Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Изге эшләр дәфтәре

Динар быел бишенче класска күчте. Юк, аның бишенчегә күчүе гайре табигый хәл түгел.

Ел саен шулай укучылар бердән — икегә, өчтән — дүрткә, тугыздан унга күчәләр бит инде, бу да — шундый ук гадәти бер күренеш. Киресенчә, күчмәсә сәер булыр иде әле.

Бүген сөйлисе сүзнең башы Динарның алты ел буе парталарда, коридор идәннәрендә һәм шугалакларда күпне күреп, чит-читләре аша­лып, чүбекләнеп беткән соры (бәлки, яңа вакы­тында кара төстә булгандыр) портфелендә. Дөресрәге, портфель эчендәге шулай ук чүбек­кә әйләнеп беткән шакмаклы бер дәфтәрдә. (Игътибарлырак укучылар бишенчедә укучы Динарның портфеле ни өчен алты ел «дөнья гизгән» дигән сорау бирергә мөмкин. Җавап: Динар өченче класста ике ел «утырган».)

Әлеге дәфтәр өченче ел табигать белеме дә­ресеннән башланган булып, мәгәр, никтер ике битенә генә язылган аның. Кичә класс җитәк­челәре Мөэминә апа барлык укучыларга да яңа дәфтәр алып килергә кушкач, Динар әлеге дәф­тәрне чормадан эзләп табып, тузанын кагып, баштагы ике битен ертып, бүген шуны укытучы хозурына күтәреп килгән. (Игътибарлырак уку­чылар ни өчен Динар яңа дәфтәрне сатып кына алмаган, дип сорарга мөмкин. Җавап: Динарның әти-әнисенә хезмәт хакын узган елның февраль ае өчен генә биргәннәр, акчалары юк.)

Мөэминә апалары дәфтәрнең тышына «Изге эшләр» дип яздырды. Кыскасы шул: һәр укучы, шул исәптән Динар да кылган һәр изге эшен, изге адымын шушы дәфтәргә теркәп барырга тиеш икән. Өстәвенә бу изге гамәлләр көненә өчтән дә ким булмаска тиеш, ди. Ягъни сыер­чыкларга оя ясау, күрше әбинең утынын ярып бирү, иптәшеңә укуда булышу һ. б. шундый эшләр инде болар. Кем күпме изгелек кыл­ган — киләсе атнада тикшерәчәкләр, ди.

...Уйлана-уйлана мәктәп бинасыннан чыгып килгәндә, Динарның күзе юлдан бераз читтә-рәк ачык канализация коесына төште. Капкачы янәшәдә ята. «Берәр ачык авызы ялгыш төшеп китәр әле...»—дип уйлап куюы булды кинәт шатлыктан авызы ерылып та китте малайның. Урраа! Менә сиңа беренче изге эш!

Ул йөгереп килеп капкачны коега каплап куймакчы иде, тот капчыгыңны — кыймылдата да алмады! Ярдәмгә Мансурны, Илшат белән Әмирне һәм Мәхмүтне чакырырга туры килде. Бишәүләп тырыша торгач, тәки кое авызын томалау бәхетенә ирештеләр.

Динар, ниндидер бер җиңеллек тоеп, өенә атлады. Кайтып җиткәнче башында «гениаль-ный» план формалашкан иде инде аның. Ул хәзер сыерчык оясы ясаячак! Дөрес, тышта инде көз, сыерчыклар бәлки китеп тә беткән­дер, әмма киләсе язга тагын кайта бит алар! Менә бу, ичмасам, бик зур изге эш булачак!

Малай кайнарланып портфелен, гадәттәгечә, юынгыч белән мич арасына томырды да, фор­масын да салып тормыйча, тышка чыгып китте. Тәәк, кайда әле безнең балта, пычкы, такталар? Ә-ә-ә, ие, күптән түгел генә ломны пычкы бе­лән кисеп караганы өчен, әтисе Динардан яше­реп куйган иде шул аларны... Стоп! Чоланда агач тартмалар күп ич безнең! Ясап торасы да юк, бер ягына сыерчык сыешлы итеп тишек кенә тишәсе дә... Малай, үзенең тапкырлыгына сокланып, караңгы чоланга ашыкты. Тартмалар дөрестән дә күп, ләкин бушлары юк икән. Ни-чава! Бушатабыз аны! Тартмадагы дөге икенче бер тартмага очты. Анысында да ниндидер ак төстәге әйбер иде, мөгаен, шулай ук дөге бул­гандыр.

Ярты сәгатьтән аскы өлешендә почта кон­верты зурлыгындагы шакмаклы тишеге булган зу-у-р сыерчык оясы абзар түбәсендә кукраеп утыра иде инде. (Игътибарлырак укучылар нигә ояның тишеге шулай зур дип сорарга мөмкин. Җавап: беренчедән, Динарның, авыл малае булса да, моңарчы сыерчык күргәне бул­мады, икенчедән, эш коралларын тапмау сәбәп­ле, тишекне ул «штыковой» көрәк белән тиш­те)... Сәхәбетдин бабай, кулын кесәсенә тыгып, бераз бөкрәебрәк басып торган малайны күр­гәч аптырап китте.

— Соң, бабай, неужәли аңламыйсың, менә шундый дәфтәр башлаттырдылар... ие... әби-ба-байларның утынын ярырга куштылар...— дип, авыз эченнән ботка пешерде Динар.

— Ә-ә-ә... сез теге кемнәр мәллә, тимер­челәр... тимурчылар мәллә?—дип җанланып китте Сәхәбетдин карт, эшнең асылын аңлап алгач.— Утыным ярылган бит минем, улым. Мунчага су алып кайтсаң ярар иде...

— Бабай, безгә мунча турында бер сүз дә әйт­мәделәр.— Малай лышк итеп борынын тар­тып алды.— Ату, утының ярылган булгач, Динар ярды, дип менә бу төшкә кулыңны гына куй инде, җәмә!

Кояш офыкка якынлашканда, Динар «физ­культурадан булышырга дип», култык астына футбол тубын кыстырып югары урамга — Әмирләргә юл тоткан иде инде. Шулай итеп, малаебызның чүбекле дәфтәренә бер көндә дүрт изге эш теркәлде.

Кичен, «планны арттырып үтәдем» дип, кәефләнеп диванда ятканда, чоланга чыгып кер­гән әнисе бөтен кәефен төшерде.

— Тоз белән дөгемне кушкансың, дуңгыз сырты! —дип шәрран ярырга тотынды ул. Кө­рәкне яньчеп бетергән өчен, әтисеннән дә шәп эләкте. Кыскасы, ниндидер юк-бар аркасында, бер көндә күпме изге эш эшләгән малайның «бәйрәмски кәефен» тәмам бетерделәр. Әмма бәйрәмнең зурысы иртәгә булачагын башына да китерми иде әле малай. Әйе, әйе — су торба­ларын тикшерергә дип канализация коесына төшкән сантехник Әбелбәкер абзый «бәйрәм»-нең зурысын иртәгә, якты дөньяга чыккач күр­сәтәчәк, һичшиксез, күрсәтәчәк иде әле аңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев