Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Киләчәктән килгән малай

Алмаз абый Гыймадиевтан үсмерләр өчен яңа повесть.

«Көләргә җыенасызмы миннән?»
Ниндидер чит-ят бүлмәдә уянып киттем. Зур тимер караватта ятам. Баш астымда — алагаем зур мендәр. Өстемә шакмаклы одеял ябылган. Бөтен тәнем сызлый. «Аллага шөкер, исән калганмын!» дигән сөенечле уй баштан сызылып үтте. Шулаен шулай, ләкин кайда соң мин? Авыл өе бугай. Стеналар бүрәнәдән. Бүрәнә арасыннан мүк, пакля кисәкләре тырпаешкан. Уңда — иске шифоньер. Аның янында өч зур көзгеле, мин моңарчы күрмәгән ниндидер йорт җиһазы. Почмакта, дүрт нәзек аяк өстендә борынгы, дүртпочмаклы телевизор акаеп утыра. Баш миемнең барлык шөрепләрен эшкә җигеп, кичәге хәлләрне искә төшерергә азапландым.

...Апрельнең соңгы көннәре. Шәһәр җәйгә әзерләнә. Асфальтта карлар эреп бетеп, газоннарда быелгы яшь үләннәр борын төрткән вакытлар иде бу.
Дәресләр бетүгә, безне директорга чакырдылар. Икенче каттагы имән ишек янына җыелыштык. Директор апа безне көтеп тора иде инде:
— 9нчы «б»мы?... Әйдә, рәхим итегез...
Стена буйлап тезеп куелган затлы урындыкларга кысыла-кысыла утырыштык. Директор йомшак кәнәфиеннән торып, тәрәзә янына килде. Язгы табигатькә бераз карап торганнан соң, безгә борылды: 
— Ни өчен чакыруымны чамалыйсызмы?.. — диде ул, күзлеген салып, пыяласын нәни чүпрәк кисәге белән сөртә-сөртә. — Юкмы?.. Уку елы ахырына якынлаша бит. Күп калмады. Тиздән имтиханнар... Аннары... Әйдәгез, ачыктан-ачык сөйләшик әле, киләчәктә кем булырга телисез?.. Нинди профессияне сайларга җыенасыз? Садриев, синнән башлыйкмы?
— Банкир! — диде тегесе шунда ук, уйлап та тормыйча.
Апабыз күзлеген элеп, өстәлдә яткан кәгазь кисәгенә күз ташлады:
— Өченче класста «космонавт булам» дигәнсең...
Көлешеп алдык.
— Вәлиев, син?
— Менеджер...
— Менеджер кем соң ул, Вәлиев?
— Улмы?.. Костюмнан гына йөрүче, акчаны күп эшләүче әфәнде!
Тагын көлештек.
— Гатин?..
Бусы мин. 
— Альберт?..
— Ә мин бу илдә калырга җыенмыйм! — дип ярып салдым мин, күземне дә йоммыйча. — Китәм! Германиягә! Йә Америкага!
Класс гөжләргә тотынды:
— Көтеп торалар ди сине анда! 
— Мактанчык!
— Әйтмә дә...
Директор кулы белән генә ишарәләп шау-шуны туктатты:
— Безнең илдә нәрсә ошамый инде сиңа, Альберт?.. 
— Минем кешечә яшисем килә! Байлыкта! Муллыкта! Бездә бит хәтта диңгез дә юк! Ә аларны карагыз... — Мин малайларга борылдым. — Нәрсә кыланып утырган буласыз, үзегез дә чит илгә таю турында хыялланасыз бит!.. 
Никтер бусында миңа каршы дәшүче табылмады.

...Караваттан күтәрелә төшеп, күзләрем белән тирә-юньне айкыйм. Стенага чуар кызыл келәм эленгән. Икенче стенада — борынгы сәгать. Теле як-якка чайкала, келт-келт итеп йөрүе ишетелә. Бер якта — өч бәләкәй тәрәзә. Икенче якта — ике. Алардан өй эченә сүрән яктылык сирпелгән. Әбиләрнеке төсле тәрәзә челтәрләре. Яран гөлләр...

...Кичә тагын ниләр булды соң әле? Директордан чыккач нишләдек? Берни эшләмәдек — өйләргә таралыштык. Кайтуга компьютерны кабыздым. Шулчак ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Әни. Сәер, эштән болай иртә кайтмый иде ул. 
— Мәктәбеңдә булдым... — диде әни тонык тавыш белән. — Чакырдылар... 

Нәрсә инде тагын?! Мин, гөнаһсыз кыяфәт чыгарып, аңа текәлдем. Ул урындык алып каршыма утырды да куллары белән башын ике яктан кысып тотты:
— Кемгә охшап шундый булдың син, ә? 
— Сиңа...
— Ерма авызыңны! — әни шапылдатып өстәлгә китереп сукты.— Ник телефонга төшердең Мәрьям апаңны?
Әһә! Имәндә икән чикләвек! Анысын да әләкләп өлгергәннәр икән! 
— География укытучысынмы? Кулымнан өстерәп, почмакка бастырырга маташты. Мин генә түгел, Рафаэль белән Юныс та төшерде аны. Интернетка куябыз дип куркыткач кына туктады. 
— Почмакка бастыру түгел, коридорга куып чыгарыр идем әле мин сезне! Тагын дәрестә рәсем ясап утыргансыңдыр.
— Балаларга тияргә ярамый! Законы бар!
— Ашханәдә поварларга кычкыргансың... 
— Дежурлар поднос кына ташырга тиеш. Ә алар безгә өстәлләрне тигезләргә кушты! 
— Кулыгыз өзелеп төшә идеме тигезләп куйсагыз?
— Вообще-то мәктәптә балаларны эшләтергә ярамый, бик беләсең килсә! Законы бар аның!
— Законнарны яхшы беләсең инде син... Әй бала, бала! Нәрсә җитми сиңа, ә?! Атаң кайтсын әле менә!..
Ләкин мин әти кайтканны көтеп тормаска булдым. Ишек төбендә торган электросамокатымны эләктердем дә чыгып сыздым. Арттан әнинең «кич белән серьезный сөйләшү булачак!» дип кычкыруы гына ишетелеп калды. Беләм мин ул "сөйләшү«нең ни икәнен. Башта әни миңа кычкырачак, аннары әти аны тынычландырачак. Аннан икәүләшеп миңа мораль укыячаклар. Ә мин «бүтән алай эшләмим» диячәкмен дә шуның белән вәссәлам! Миллион булды "серьезный сөйләшү«ләр. 

...И-и-их! Колак янымнан җил сызгыра, самокатның җиңелчә гүелдәве йөрәккә май булып ята. Үткән-сүткән кешеләрне аралап, зур тизлектә очам! Ачулы карашлар гына күземә чалынып кала. Йортлар, агачлар артка йөгерә. Битне йомшак җил иркәли, күздән яшь ага. Тротуардан баруы кызык түгел, юлга чыктым. Автомобильләрне узуы тагын да рәхәтрәк. Алар бөкедә утыра, ә мин — араларыннан выж да выж!

Кинәт дөньяның асты-өскә килде! Ничек болай килеп чыкты соң? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә минем белән булды?.. Бер мизгелгә генә светофорның кызыл уты, аннары уң яктан очып килүче мотоцикл күзгә чалынып калды. Бик каты бәрелүдән юл уртасына очтым! Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды... 

...Ә шулай да, кайда ятам соң мин? Кемнең өендә? Самокат... Светофор... Мотоцикл... Берәр әби алып кайткан мәллә үзенә? Ә ни өчен больницага илтмәгәннәр? Берни аңлашылмый... Өйгә тәмле булып коймак исе таралган. Кайдадыр икенче бүлмәдән радио тавышы ишетелә, диктор төгәл, матур тавыш белән сөйли: «...Сез „Социалистик Татарстан“ газетасына күзәтү тыңладыгыз. Ә хәзер иртәнге концертыбызны башлыйбыз...» 

Менә радио сөйләгән бүлмәдән савыт-саба шалтыраган тавыш ишетелде. Аннары... күземә күренәме дип торам... кулларын алъяпкычка сөртә-сөртә ишектә әни күренде! Яныма килеп утырды.

— Уяндыңмы? — диде ул учын маңгаема куеп. — Төне буе саташып чыктың. Авыртамы аягың?.. Әй, бала, бала... Нәрсә җитми сиңа, ә? Ник мендегез ул иске ферманың түбәсенә? Ярый, егылып төшеп кенә котылгансыз, түбәсе өстегезгә ишелгән булса шунда?! 

Нинди ферма? Нинди түбә? Нәрсә сөйли бу әни? Әни?.. Нишләп ул өстенә әллә нинди иске кофта кигән? Тырнаклары да буялмаган. Башында — яулык. Ул гомердә дә яулык бәйләми иде бит! Нәрсә соң бу?

Торып утырдым. Телефонымны эзлим. Юк бер җирдә дә.
— Әни, телефонымны күрмәдеңме?
Ул миңа сәерсенеп карады. Кабат кулын маңгаема куйды.
— Һаман саташасың ахры... Температураң юк шикелле үзе... Нинди телефон турында сөйлисең, улым?
Аңкы-миңке күзләрем белән аңа төбәлдем:
— Ну... Минем телефон инде... «Айфон»... Самокатка менеп басканда чалбар кесәсенә тыккан идем...
Әни аптырап миңа карап торды да, җайлап кына кире урыныма яткызды:
— Уянып җитмәгәнсең бугай, ятып тор әле бераз! Хәзер, иртәнге нәрәдтән әтиең кайтып җитәр, бергәләп чәй эчәрбез, — диде ул ягымлы елмаеп, һәм кабат теге, коймак исе килә торган бүлмәгә чыгып китте.
Тә-әк... Ниндидер «розыгрыш» бугай бу. Әти белән әни никтер мине больницага түгел, бирегә — чит-ят авылга алып килгәннәр. Сәер... 

Шулчак шыгырдап ишек ачылуы, әнинең «кайттыңмы?» дип дәшүе ишетелде. Әти тавышы. Менә алар мыдыр-мыдыр сөйләшергә керештеләр. «Ничек хәлләре, уяндымы?» «Уянды, саташа бугай, ниндидер телефон турында сөйли». «Ала-ай... Каты егылган ахры, башына зыян килмәсә ярый...» «Духтырга күрсәтеп алырга кирәктер, әтисе...» «Шулай итик...»

Мин аяк-кулларымны юрган астыннан чыгардым. Исән-саулар. Хәтта җәрәхәт эзләре дә күренми. Ярар, болай ятып булмас. Киенергә кирәк. Ә кайда киемнәрем? Кайда «найк» дигән футболкам? «Адидас» дигән ыштаным кайда? 
— Әни!
— Әү, балам? — әни теге бүлмәдән кычкырды.
— Кая минем киемнәрем?
— Шунда ич, урындык өстендә!

Урындык өстенә күз салдым. Анда тузып беткән иске кара трико белән бабайлар гына кия торган, ак төстәге майка ята иде. Алар өстендә сүсәрә башлаган зәңгәр носки ауный. Точно көләргә җыена болар миннән! Инде киемнәремне үк яшереп куйганнар! Ярый, миңа соң... Бу иске авыл өендә иске киемнәрдән йөрсәң дә килешә торгандыр.
Торып киендем дә әти белән әни янына чыктым. Коймак исе килгән бүлмә кухня булып чыкты. Аның яртысын мин телевизордан гына күреп белгән алагаем зур мич биләп алган. Янәшәдә искерәк кенә газ плитәсе, анда чыжлап коймаклар пешә. Ирексездән төкрекләремне йотып куйдым. Уң якта тәлинкә, чынаяклар тутырылган ниндидер бәләкәй шкаф, бәләкәй генә өстәл, иске кызыл диван...

— Тордыңмы, егет?! — диде әти, аркамнан кагып. — Ну куркыттың син безне, ну куркыттың! 
Әтигә күз салуга сискәнеп киттем — өстенә патша заманыннан калган сәләмә фуфайка кигән! Чалбары да әллә нинди, зур, ямьсез, өстәвенә, машина маена буялып беткән. 

— Бар, юын, ник аптырап торасың, — әти башы белән почмактагы юынгычка ымлады. Аякларымны өстерәп, әкрен генә шунда киттем. «Мойдодыр» мультфильмындагы төсле умывальник. Суы краннан акмый, бәләкәй рычагын өскә этәргә кирәк. Юынтык суы да үзе агып китми, астагы чиләккә җыела бара. Фуу... Сасы. Сакланып кына учыма су җыйдым. Әннекәем! Боз кебек бит бу! Ничек биткә тидереп булсын ди моны!

— Ничава, ничава! — дип көлемсерәде әти минем мескен кыяфәтне күреп. — Армиягә барасың бар! Күнегә тор! Анда су җылытучы булмас сиңа!

Коймак белән чәй эчәргә утырдык. Каш астыннан гына әти белән әнине күзәтәм. Йә, әйтегез инде тизрәк бу тамашаның хикмәтен! Чишегез серне! Күпме сузарга була? Дәшмиләр. Берни булмагандай, шөпер-шөпер чәй эчүләрен беләләр. Үзләре сүз башлармы, әллә мин ялынганны көтәрләрме? Ниһаять, әти, тамагын кырып куйды:
— Совхозга ике яңа комбайн кайткан, әнисе. Берсен миңа бирәчәкләр. 
Әнинең йөзе яктырып китте:
— И-и... Менә бит! Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә! Күптән кирәк иде! Күпме чиләнергә була ул "Нива"ң белән! 
Әтинең үтә дә җитди кыяфәтен күреп, ирексездән авызым ерылып китте:
— Си-ин?.. Комбайн йөртәсеңме? — дидем авыз тулы коймагымны чәйни-чәйни. — Ай-ти программист комбайн йөртәчәкме?.. "Беспилотник"лар урынына комбайннар кайтарганнар мәллә Иннополиска?
Никтер миңа кушылып көлүче булмады.
— Бусы ни дигән сүз инде тагын? — әти кашларын җыерды. — Нәрсә җыен тузга язмаганны сөйләп утырасың! Әтиеңнең алдынгы комбайнчы булуы белән горурланасы урында...
Булды! Түземлегем төкәнде! Минем сабырлыкның да чиге бар!
— Көләргә җыенасызмы миннән? — дидем мин тавышымны күтәрә төшеп. — Көлегез, көл! Ярар... Мин гаепле... Самокатым да ватылгандыр... Мәктәптәге хәлләр өчен дә гафу үтенермен... Ләкин туктатыгыз, пажалыста, бу спектакльне! Һәм аңлатыгыз, без кайсы җәһәннәм тишегендә? Кайсы районда? Нинди караңгы авылда? Кемнең тараканлы өендә? 

Әтинең кашлары бер күтәрелде, бер төште. Күзләре зур булып ачылды. Ул бар көченә кашыгы белән өстәлгә китереп сукты:
— Оятсыз! Бирермен мин сиңа тараканыңны! Синең башыңда ул тараканнар! Иртә таңнан кәефне бозмасаң! Көне буе теләсә кайда болганып йөрүегез җитмәгән, әле атаңа тавыш күтәрәсеңме?! Марш мәктәбеңә! Һәм туп-туры өйгә кайткан бул дәрестән соң!

— Көн саен кич чыгуыңны да туктат, улым, — диде әни йомшак тавыш белән. — Төн уртасына кадәр йөрисез, йокың туймый, әллә нинди самакатлар, тилифоннар белән саташып йөрисең аннары көне буе... Бар, формаңны ки дә элдерт мәктәбеңә! Соңга каласың...


«Киләчәктән килгән малай» повестының дәвамы. ► Ленин бабай туган көн

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев