Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Кичер мине, әти!

27нче ноябрьдә язучы, драматург, журналист, мөхәррир Айгөл Әхмәтгалиеваның туган көне. Игътибарыгызга язучының «Кичер мине, әти!» хикәясен тәкъдим итәбез.

Баскыч урынында юк иде. Күрәсең, әнисе Дамирның печәнлектә йоклавын абайламый калган: сыер саварга чыккач, баскычны ишегалдына бастырып куйган. Малай өстендәге печән чүбен кагыштыргандай итте дә тып итеп җиргә сикерде. Абзар ишеген сызык кына ачып, тышка күз салды. Көтү киткән, бөтен авыл өстенә җылы сөт исе таралган. Мәктәп киемнәре, сумкасы сәндерәдә калган икән, ике кулы белән тактага тотынып, малай малларга печән төшерә торган тар гына аралыктан кире өскә үрмәләде.

- Улым, син мондамы? - Шул мәлдә әнисенең йончыган тавышы ишетелде.

Дамир җавап кайтарырга ашыкмады. Тамак төбенә килеп тыгылган төерне көч-хәл белән йотып җибәрде. Шуннан соң гына башын сузып:

- Әйе, - диде бернигә исе китмәгәндәй дәшәргә тырышып.

- Өйалдында булса да ятып тор, әле иртә бит. – Әнисе кызарган күзләрен үз-үзеннән яшерергә тырышкандай, яулыгын каш астыннан ук төшереп бәйләгән. Тагын төн буе йокламагандыр инде.

Дамир сумкасын җиргә ыргытты. Костюмын култык астына кыстырып, үзе дә сәндерәдән төште.

- Өй эшләреңне дә карый алмагансыңдыр...

Малай эндәшмәде. Кыршылган сумкасына күз ташлап, кинаяле көлемсерәп кенә куйды. Ишегалдына чыгып, мәктәп костюмын селкештергәндәй итте. “Тагын абзар исе сеңеп беткәндер инде”. Күңел түрен пычак белән сызып җибәргәндәй булды.

...Мәктәпләре иске булса да, монда ниндидер җылылык бар ичмаса. Дамир ишектән кергәндә, зәңгәр халатлы җыештыручыдан гайре беркем дә күренмәде.

- Таң тишегеннән син йөрерсең... Мә, ачкыч бирәм. – Нәкыя апа стенадагы тактадан сары ачкычны алып, Дамирга сузды. – И балакай...

Артык сүз дәшмәде. Дамир да, җәһәтрәк күздән югалырга теләгәндәй, кызу адымнар белән коридорның теге башына юнәлде.

Класс бүлмәсен ачып кергәч, тәрәзә буендагы урынына чүмәште. Башын парта өстенә куеп, күзләрен йомды. Юк, йокы төшәсе түгел икән. Шуны аңлаудан көрсенеп, янә тураеп утырды. Сумкасын ачып, кул астына эләккән дәфтәрләрен тартып чыгарды. Укытучылардан сүз ишеткәнче, өй эшләрен булса да сызгалап атсын...

Химиянең китабы да, дәфтәре дә килмәгән икән. Тагын икеле чәпиләр, дигән сүз... Алгебра дәфтәрендәге “а”лар, “б”лар күз алдында ниндидер йөзләргә әверелеп, мыскыллы елмаялар шикелле тоелды – малай ачу белән дәфтәрне читкә шудырды. Әдәбият дәфтәрен ачты – “Минем әтием” дигән темага инша язарга тиеш булган икән.

Дамирның күзләренә кинәт кенә кайнар яшь килеп тыгылды. Әле дә ярый класста берүзе! Хәер, класста гына түгел, шушы зуп-зур җиһанда да ул япа-ялгыз бугай...

Иншаның исеме генә язылган ап-ак дәфтәр битенә тып итеп күз яше тамды. Малай аны җиңе белән сыпырырга иткән иде, юеш эз тагын да җәелеп кенә китте. Дамир кулына каләм алмады. Язылмаган сүзләр күңеленнән генә түгелде.

“Әти, әтием! Укытучы тагын ачуланыр инде. Биш-алты җөмләне язып килү шулкадәр авырмыни соң, дип сорау алыр. Мәктәптән чыгып китсәң, котылыр идем, дип өстәп куяр. Чүп-чар турында уйлап утырасың, дәрестә игътибарың юк, дип тиргәр. Төн буе компьютерда уйныйсың да йокысы туймаган кызыл күз белән мәктәпкә киләсең, дип мыскыл итәр... Синең икелеләрең аркасында минем хезмәт хакымны кисәләр, дип үзәгемә үтәр.

Кичер, әти! Мин синең турында кәгазь битенә берни дә яза алмыйм... Әгәр син эчмәсәң, әгәр аракы дигән зәхмәт акылыңны томаламаса, әллә нинди матур сүзләр тезәр идем. Синең алтын куллы булуыңны да, талдан үргән эшләнмәләреңнең әллә нинди дизайнерларны көнләштерерлек икәнен дә, минем белән чаңгы шуарга чыкканда, дөньяда бер романтикка әйләнүеңне дә бәйнә-бәйнә язар идем. Тик синең бар булган яхшылыкларыңны яман бер гадәтең күмеп китә. Аракы эчкәч, синең күзеңә ак та, кара да күренми башлый, кырасың, җимерәсең, әнине дә, мине дә ямьсез сүзләр белән мыскыл итәргә тотынасың. Мин бүген тагын печәнлектә кундым. Холкыңны белгәнгә, мәктәп әйберләрен алдан ук әзерләп кую каныма сеңгән – бу юлы да әштер-өштер булса да тутырылган сумкамны, киемнәремне алып, мыштым гына чыгып киттем. Кечкенәрәк чагымда әни белән урам буйлап кунар кеше эзләп йөри идек – авылда без кереп йокламаган берәр өй калды микән? Хәзер оят. Егет булып киләм, яшьтәшләремнең күзенә күтәрелеп карарга хурланам. Гаугалы кичләрдә печәнлеккә генә чумам. Кышларын исә кыенрак, салкын мунчада яки сәндерәдә, күпме генә киенеп-төренеп утырсаң да, бермәлне салкыннан тешләр тешкә бәрелә башлый.

Мәктәпкә иң беренче булып йөгерәм дә, Нәкыя ападан ачкыч сорап, класска ашыгам, туңган кул-аягымны җылы торбаларга терәп, берара йоклап алам. Хәтта төшләр күрергә дә өлгерәм әле! Төшләремдә бөтен нәрсә нишләптер гел ак төстә: болытлар да, безнең өй дә, мәктәп тактасы да... Мин шул тактага акбур белән нидер язарга маташам, и тырышам, и тырышам, тик үземә дә, башкаларга да берни күренми. Гаҗизлектән, чарасызлыктан берьялгызым бәргәләнәм, сугылам, кем дә булса ярдәм кулы сузмасмы дип як-ягыма каранам – сыйныфташларым да, укытучылар да күзләрен читкә алып, битараф йөз белән янымнан үтеп китәләр.

Күрәсеңме, әти, язар сүзләр шулкадәр күп кебек. Тик мин аларның берсен дә алдымда яткан дәфтәргә төшерә алмыйм. Чөнки сине башкалар хәзер инде “алтын куллы Фәрит” дип кенә белә, без инде әни белән өйдән-өйгә йөрмибез... Мәхшәргә әйләнгән кичләр – безнең үз ярабыз, үз язмышыбыз гына.

Мин дәфтәремә дөреслекне дә, хыялый ялганны да яза алмыйм. Кичер мине, әти!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айгөл Әхмәтгалиева