Көмеш кыңгырау

Исле сабын... ясалма керфекләр...

Бер-беребезгә бүләк бирешү гадәте кайчан башланды соң әле? Ә-ә-ә... әйе, башлангыч сыйныфта укыганда ук.

Икебез бер партада утыргангамы икән, 23 нче февраль һәм 8 нче Март җитүгә, без Гөлия белән бүләкләр алы­шабыз. Безнең мондый дуслыктан көнләшеп, бүтәннәр дә бер-берсенә бүләк бирешеп карады, ләкин ал арның әлеге гадәте кыска гомерле булып чыкты. Ә менә безнеке...

Икенче сыйныфта укыганда, Гөлия миңа тарак белән кул яссуы кадәр көзге бүләк итте. Ә мин аңа... борын яулыгы! Ул чакта әле мин чәч тарауның ни икәнен белми идем. Күрәсең, чәчләрем кипкән пумала төсле тырпаеп торгандыр. Гөлия, үткер күз, шуны күреп алган! Ә инде ни өчен аңа борын яулыгы бүләк итүемне, шәт, үзегез дә аңлагансыздыр, артыгын әйтеп тормыйм.

Яхшы, ху-уш, өченче сыйныфта ниләр бүләк итештек соң әле?.. Әһә, искә төште! Ул миңа — исле сабын, ә мин аңа — теш щеткасы.

Үтерсәләр дә, дүртенче белән бишенчедә ниләр бүләк итешкәнебезне хәтерләмим. Әмма алтынчы сыйныфтагы -сы бик шәп истә калган. Ул елны мин Гөлиягә авызга сиптерә торган «Освежитель дыхания» бүләк иттем, ә ул миңа башына мамык чорналган шырпылар, ягъни колак чистарту җыелмасы китереп тоттырды.

Ә былтыр мондый хәл булды. Кыш урталарында Гөлиянең маңгаен бетчә басты. «Шәп булды әле, нәрсә бүләк итәсен беләм мин моңа быел» дип куанып йөргән мәлдә... менә бәла — маңгаемны гына түгел, битемне, му­енымны, хәтта кулларымны... кыскасы, бөтен җиремне бетчә сырып алды. Беренче март көнне (без бүләкләрне икебез бер көндә бирешәбез) бетчәгә каршы кремны тан­таналы рәвештә Гөлиянең бәләкәй учына төрткәндә, ул да нәкъ шундыйны (тик минекеннән өч тапкыр авыррак) сузды. Икебез бертавыштан көлеп җибәрдек.

Менә быел тагын бәйрәмнәр якынлаша инде. Кичә генә Гөлия белән шул хакта сөйләшеп утырдык.

—  Бик күп әйбер бүләк итәсем килә сиңа, һәммәсен алырга акчам гына җитми, — мин әйтәм. — Шушы биш әйбер арасыннан иң кирәген үзең сайла...

Һәм кызга бәләкәй генә кәгазь кисәге суздым. Анда түбәндәгеләр бар иде:

1)  ирен помадасы;

2)  күз карандашы;

3) тырнак лагы;

4)  ясалма керфекләр;

5)  аякны тирләтми торган махсус крем.

Гөлия ясалма керфекләрне сайларга булды. Аннары сумкасына кереп китте. Актарына торгач, унсигез битле шакмаклы дәфтәр тартып чыгарды:

—   Мин дә исемлек төзегән идем, — диде ул серле генә. — Әлегә бусыннан сайлый тор, тагын ике дәфтәр бар әле... Алары өйдә калган, иртәгә апкилермен...

Менә бит нинди әйбәт дус ул минем Гөлия!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: