Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

«Киләчәктән килгән малай» - 2

«Киләчәктән килгән малай» повестының дәвамы.

Башы►«Көләргә җыенасызмы миннән?»

Ленин бабай туган көн
Үземә дә кызык тоела башлады әлеге квест. Каршы дәшми генә уенны дәвам итәргә булдым. Бу тамашаның ахырын, аның хикмәтен бик тә беләсе килә иде. Урындык башында караңгы-зәңгәр төстәге костюм-чалбар эленеп тора. Шуларны алып кидем. Форма дигәннәре шушы икән. Джинсы кебек үк матур түгел, аның каравы бик уңайлы. Костюмының сул як җиңендә нимес полицайларыныкы төсле күннән ясалган эмблемасы бар. Кояш һәм ачылган китап сурәте. Әни җилкәмә ниндидер сәер сумка асты — почтальон Нәсимә апаныкы төсле. Баскыч төбендә кроссовки ише нәрсә эзлим, күренми.
— Ботинкаң кичә балчыкка буялып беткән иде, юып куйдым, — диде әни аптырап торуымны күреп, — бүген галош киеп кенә бар инде...
Галош?.. Миңа димәгәе... Ишек төбендә торган резин әбиләр галошын аягыма элеп, урамга атладым.
Шәһәрдә җәй иртә килә. Апрель ахырында асфальттан тузан оча башлый инде. Ә монда-а-а... Колеялы, тигезле-тигезсез пычрак юл. Юл читендә тар гына сукмак. Анысы коры. Йөреп була. Урыны-урыны белән бик нык баткак урыннары бар, андый җирләргә такта, таш кисәкләре салынган. Сикерә-сикерә шул ташларга баса-баса, алга атладым. 
Авыл күргәнем бар минем. Класс белән Болгарга, Зөя утравына барганда авыллар аша узган идек. Ләкин бу ниндидер борынгы авыл бугай. Йортлар да искерәк монда. Коймалар да агачтан. Ә менә мәктәпләре ничава гына икән. Анысын эзләп табу авыр булмады — ике катлы таш бина әллә кайдан, ерактан балкып күренеп тора иде. 
Ишек төбендә швабра тоткан апа утыра. «Тагын соңга калдың» дип шелтәләп алды ул усал карашы белән мине, аннары тугызынчы классның кайда икәнен әйтеп, физика кабинетына төртеп күрсәтте. 
Каян таптылар икән 21нче гасырда мондый ямьсез мәктәпне? Шыгырт-шыгырт килеп торучы агач идәннәр. Ул идәннәрне, ачуым да бер килмәгәе, унынчы тапкыр буяганнардыр — буяулары катлам-катлам булып күпереп тора. Яшел төстәге агач ишекләр. Берсенә «Пионерлар бүлмәсе», икенчесенә «Профориентация кабинеты» дип язылган. Һе... Кызык... Тәрәзәләр дә пластиктан түгел, агачтан. Алары да муртаеп, кибеп беткән.
Мин чынлап та соңга калган булып чыктым. Дәрес башланган иде инде. Дистәләгән таныш түгел йөзләр миңа борылды. Такта янында кулына агачтан ясалган озын указка тотып, бер абый басып тора. Физика укытучысы дип аңладым. Ул сөйләвеннән туктап, елмаеп миңа текәлде:
— Гатин?.. 
— Исәнмесез... — дип мыгырдандым.
— Рекордны яңарттың, — диде укытучы абый һаман да елмая төшеп. — Моңарчы 10 минутка гына соңга кала идең, бүген 20 минутка тутырдың...
Молодец! Гиннесның рекордлар китабына кертергә була үзеңне.
Колагыма пышылдаган тавышлар ишетелде:
— О-о-о, летчик килгән! 
— Ферма летчигы! 
— Парашютист диген...
Кемдер хихылдап куйды. Укытучы абыйның йөзе кинәт кырысланды:
— Утыр урыныңа, Гатин! — һәм бусы соңгысы булсын! Тагын бер соңга калсаң, мәктәпкә әти-әниең белән бергә килерсең!
Буш урын бер генә җирдә бар иде. Арткы парталарның берсендә, минеке төсле, ләкин бөгәрләнеп беткән форма кигән, тузган чәчле малай янәшәсендә. Соңрак, сөйләшә башлагач аның әле алдагы бер теше сынык икәнлеге дә беленде. Ике дә уйламый, шуның янына атладым.
— Привет! 
— Сәлам, Альберт!
Дәрес бара. Укытучы абый ниндидер молекуляр-кинетик теория турында сөйли. Ә мин шаккатып тирә-юньне күзәтәм. Бөтен нәрсә ят монда. Сынык тешле малай кем ул? Ник ул исемемне әйтеп исәнләште, ә мин аны бөтенләй белмим?.. Уң якта, борын астында нәзек төкләр күренә башлаган усал карашлы малай — анысы кем? Ә сул яктагы коңгырт чәчле, зәңгәр күзле кыз?.. Кемнәр болар? Кемнәр арасына килеп эләктем мин? Нигә монда тактаны укытучы абый түгел, күзлекле, озын буйлы малай сөртә? Акбурлы юеш чүпрәкне җирәнмичә кулына тота бит әле! Нигә интерактив такта юк? Кайда компьютерлар? Кайда слайд-проектор, кайда экран? Нигә парталар шундый кәмит бу класста? Дәрес алдыннан бөтенебез телефоннарны җыеп, укытучы өстәленә куя идек. Нигә өстәлдә телефоннар күренми? Кесәләрендәме? Сораулар... Сораулар... Очсыз-кырыйсыз сораулар... Җаваплар гына юк. 
Тырышып-тырышып логик фикерләргә, кабат бу хәлләр турында уйларга тотындым. Соңгы арада әти белән әнидән «кеше чыкмас моннан», «йөгәннән ычкынды», «бетәчәк бу бала» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә иде. Алар мине тәрбияләү өчен шушындый кәмит оештырмадылар микән? Алалар отпуск. Кайтып төшәләр бер караңгы авылга. Анда сөйләшеп куялар мәктәптәге укучылар, укытучылар белән... Давай, кеше ясагыз бу малайдан, дип. Бүтән вариант башыма килми. Төш була алмый бит инде бу! 
...Физикадан соң — биология, аннары алгебра, аннары татар әдәбияты керде. Миннән бер укытучы да өй эшен сорамады. Үзем дә артык сүз сөйләмичә, артык хәрәкәтләр ясамыйча гына вакыйгаларны күзәттем. 
Җайлап кына укучылар белән танышам. Әлбәттә, берсеннән дә «син кем» дип сорамыйм. Әгәр бу уен чынлап та алдан язылган сценарий буенча бара икән, мин бит инде биредә чит кеше түгел. Без — бер-беребезне күптән белә торган классташлар булып чыгабыз. Һе... кызык... Башың җитмәс бу хәлләргә...
Сынык тешле малай Идрис исемле икән. Кайчандыр хоккей шайбасы эләккән бичараның тешенә. Күзлекле малай — Дамир. Отличник анысы. Ә теге зәңгәр күзле матур кыз — Гөлия. Класс башлыгы Айсылу исемле. Аны никтер «комсомол секретаре» дип йөртәләр. Усал карашлы малай — Марат. Анысы да ниндидер командир ди. Нишләп ике командир бу класста? Шайтан белсен...
Идрис дигәннән, бу тамашада ул минем якын дустым ролендә ахры — гел янымда бөтерелә. Тәнәфес саен «әйдә, штанга күтәрәбез» дип спортзалга чакыра. Өеннән алып килгән, май ягылган, өстенә писүк сибелгән ипиенең яртысын сындырып миңа сузып маташа. Тапкан ашар нәрсә... 
Менә дәресләр бетте. Гардеробка ашыктым. Әмма Идрис җиңемнән эләктереп алды:
— Качарга җыенасыңмы? Тагын эләгәчәк бит үзеңә!
— Качмыйм... Өйгә кайтам.
— Нинди өйгә? 22 апрель бит бүген! Оныттыңмы әллә?
— Ну... 22 апрель... Шуннан нәрсә?
— Соң! — Идриснең күзләре очкынланып китте. — Ленин бабай туган көн!
— Бабаеңны туган көне белән котлыйм! Миннән дә сәлам әйт үзенә! — дидем чын күңелемнән. — Ләкин әти туры өйгә кайтырга кушты...
— Ярар, юләр сатма, — диде Идрис авызын ерып, — әйдә, актлар залына! Анда өченчеләрне пионерга алалар бүген!
Ленин бабай... Пионер... Әйе, әйе... Ишеткәнем бар бу сүзләрне. Әти кайчандыр пионер булган минем. Әни дә. Әби-бабайларның утыннарын ярып йөрүләре, тимер-томыр, макулатура җыюлары турында сөйлиләр иде. Кызык булып китте. Идрис артыннан иярдем. 
Актлар залына керүгә егылып китә яздым! Менә тамаша-а-а... Зал тулы муеннарына кызыл галстук бәйләгән укучылар. Үзләре ак күлмәкләрдән. Аклы-кызыллы төсләрдән күзләр камаша хәтта. 
Без Идрис белән арткы рәттәге урыннарның берсенә кереп чумдык. 
Шундый ук кызыл галстуклы, әмма озын буйлы, минем яшьләрдәге бер кыз сәхнәгә күтәрелүгә гөжләп торган зал тынып калды. Аның артыннан кулына быргы тоткан бер малай, шулай ук култык астына барабан кыстырган тагын берсе күтәрелде. Галстуклы кыз команда бирде:
— Дружина! Встать! Равняйсь! Смирно! Дружина байрагын каршы алырга әзерләнегез!
Барабан бәрә, быргы кычкырта башлады, без исә аягүрә басып байрак йөртүчеләрне каршы алдык.
    — Вольно...
Дөбер-шатор утырышып кына беткән идек, янә галстуклы кызның боерыгы ишетелде:
— Дружина! Встать! Равняйсь! Смирно! Отряд советы председательләре — рапортка!
Пионерларның да башлыклары бар икән Һәр классның — үзенеке. «Отряд советы председательләре» дип атала. Колхоз председателе дигәнне ишеткәнем бар иде, ә мондыен — юк. Дачурта бит әле үзләре! Шул кызыл галстуклы "председатель«ләр кулларын маңгай турысына куеп честь биреп, һәркайсы теге озын буйлы кызга рапорт биреп чыкты: 
— Иптәш дружина советы председателе! Безнең Павлик Морозов исемен йөртүче отряд бүгенге тантаналы җыелышка әзер! Безнең девиз...
Шулчак аның отрядындагылар торып басып, хор белән кычкырды: 
— Укырга, укырга һәм укырга! 
— Безнең җыр! 
— Ал җилкәннәр!
— Отряд советы председателе Илгизә Вәлиева!
— Вольно!
— Отряд, вольно!..
Бу тамаша хәйран озак барды. Ниндидер мин аңламый торган отчетлар укылды. Әти сөйләгән «металлолом», «макулатура» сүзләре телгә алынды. Аннары ниндидер куян фермасы, яфрак җыю турында сөйләштеләр. 
Менә сәхнәгә бәләкәйрәк буйлы укучылар чыгып басты. 
— Өченчеләр! — дип пышылдады Идрис колагыма. — Хәзер иң кызык җире башлана... 
Әлеге бәләкәй малай-кызлар, чират-чират, дога укыгандай, бер үк текстны кабатладылар: «Мин, фәләнев фәлән фәлән улы, Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз Пионер оешмасы сафларына кергәндә, иптәшләрем каршында тантаналы вәгъдә бирәм: Ватанымны яратырмын, Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә, Бөек Ленин кушканча яшәрмен, укырмын һәм көрәшермен, Советлар Союзы пионерларының законнарын һәрчак үтәрмен!»
Шушы бармак башы кадәр балаларның төртелмичә, саташмыйча шундый авыр җөмләләрне әйтүенә шаккатып, хәтта бераз сокланып утырдым. Аннары сәхнәгә югары класс укучылары күтәрелде. Алар өченчеләрнең муеннарына кызыл галстуклар бәйләделәр. Теге озын буйлы кыз: 
— В борьбе за дело Коммунистической партии Советского Союза будьте готовы! — диюгә, ярты зал кулларын янә маңгай турысына куеп:
— Всегда готов! — дип кычкырдылар.
Да, мала-ай... Гаҗәеп күренеш иде бу. Бөтен нәрсә төгәл, әзерлекле, оешкан төстә. Һәр хәрәкәт матур, синхрон. Кинәт үзебезнең мәктәп өчен оят булып китте. "Беренче сентябрь"гә, "Соңгы кыңгырау«га тезелгәндә дә тыныч кына басып тора белми бит безнекеләр. Гарип кеше кебек селкенәләр, чайкалалар. Чүгәләргә дә мөмкиннәр. Стройдан бөтенләй чыгып китәргә дә... 
Уйларымны бүлеп баян аккорды яңгырады. Бер малай яңгыравыклы тавыш белән җырлап җибәрде:

«Ялкынлан учак, дөрлә югары. 
Без пионерлар — эшче уллары. 
Киләчәк чорлар чакыра безне 
„Һәрвакыт әзер“ — пионер сүзе!»

Аннары әлеге җырның русчасын суздылар:

«Взвейтесь кострами, синие ночи,
Мы — пионеры, дети рабочих...»

Җырны бөтен зал күтәреп алды. Җырның: «Клич пионера — всегда будь готов!» дигән җирендә янә салют бирделәр. Миңа гына каз тәннәре чыктымы, әллә башкалар да шундый хисләр кичердеме, анысын әйтә алмыйм, ләкин актлар залыннан чыкканда һәммәбезнең авыз колакта иде.

Дәвамы ► Мунча эче караңгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев