Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Җирсү

Бу юлның очы-кырые юк иде, ахыры. Инде икенче тәүлек баралар – диңгезгә җитү түгел, чыпчык тезен күмәрлек инеш очратсалар да бер хәл булыр иде.

Баш очында эленеп калган кояшка үпкәләгәндәй, әлсерәп иелгән сап-сары көнбагышлар, көеп корыган үлән сабакларыннан башка берни күренми. Машина эчендә дә, кондиционер эшләп торуга карамастан, коточкыч эссе. Тешләрне камаштырырлык салкын су эчәсе, шул су белән бит-кулларны чылатасы килә дә соң... 

– Улым, билгеләрне карабрак бар әле, берәр җирдә чишмә булмасмы?

Әтисе шулай дигәч, ару-талудан кырын яткан Таһир тураеп утырды, тәрәзәгә текәлде.

– Күпме юл үтеп, ник бер чишмә очрасын! И-и, безнең якларда җәннәт икән! – Әнисе үз авылындагы тау итәген, шунда камышлар арасында челтерәп яткан көмеш чишмәне күзалдына китерде бугай – йөзен балкытып елмаеп куйды. –  Туган җиркәйләргә җитәме соң! Читкә киткәннәр тикмәгә җирсеп йөрми инде ул, шул җирсү тартып кайтара да инде кешене.

– Әнием, нәрсә дигән сүз ул җирсү? 

Таһирның гадәте шундый инде, әнисе әйтмешли, һәрнәрсәнең төбенә тоз коярга ярата. Бу юлы да ят сүз ишеткәч, төпченмичә кала алмады.

– Сагыну дигән сүз ул, улым. Туган җирне сагыну.

Әлләни кызык сүз түгел икән лә... Мәктәптә укытучы апалары ай саен «Сагыну» дигән инша яздырып тинтерәтә. Янәсе, мәктәпне сагыну, дусларны сагыну, кышны сагыну.... Нәрсәсе бар инде аның? – «Җәй буе мин мәктәпне сагынып беттем» дигәнне «кышны сагындым», «дусларны сагындым» дип үзгәртәсең дә, ярты бит иншаны сызгалыйсың да куясың. Җирсү дигәнне уйлап, Таһир артык баш ватып тормады, борынын мәзәк җыерып, тәрәзә пыяласына терәде.   

Ниһаять, кояш үз бишегенә кереп ятарга җыенганда, түбәләре күккә ашкан таулар, мәгърур урманнар күренә башлады. Тау юллары үзе серле, үзе куркыныч икән: менә генә бер борылышны үтүең була, алда тагын да кәттәрәге көтеп тора. Тагын, тагын...

– Әнә, улым, диңгез үзе дә!

Иге-чиге күренмәгән, ерактан көзге кебек ялтырап яткан дәрьяны Таһир башта зур бер шугалакка охшатты. Аңа якыная барган саен, иркәләнеп кенә йөгерешкән дулкыннар, кич җитүгә карамастан, яр буенда умарта күчедәй кайнашкан кешеләр аермачык күренде.

– Әти, әти, кайчан туктыйбыз? Без бүген үк диңгездә коенабызмы? Машинаны кайда калдырабыз? – Күзләре ут булып янган Таһир бер-бер артлы сорау тезгән шәйгә, тәрәзәдән башын чыгарып, үзе өчен ят дөньяга кул изәде.

– Без әле арырак барабыз. Монысы – Джубга, ә без Аше дигән бик матур авылда тукталырбыз, анда тынычрак та, чистарак та. Сочига да якын, электричка белән унбиш минутлык юл. – Әнисе юлдан күзен алмый гына Таһирга алма сузды. – Тамагың ачкандыр, кимерә тор. Әле ярыйсы гына барасы булыр...

 ***

Әнисе авыл дисә дә, тукталган урыннары һич кенә дә Таһир күреп белгән авылга охшамаган иде. Көне-төне музыка тынып тормаган өч-дүрт катлы йортлар, коену костюмыннан гына әрле-бирле йөргән кешеләр, кая карама, кызган шашлык исе аңкыган урамнар, күзне кызыктырып тезелгән сәүдә рәтләре – болар барысы да Таһир өчен өр-яңа һәм гаҗәеп күренеш булды. Табигатькә исә сокланып җуймаслык. Таһирның мондый матурлык белән тәүге очрашуы иде. Тау куенына сыенган йортларны да, тирә-якны каймалап үскән йөзем куакларын да шаккатып күзәтте. Ә һавасы соң, һавасы! Дәү әнисе әйтмешли, ипигә ягып ашарлык!

Беренче көннәрдә Таһир атлап түгел, очып йөрде. Кара диңгезнең һич кенә дә кара булмыйча, әле зәңгәр, әле күгелҗем, әле фирүзә төскә кереп җемелдәвенә дә аптырады ул. Аның зурлыгына, чиксезлегенә хәйран калды.

– Их, монда бөтенләйгә калырга иде! Су буеннан кайтып та кермәс идем!

Таһир шулай дигәч, зонт астында китап укып яткан әнисе көлемсерәп:

– Соң, бездә дә Чулман диңгездән ким түгел лә, улым, – дип куйды.

– Һи-и, Чулманны мин аны, теләсәм, ярты сәгатьтә аркылы йөзеп чыгам! Анда мондый бака кабырчыклары да юк!

Кызынып ятучы халык арасыннан «Трубочки, со сгущеночкой!» дип тәмлүшкәләр сатып йөрүчеләр дә дөньясында бер генә тоелды.

– Мондый тәмле күмәчләрне бер тапкыр да ашаганым юк иде! – дип аларны көтеп кенә торды Таһир.

Юл читен каймалап, колач җәеп үскән үги ана яфракларына да гаҗәпләнде. Мәләкәс буенда үскәннәре дә, авылда дәү әнисе даруга дип җыйганнары да уч төбе кадәр була торган иде, ә монда – әрекмәннән дә зурраклар, үзләре әлләкем шикелле кукраеп утыралар.

Әтисе кармак күтәреп тау елгасына алып баргач, Таһир бөтенләй аһ итте: күзне чагылдырырлык чип-чиста суда балыкларның исәбе-саны юк сыман. Суга кереп басуга, «яле, мине тоталасыңмы» дип үчекләгәндәй, елтыр койрыкларын болгап, боргалана-сыргалана аяк тирәсеннән үк үтеп китәләр. Кулың белән иел дә ал үзләрен.

– Әй, ятьмә булса, кармак белән мәшәләнеп тә тормас идек, – диде әтисе тел шартлатып.

– И хәсрәт балыкчылар... Мәгез, иртәгә яңаны алып бирерсез, – дип, әнисе биленә ураган ефәк яулыгын сүтеп бирде.

Рәхәтләнде генә Таһир белән әтисе! Яулыкны икесе ике башыннан тотып суга кереп китүләре була, әллә никадәр балыкны сөзеп тә чыгалар. Инде кечкенә чиләк туларга да өлгерде. Ә елгада балыкның бетәсе юк!

– Әти, әйдә без аларны кире җибәрәбез дә тагын тотабыз! – диде Таһир, бу хозурлыктан тиз генә аерылырга теләмичә.

– Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт дисең инде алайса. – Әтисе елмаеп аңа күз кысты.

– Их, гомер буе шушында гына яшәсәң икән ул! Мәләкәскә төшеп, ике ташбашны тоту өчен ике сәгать утырган ише түгел инде! – Таһир шәһәр уртасыннан тыйнак кына агып яткан, Чулманга килеп кушылган кечкенә елганы күзаллап, борын җыергандай итте.

Нигәдер әтисе дә, әнисе дә дәшмәде. 

– Нигә без монда ике атнага гына килдек икән, бер ай, юк, бер ел, ике ел яшәсәк тә, һич кайтасым килмәс иде!

Таһирның бу сүзләренә дә елмаю белән генә җавап бирделәр.

Диңгез буена килүләренә бер атна дигәндә, Таһирның шәһәрдә әлләни кояш күрмәгән тәне шоколад төсенә керә башлады, җиз чәче исә тагы да яктырып, саргаеп киткәндәй тоелды. Бит очына сибелгән сөйкемле сипкелләрне әллә кояш ашады, әллә диңгез суы юып алды – алар күзгә күренеп кими бара иде. Инде йөрмәгән, күрмәгән урыннары да калмады бугай: биек-биек тау түбәләренә дә менделәр, күз яше белән елаучы шарлавыкларга да бардылар, «банан»га утырып та йөзделәр. Барысы да искиткеч иде. Тик Таһир гына бераз үзгәреп киткәндәй булды.

– Мин Чулманны, ярты сәгатьтә булмаса да, бер сәгатьтә йөзеп чыга алам микән, әти? – дип сорап куйды ул комлыкта нидер уйлап яткан җиреннән.

– Һи, тагын бераз үссәңме? Иделне дә йөзәрсең, улым! – дип үсендерде әтисе улының җитдиләнеп киткән йөзенә текәлеп.

– Бер караганда, бака кабырчыклары нәрсәгә инде ул, әйме әти? Детсад баласы түгел лә инде мин, тәтәй белән уйнап утырырга...

Таһирның уйлары кайдадыр еракта йөри иде, ахры. Сорау бирүе дә әтисеннән җавап көтү түгел, үз-үзе белән гәпләшүе булды бугай.

Әтисе белән әнисе бер-берсенә сүзсез генә карашып алдылар.

– Улым, әйдә без сине әнә теге папуаслар белән фотога төшерик әле, истәлеккә булыр! – диде әнисе Таһирның боегып киткәнен сизеп.

Чыннан да, диңгез буенда шәрә тәннәренә чуклы-чуклы кыска итәк кигән мәзәк кыяфәтле папуаслар фотога төшереп йөри. Аларга карагач, елмаймас җиреңнән елмаерсың: үзләре карачутыр, ап-ак тешләре генә ялтырап тора!

Әтисе дәшеп китерүгә, күмер тәнлеләр Таһирны уртага алып, иңбашыннан кочаклап та өлгерделәр. Үзләре авыз ерып фотоаппаратка текәлделәр, Таһир гына әллә куркудан, әллә кыенсынудан, шомраеп калды. «О-ба-на! Кал-ба-са!» дип аны елмайтырга маташкан папуаслардан читкәрәк тартылып, иренен турсайткан халәттә  сурәткә эләкте. 

– Авырмыйсыңдыр бит, улым? Әллә кояш сукты микән, Ходаем? – дип, әнисе өтәләнә дә башлады. Тиз генә иреннәрен Таһирның маңгаена тигереп алды. –Алай температураң юк кебек.

– Диңгезгә килеп, авырып яталар димени? Кояш сүрелгәч, балыкка барырбыз, яме, улым? – Әтисе уң кашын сикертеп, гадәтенчә күз кысып куйды. 

– Әй, анда балык тотуның тәме юк. Рәхәтләнеп кармакка карап, калкавычның селкенгәнен дә көтеп утырмагач... – Таһир дөнья күргән олы кешеләрчә шулай дигәч, әтисе аптырап ук китте. – Мәләкәстә лутчырак.   

Әтисе белән әнисе пырхылдап көлеп җибәрделәр.

– Нәрсә, улым, әллә ялкыта да башладымы? Көн саен су коенып, балык тотып, «трубочки со сгущеночкой» ашап яту да туйдырыр икән... – диде әнисе гаҗәпләнгән кыяфәттә.  

– Мондагы пирожкига караганда, син өйдә пешергәне мең тапкыр тәмлерәк!..

Диңгез белән хушлашырга инде санаулы көннәр генә калды. Таһир юлга кузгалыр мизгелне сулышы белән тартып китерердәй булып көтә иде. Ул инде уе белән үзләренең Чулман буена кайтып, күрше малайлары белән ярыша-ярыша, хыялында елганы әллә ничә тапкыр гизеп чыкты. Мәләкәс буендагы нәзек таллар, уч төбе кадәр генә үги ана яфраклары исенә төшеп, моңарчы һич татымаган тойгы булып, тамак төбенә тыгылды. Биредәге тәлгәш-тәлгәш виноградларга караган саен, үзләренең мәктәп ишегалдында үсеп утырган карт алмагач, аның вак алмалары күзалдына килеп, малайның кечкенә йөрәген сулык-сулык китерде. Кич йокларга яткач, Сочиның бүген йөреп кайткан  "Ривьера" паркын, дендрарийны кабат-кабат күз уңыннан үткәрде. Үзләрендәге миләш куаклары, ишегалдын бизәп утырган чәчәк түтәлләре, Чулман буенда күкрәп үскән нарат урманы белән чагыштырды. Моңарчы шул чәчәкләрнең күз явын алырлык матур, ә урманның әнисе сөртә торган хушбуйдан да хуш ислерәк икәне турында уйлап та карамавына аптырады. Өзелеп-өзелеп шул урманны кочагына аласы, тәрәз төбендә үскән миләш тәлгәшләрен бармак очы белән сыйпап карыйсы килеп китте. Бу  – җирсү иде...   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев