Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Киләчәктән килгән малай» - 3

«Киләчәктән килгән малай» повестының дәвамы.

Башы ►Ленин бабай туган көн

Мунча эче караңгы
— Кайттыңмы, ташбаш? — дип каршылады әти мине. — Исәнләш абыең белән!
Әни плитә янында нидер пешерә, әти исә олы якта таныш түгел бер абый белән икәүләшеп теге борынгы телевизор янында кайнашалар иде. Телевизорны идәнгә егып салганнар да, «громкость» дип язылган боргычына «Шипр» дигән одеколон агызып маташалар. Бөтен өйгә тәмле ис таралган.
— Исәнмесез... 
— Телевизор төзәтүче абыең бу! Казаннан ук килгән! — диде әти бер тантана белән. Аннары зарлангандай әйтеп куйды:
— Январьдан бирле күрсәтми бу хәерсез нәмәрсә. Дүрт ай телевизор караган юк... Но ничава, аның каравы йокы туя...
— Сейчас, сделаем... — телевизор төзәтүче абзый мыек астыннан гына елмайды. — Бер лампасы янган. Хәзер, төзәтәбез. Ике канал да чип-чиста күрсәтәчәк. 
— СТС белән ТНТ да булачакмы? — дип кызыксындым, аны-моны уйлап тормастан.
Оста эшеннән аерылмый гына елмаеп җавап бирде:
— Аларын белмим, но Мәскәү белән Казанны рәхәтләнеп карый алачаксыз. 
— Бар, телеңә салынып торма монда! — әти мине кухняга куып чыгарды. Әни тәлинкәгә итле аш салып бирде. Ипи. Чәй. Башка берни юк. Шоколадлар да, круассан да, һәрвакыт вазада торучы мандарин-бананнар да күренми өстәлдә. 
— Әни?
— Әү, балам?
— Туктатыйк инде бу тамашаны, ә? Мин барысын да аңладым, төзәлермен.
— Нинди тамашаны, улым?
— Үзең дә беләсең бит инде...
— Нәрсәне?
— ...
— Әйт инде, балам, ник дәшмисең? Нәрсәне беләм?
— Әни, кайда минем телефоным?
Әни борчулы күзләрен миңа төбәде. Авыр сулап куйды. Бераз тын торды. Аннан кулларымнан тотты:
— Ашыңны аша да, йокларга ят, улым! Иртәгә больницага барып кайтыйк әле. Берәр җиреңә зыян килмәсен, тикшеренеп алыйк. Габбас абыеңа керербез. Бик әйбәт доктор диләр үзен...
Каршы җавап бирүнең мәгънәсезлеген аңлап, рәхмәт әйттем дә өстәл яныннан торып киттем. Эт булып арыган идем, караватка сузылып ятып, күземне йомарга да өлгермәдем, урам яктан «Альбе-ерт!» дип кычкырган тавыш ишетелде. Тагын Идрис! Кай арада килеп җиткән!
— Әйдә Дамирларга! — диде ул, бөтен җиһанга сынык тешен күрсәтеп елмаеп. — Фото ясыйбыз! Караңгы төшкәнне генә көттек...
Бер мизгелгә генә югалып калдым. Фото ясыйбыз?.. Фотоны ясарга кирәкмени аны?.. Хәер, шайтан белсен бу авылдагы кәмитләрне! Артык сораулар биреп тормадым. Үземә дә кызык иде — киттек урамның аргы очына.
Никтер өйгә кермәдек, туп-туры мунчаларына киттек. 
— Без бу! — дип хәбәр бирде Идрис мунча өйалдына кергәч.
— Ишекне тиз генә ачып ябыгыз! — дип кычкырды Дамир эчтән. — Яктылык кертәсез алайса!
Кердек. Мунча эче дөм-караңгы. Хәер, дөм үк түгел — почмакта кызыл фонарь яна. Фото ясау өчен шулай кирәк икән. Бәләкәй өстәл, аңа ниндидер прибор беркетелгән. Эчендә ут яна. Янәшәдәге сәкедә бәләкәй ләгәннәр, анда ниндидер сыеклык җемелди.
— Бусында проявитель, — дип аңлатты Дамир, ләгәннәргә аптырап карап торуыбызны күреп. — Анда сурәт ясала. Ә бусы — закрепитель, ясалган сурәтне беркетә, ягъни «закрепляет». Ә бу прибор увеличитель дип атала, фотокәгазьгә пленкадан рәсем төшерә. Ә менә бусы карточка ясый торган кәгазь инде, анысын беләсез.
Идрис «беләбез» дип ым какты. Берни аңламасам да, мин дә «беләбез» дигән булдым. 
— Фотоны башка ысул белән ясап булмыймыни? — мин үземнең өч камералы "айфон«ымны, төсле принтерларны күз алдына китердем. — Бик озак бит бу... 
— Бар андый нәрсә, — диде Дамир эскәк белән фотокәгазьне ләгәнгә батыра-батыра. — Казанда, туганнарда күрдем. «Полероид» дип атала. Вәт шәп әйбер! Ләкин бик кыйбат ул. Германиядәнме, Америкаданмы алып кайтканнар. Менә ул чын могҗиза! Фотога төшерүгә фотоаппарат астыннан сурәт килә дә чыга.
— Булмас! — дип сикереп торды Идрис. — Шыттырасың!
— Ант әгәр! Ипидер менә... 
Дамирның һәр хәрәкәтен күзәтәбез. Проявительдәге фотокәгазьдән әкрен-әкрен кеше сурәтләре чыгуын карап тору чынлап та кызык икән. 
    — Бусы нинди маймыл тагын?!..
Идриснең маймыл дигәне Идрис үзе булып чыкты. 
...Өйгә кайтып, караватыма сузылып ятканда, сәгать телләре төнге уникене күрсәтә иде инде. Нинди озын көн булды бүген! Сәер өй, сәер тормыш. Сәер әти белән сәер әни. Таныш түгел мәктәп. Классташлар... Пионерлар, быргы, барабан тавышлары... Күз алдында җемелдәүче кызыл галстуклар... Очсыз-кырыйсыз, җавап табылмаган сораулар...

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев