткан уңайга, киңәшләрен бирә: "Артык назлы, кайгыртучан булмагыз алар белән. Җебеп тормагыз. Алар - гади балалар түгел. Ул-бу булса, чакырырсыз...".

Шулай итеп, без - бер төркем студентлар Казанның тар урамнарыннан берсендә, почмакта урнашкан балалар йортына килдек. Кайсының идеясе булгандыр - мөһим түгел. Кемнеңдер: "Балалар йортына барып, сабыйларга күчтәнәчләр өләшеп, уеннар уйнатып кайтыйк",- дип әйтүе булды, дәррәү күтәреп алдык. Күп уйлап тормыйча, тәм-томнар, уенчыклар төядек тә, юлга чыктык.

...Шарларны элеп, бүлмәне бизәп бетергәч, алып керделәр аларны. 20ләп сабый, безне күргәч, бер мизгелгә генә туктап тордылар да, яныбызга килеп сарылдылар. 7-8 яшьлекләр дә бар, аларларында зурраклар да күренә. Күбесе малайлар, кызлар сирәк. Өсләрендә таушалган, сәләмә киемнәр. Идән салкын булуга карамастан, аякларында юка оеклар. Сары чәчлеләре бар, кычкырып торган татар кыяфәтлеләре, кавказ халыклары чалымнары булган сабыйлар да юк түгел.

Бер нәни кызчык мине күрде дә, йөгереп килеп кочаклап алды. Үзе шундый ябык, үзе бертуктаусыз нидер сөйләнә: "Апа, ә синен исемең ничек? Минеке Рушания. Каян килдегез сез? Тагын киләсезме? Ә безгә бүген ботка ашаттылар, ләкин мин ашап бетерә алмадым, Ринат тартып алды да, түкте. Ул мине гел шулай рәнҗетә. Апа, апа, ә мин миңа зу-у-ур курчак алып килдеңме?...". Мин ни әйтергә дә белми, кызчыкны кочаклап тик торам. "Курчак алып килмәдем шул, үскәнем", - дияргә телем әйләнми.

Әйләнә-тирәмә карасам, төркемдәшләрем янына да балалар сарылган икән, алар да гаҗиз булып аптырап тора. Бераздан, аңга килеп, бу сабыйлар белән уеннар оештыра башладык. Бергәләп уйныйбыз. Хәрәктәле уеннарда малай-шалайның алгарак чыгасы, җитезрәк, көчлерәк булуын күрсәтәсе килә. Берсен-берсе эткәләп-төркәләп алалар. Ә Рушания һаман минем янда. Үзе нәни куллары белән кысып-кысып кочаклый. Әйтерсең, беркайчан да күрмәгән кеше җылысына, назына тартыла, җибәрәсе килми.

Алдан ук әзерләп алып килгән туплар, скакалкалар, уенчыкларыбыз бар иде. Аларны тәрбияче ханымга бирдек. Балаларга бүлмәдәге төрле төстәге матур шарлар калды. "Болары - сезгә, без киткәч уйнарсыз", - дигән сүзне ишетүләре булды, бүлмәдә мәхшәр купты, шарларны шартлата башладылар болар. Шулвакыт сары шар тотып яныма ябык кына, аксаклап йөри торган бер малай йөгереп килде. "Апа, бу шарның тынын чыгарып бир әле миңа", - дип ялвара. - "Мин аны саклар идем. Аның белән уйнар идем. Тынын чыгармасак, аны малайлар шартлатачак бит".

Шул вакыт күз алдыма дистәләгән-йөзләгән шарлар элеп туган көннәр үткәрүче, бихисап шарлар белән бизәлгән циркларга йөрүче балалар килде. Шушы кечкенә генә шарны - бердәнбер уенчыгын кадерләп саклаучы бу сабыйның да андый бәхетле тормышка хакы бар, ләбаса...

Кайтырга кузгалабыз. Балалар безне ишек төбенә кадәр озата чыгалар. Кайберләре кулларына кәгазь белән каләм алган, телефон номерларыбызны сорыйлар. "Без сезгә шалтыратачакбыз", - диләр. Аларны вахтер карчык аралап ала да, безгә кисәтү ясый. "Берүк, бирә күрмәгез. Шалтыратып җафалап бетерерләр".Балалардан аерылып булмый. Алар һаман безгә сарылалар, кочаклыйлар. Рушания инде нәни куллары белән кулымнан ук кысып тоткан да, "Апа, апа, китмә. Минем әнием буласынмы? Тагын кайчан киләсен?", - дип кабатлый.

Урамга чыккач, бераз атладым да, бу соры, шомлы йортка тагын бар кат әйләнеп карадым. Өченче катның тузанлы тәрәзеннән Рушания исемле нәни кызчык миңа томырылып-томырылып нәзек кулларын болгый иде...

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев